|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.08.2014 Бәйрәм
Түбән Новгородта 25 нче юбилейлы сабантуй уздыУл, елдагыча, татар бистәсе дип саналган Канавин районының 1 Май исемендәге ял паркында узды. Сабантуй көне матур һәм кояшлы булды, шуңа күрә һәркем рәхәтләнеп ял итте. Түбәтәйлар, яулыклар, хәтем-догалар, бүтән мөселман атрибутикасы тәкъдим иткән сату нокталары тирәсеннән халык бер өзелмәде. Тантаналы ачуда барча халыкны милли бәйрәм белән Түбән Новгород шәһәре администрациясе башлыгы Олег Кондрашов, эчке эшләр сәясәте министры Анатолий Мигунов, өлкә Законнар чыгару җыены депутаты Николай Шкилев, Татарстанның Балык Бистәсе районы администрациясе башлыгы Илһам Валеев, шулай ук Канавин районы администрациясе башлыгы Дмитрий Шуров һәм өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров җылы котладылар. Барлык чыгыш ясаучылар бу бәйрәмнең милләтләр дуслыгы бәйрәме икәнен, татар халкының эшчән, тырыш, бердәм булуын билгеләп үттеләр. Тантаналы өлештән соң барча кунаклар Татарстан Республикасы һәм региональ милли-мәдәни автономиясе чатырларында булып, милли ашлар белән сыйлана алды. 1
2
Румия ХАМЗИНА |
Иң күп укылган
|