• 21.04-22.04 Уфа гастрольләре. Кариев театры (Мостай Кәрим исемендәге яшьләр театры.
  • 21.04 Фирдүс Тямаев, "Җиде малай идек". УНИКС. 18:30
  • 25.04 "Казан" бию ансамбле концерты. Филармония. 18:30
  • 26.04 "Зур концерт" тамашасы. УНИКС. 18:30
  • 26.04 МакSим. Траттория на Минской. 20:00
  • 26.04 Зур концерт. УНИКС. 18:30
  • 04.05 Габделфәт Сафин, «Һаман яратам». Тинчурин театры. 17:00
  • 20.05-23.05 Элвин Грей. Пирамида. 19:00
Туган көннәр
  • 20 Апрель Фәиз Камал
  • 20 Апрель Сания Әхмәтҗанова
  • 21 Апрель Равил Тумашев (1923-2016)
  • 21 Апрель Идрис Газиев
  • 21 Апрель Алинә Сафиуллина
  • 22 Апрель Марат Әмирханов
  • 22 Апрель Әлфис Кыямов (1960-2004)
  • 22 Апрель Гөлназ Гыйниятова
  • 22 Апрель Гөлнара Сабирова
  • 22 Апрель Илнар Сәйфиев
  • Балык Бистэсе районы Яна Арыш авылында барлык унайлыклары да булган ой сатыла.Казаннан 80 км,капка тобенэ кадэр асфальт.Эйбэт куршелэр,урман,мэктэп,мэчет,мэктэп,h.б.Документлар эзер .Тел.89178990181
  • Казанда Московской, Кировской, Ново-совин районнарында 1 булмэле квартира сатып алам. Торле вариантлар карыйм! Риэлторлар борчымагыз! тел 89274544590
  • РКБдан ерак түгел, Раус Гареева урамында озак вакытка фатирга кертәм. 15000+квартплата(якынча 2500-3000 чыга)кечкенә балалы, этле-мәчелеләр борчымасалар иде.Тел:89047645487
  • Пучы авылы узэгендэ жир участогы сатыла,документлаштырылган.89172518230
  • Казанның Г.Кайбицкая урамында 1бүлмәле фатир арендага бирелә. Уңайлыклар бар. 13мең+КУ. Т.89674643949
  • РКБ янында ике бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. 89520310910
  • 1 булмэле фатир Жк Салават Куперендэ тэртипле гаилэгэ арендага бирелэ.собственник. 89509488227
  • Төзүчеләр бригадасы. Тиз, сыйфатлы. Фундамент, кладка, түбә ябу. 89279977757
  • Әссәләмүгаләйкүм! Хәләл чәк-чәкләр пешерәм, туй-никахларга заказлар кабул итәм. 1 кг 600 сум. Заказ өчен телефон: 89270376851
  • Балтач районы , Бөрбаш авылында алты почмаклы агач йорт сатыла.Газ , су кергән , урам асфальтланган.Район үзәгенә, Шәмәрдән тимер юл станцисенә 12 км.Бакча башында елга.тел.89520310910

 

 

 
Архив
 

 

29.08.2014 Милләт

Фәндәс Сафиуллин: “Киләчәккә өмет белән карыйм”

Күренекле җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин һәр ел саен 30 августны татар халкының иреккә омтылу көне буларак бәйрәм итә. Депутатлык мөнбәрендә мөстәкыйльлек өчен җан тырмашкан вакытларны искә төшереп, бу вакыйганы “тарихта бөек көн” дип атый ул. “Үзеңне яклый белсәң генә хөрмәт итәләр”, – дигән сүзләрне яшәү шигаре итеп алган Фәндәс Сафиуллин белән сөйләшүебез дә әнә шул тема тирәсендә бөтерелде.

– Фәндәс абый, тиздән Шә­һәр көнен бәйрәм итәбез. Элег­рәк без аны Мөстә­кыйль­лек алу көне дип атый идек, аннан Республика көненә үзгәрт­тек, хәзер инде Шәһәр көне дип игълан итәбез. Дистә еллар эчен­дәге бу үзгәрешләр­не, кү­чеш этапларын сез ничек бәя­лисез?

– Соңгы үзгәрешне тискәре дип бәяләр идем. Татарстанның мөстә­кыйльлеге турында Декларация кабул иткән 30 августны Шәһәр көненә әверелдерүне тарихыбызга хыянәт итү, кемгәдер яраклашырга тырышу дип саныйм. Ка­зан­ның меңьеллыгын билгеләп үттек, аны галимнәр, тарихчылар раслады. Әмма аның төгәл көне билгеле түгел бит. 30 августтагы тантаналы вакыйганы нигә Шәһәр көненә бәйләп куярга кирәк иде? Минемчә, Шәһәр бәйрәмен Казан Сабан туе үт­кәр­гән вакытка билге­ләсәк, отышлырак булыр иде. Мөстә­кыйль­­лек алган көнне үзгәртеп кую – сәяси чигенүнең бер мисалы.

– Сез депутатлык мөнбә­рендә булган елларда көрәш нәрсәдән гыйбарәт иде? Бүген без нәрсә өчен көрәшәбез?


– Без бүген бөтенләй көрәш­мибез, дисәк тә була. “Без” ди­гәнем, гомумән, Татарстан турында әйтүем. Берәүләр бер партия мәнфәгатьләрен яклап көрә­шә, икенчеләре – икенчеләрен, ә кай­берәүләр бер нәрсә өчен дә кө­рәшми. Кемнәрдер ничек исән калыйк та, балаларны исән-сау үс­терик дигән нужа белән көрәшә. Кызганыч, республика­бызның мөс­­­­тәкыйль­леге, халкы­бызның ки­лә­чәге дип кайгырткан гомуми көрәш юк дәрә­җә­сендә. Ә без эшләгән 1990 елларда Татар­стан­ның бәй­сез­леге өчен, халкыбызга азатлык, милли ирек өчен кө­рәштек. Җиңүләргә ирештек. 1990 елдан 2000 елга кадәр, алар безнең буын яулап алган азатлык еллары.

– Гадәттә, бездә мөстә­кыйль­лек бар бит инде ул, ике дәүләт теле хакимлек итә, дип әйтергә яратабыз. Эшкә ике телне дә яхшы белгән белгеч­ләрне генә алырга кирәк, рәсми документларны ике телдә язу каралган.


– Татар һәм урыс телләре дәү­ләт теле буларак кабул ител­гәндә, бу норманы дөрес аңлап гамәлгә ашырмадык. Монда сүз ике дәүләт телен дә мәҗбүри бе­лергә тиеш дигән мәгънәдә бармый. Дәүләт белән идарә итүдә икесе дә бер үк хокуклардан файдалана дигәнне аңлата ул. Әйтик, берәү дәүләт органнарына урыс телендә мөрәҗә­гать итә, гариза яза икән, аның документлары урыс телендә кабул ителергә тиеш. Әгәр татар телендә еллык хисабын Мәгариф министр­лыгына тапшырырга тели икән, анысы да татарча кабул ителә. Аларның икесеннән дә тәрҗемә соралырга тиеш түгел. Дәүләт бе­лән идарә итү ике телдә дә барырга тиеш, әмма бу параллель дигән сүз түгел. Урысча язылганнарны татарчага, татар телендә язылганнарны урыс­чага тәрҗемә итү кирәкми. Халыкны шуның бе­лән куркыттылар. Оешма дәүләт эшләрен нинди телдә алып бара, аның шул телне кулланырга тулы хокукы бар. Мәсә­лән, табиб татар телен квалификация таләбенә туры килерлек дәрә­җәдә белергә тиеш. Әйтик, трамвай йөртүченең тукталышны игълан итәрлек кенә булса да татарча белүе зарур. Кыскасы, эш вазыйфасы күләмендә, ягъни бел­геч­легенә туры килерлек, халыкка хезмәт күр­сәтерлек дәрәҗәдә телне үзләш­терсә, шул җитә. Ә мәҗ­бүриләргә кирәкми.

– Бүген мәктәпләрнең, балалар бакчаларының язмышы күпләрне борчый...


– Беренчедән, татар мәктәп­лә­ренең кысылуына Россиянең милли сәясәте нигез булып тора. 2007 елда милли компонентны белем бирү системасыннан юкка чыгару турындагы 309 нчы закон кабул ителде. Бу канун буенча, фәннәрне татарча укыту мөмкин, әмма татар телен, әдәбиятын, тарихын, культурасын укыта алмый­сың. Коточкыч закон бит. Дәүләт Советындагы Татарстан депутатлары, бу канунны 100 процент бердәм булып бер тавыштан яклап, тавыш бирделәр. Бу хакта җәмәгать­челеккә бернинди хәбәр җиткерелмәде. Укытучылар, халык белми калды. Мәктәпләрне, балалар бакчаларын кырып бете­рә башлагач кына аһ-ваһ килә башладылар. Дө­рес, Разил Вәлиев, Рафаэль Хәкимов, Дамир Исхаков һәм мин эндәшми калмадык, матбугатта бу хакта яздык. Әмма әлеге шовинистик законга каршы җә­мәгатьчелек кузгала алмады.

Икенче сәбәп – Татар милли университетын булдырырга батырчылыгыбыз җитмәде. Искә төшереп үтәсем килә: 1994 елның 20 июлендә Югары Совет сес­сиясендә бу тәкъдим белән мин чыккан идем.Ике көн бәхәсләшкәннән соң ул идеяне үткәрдек. 1995 елда Татар дәүләт милли университетын булдырырга дигән карар кабул ителде. Бер ай эчендә бу эшләр гамәлгә аша да башлады. Әмма хөкүмәт җитәкчесе Мөхәммэт Сабиров алышынгач, бу милли университет төзү эше сүнде. Ләкин халык депутатлары Туфан Миң­нуллин, Разил Вәлиев, Сүрия Усманова милли университет идеясен тагын да куәт­ләп, Татар гуманитар институтын булдыруга ирештеләр. Ләкин аны да ташландык кына балалар бакчасына урнаштырдылар. Бу түрә­ләрнең татар халкының киләчәгенә булган мөнә­сәбәтен күрсәтә. Моннан ике дистә ел элек мөстә­кыйль­лек алу өчен дәр­рәү кубып кул чапсак та, барыбыз да бер фикердә булмаганбыз икән. Республиканың мөстәкыйль­леген алу кайберәүләргә икенче максат өчен кирәк булган. Тарихта ирек яулап алган дистә­ләрчә халык бар. Аларның беренче адымнары – үзләренең югары милли уку йортларын төзү. Ә татар халкының рәсми лидерлары - милли университетын булдырмас өчен тырышып йөрүче дөньяда бердән­бер күренеш. Тарихта башка андый мисал юк.

– Бер әңгәмәгездә: “Мин Дәүләт Думасында ак карга кебек”, – дигән идегез. Фәндәс Сафиуллин, Туфан Миңнуллиннар депутатлык мөнбәрендә утырганда, Дәү­ләт Советы сессиясе гөж килеп торган умартаны хәтерләтә иде. Ул вакытларда фикер көрәше кайнап торды. Бүген андый гөж килү юк. Тукай әйтмешли: “Әллә алар бөтенләй үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?”


– Кызганыч, минем дустым Туфан вафат булганнан соң үз сүзен, үз фикерен җиткерер­лек депутатлар кимеде. Элек 1000 депутат арасында алар икәү иде. Хәзер инде Разил Вәлиев кенә калды. Бүгенге Дәүләт Советы – халык парламенты түгел. Депутат ул – халык вәкиле дигән сүз. Хәтта халык депутаты дигән кәлимәне дә юкка чыгардылар. Чөнки депутат халык депутаты түгел хәзер. Хаки­мияттә халык вәкиллеге булганда гына чын парламент дип әйтә алабыз. Депутатның бер­дәнбер хокукы – законнар тәкъдим итү, өс­тәмәләр кертү. Әгәр парламентта берүзең закон проекты тәкъдим итеп, сине яклап чыкмыйлар икән, син ак карга булып каласың инде. Чын парламент җәмгыятьнең кечерәй­телгән копиясе булырга тиеш. 1990-1995 елларда мондый тәңгәллек булды. Чын халыкчан иде ул. Анда мөстәкыйльлекне яклап чыгучы депутатлар­ның саны халыкныкы белән туры килде. Каршы чыгучылар да шулай ук. Менә шул вакытта бәхәсләшеп тә, фикер алышып та була. Ахыр чиктә уртак фикер кабул ителә. Ул чакта көчле оппозиция иде, урыс милләтеннән булган депутатлар күп иде. Без алар белән араны бозмыйча, дошманлашмыйча, һәр фикерне дәлилләп аңлаша идек. Бәхәс озакка китсә, комиссия төзеп, бер бүлмәгә керәбез, рәхәт­лә­неп бәхәсләшәбез, бәреләбез, аннан инде уртак фикеребезне парламентка җиткерәбез. Бүген исә вәзгыять үзгәрде, партияләр вә­ки­леннән торган парламент чын була алмый. Хакимият үз-үзен сайлый, үзенең вәкилләрен кертә. Ә бу бит киресенчә булырга тиеш. Хакимиятне контрольдә тоту, күзәтеп тору депутат халык вәкиле булганда гына була.

– Татар бүген кая бара, киләчәктә милләтне нинди язмыш көтә? Ун-егерме елдан соң татар милләтен ничек күз алдына китерәсез?


– Хәзерге яшьләрне күзәтәм. Мәктәп­ләрне тыюга карамастан, бүген үзенең киләчәге турында уйлый торган, аңлы, акыллы яшьләр үсеп килә. Татар мәктәпләрендә укып милли тәрбия алган, төрек-татар лицейларында аң-белем үзләштергән егет-кызлар үз сүзләрен әйтеп калырга өлгерерләр әле. Киләчәккә өметсезлек белән карамыйм.

Искечә фикер йөртүче, куркып өйрә­тел­гән, бөтен нәрсәгә шикләнеп караган өлкән буынны алыштырып, аңлы яшьләр килердер, шәт. Кызганыч, бүген безнең куркытылып үскән, сәясәттән биздерелгән буын татар хал­кының үсүенә тормоз булып тора. Йокламый торган буын үсеп чыгар дигән өметем зур. 

Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 126 | 29.08.2014
Ватаным Татарстан печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

№12 (882605) / 03.09.2014 10:08:40

Фәндәс абый дипутатлыкка кандидат булса,мин аны янә сайлар идем.
исән-сау бул Фәндәс абый!!!!

№11 (882486) / 31.08.2014 20:08:42

Сез узегез дэ ялгыш белэн язасыз бит.(юлында дип языгыз). Бу очракта "тишек ертыктан колгэн!"

№10 (882485) / 31.08.2014 20:03:21

Илдусның 2 юлын да 4 ялгыш.

№9 (882480) / 31.08.2014 18:47:05

сайласагыз да один черт,анда менгәч сине оныталар,акча ягын яки төрмәдән котылу ягын планга кертәләр.

№8 (882479) / 31.08.2014 18:42:19

Дурной вопрус бирде. Аларны кемнән саламаучы буласың ?

№7 (882478) / 31.08.2014 18:23:45

Яңа сайланачак Дәүләт Советында туган телебезне,милләтебезне якларлык депутатлар күп булыр икән? Вот тебе вопрос?

№6 (882424) / 31.08.2014 09:33:13

Без бит Кама районы, сезнең белән мине алдыйлар...

№5 (882422) / 31.08.2014 09:09:25

Гафуров безнең районда очрашуда ничә ректор сайланачагын ачыктан-ачык әйтте. Шулай булгач, акча түгеп, нигә уздыралар икән ул сайлауларны. кемне алдыйлар?

№4 (882419) / 31.08.2014 06:42:23

Фәндәс ага дәүләт советында булганда сесияләр умарта оясын хәтерләтәләр иде дип дөрес язылган.Хәзер нәрсә ? Республика үзәк сайлау комитетв хәттә бер мандатлы депутатлар исемлеген дә халыктан яшерә,Мисал өчен исемлектә номер 46 бар,47 юк,48 бар.Бу 47 округ кандидаты нигә халыктан яшерелә.Нигә Балтач хәм Кукмара районы сайлаучыларының фикерен исәпкә алмыйлар.

№3 (882417) / 31.08.2014 03:06:38

Кызганыч,бик кызганыч Туфан Миннуллиннын булмавы... Разил Вэлиев янында Фэндэс ага да булса, эйбэт буласы да бит! Карап карыйк, кемнэрне сайларлар икэн ундуртендэ.

№2 (882408) / 30.08.2014 21:36:27

Фэндэс кебек шэхеслэр юк шул бездэ...

№1 (882405) / 30.08.2014 20:08:51

үземнең игътибарсызлыгым сәбәпле ике бик ямьсез хатам киткән.
309 нчы закон кабул ителде...... Дәүләт Советындагы Татарстан депутатлары, бу канунны 100 процент бердәм булып бер тавыштан яклап, тавыш бирделәр".
"Дәүләт Советындагы" дигәнне, "Дәуләт Думасындагы Татарстан депутатлары" дип укырга кирәк. Белими ни турында уйлап утырганмындыр шул сүзләрне ычкындырганда.
Ә бит, киресенчә, безнең Дәүләт Советы шул законга протест белдерүче РФда бердәнбер хәкимият органы булды.
Икенчесе. "Элек 1000 депутат арасында..." имеш. 1000 түгел, 100! Айнык баштан саташу кебек булган бу.
Зинһар гафу итегез...

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян