Матбугат.ру коймасы
Эйдэгез, чэйнэшик эле! Сайлауга жыенасызмы сон? Кемнэрне сайламакчы буласыз???? Кайсы кандидат, кайда ни дип эйтте?
админ! Ярый дыр бит бу тема буенча чэйнэшергэ?
Админ, че то ызгышучы куренми. Эллэ мин юкта "Гафу утену" акциясе оештырдыгызмы????
тагы бер вариант "ИШ" - исмэгыйль шэрэфиев
ТБТЭК – "Татарстан балалары – Татарстан эбилэре хэм картлары"
яки ТБ - "Татарстан бабайлары" яки ТӘ - "Татарстан әбиләре"
абзый,
Миндә бер тәкъдим бар: "ТЯ"н "ТК" дип үзгәртергә,ягъни "татарстан картлары".
видать, Иркэ журналистларны яратмый, нигэдер алар анын бик ачуын чыгарган. Арада ул тузэ ала торганнары да бар узе. шул ул тузэ ала торган списыкка ничек элэгесе икэн
Иркэ, переведи
Иркэ,
син иртәгә нәрсә дип язарсың икән? )))
Узган язманы :«БГ гэжите происки конкурентов яисэ козни властей», дип уйламасыннар очен матбугат сатучыга килдем. Ул мина: «Акчарлак»нын яна номеры бар»,- дип аны суза. Бэйлэмдэ тагын юкка гына «Татарстан яшьлэре» бар. Яна форматта икэн хэзер.ТЯны элегрэк алгалаганым бар иде. Ул вакытта кыек –мыек баганалы тосле чуар балалар гэжитен хэтерлэткэн иде. Кайсы номерлары укып булырлык эчтэлекле, кайсылары буп-буш тоелды. Стабильлек куренмэгэч, алуны ташлаган идем. «Акчарлакны» эле кисеп азапланасы бар, ТЯны юкка икэн, аны башта карап чыгыйм дим.Битлэрен ачып жибэругэ Мохэммэт Мэхдиеев утыра. Ин мохиме – шатлыклы хэбэр бар, тиздэн 6 томлык басылып чыгачак. Мэкалэне Ркаил Зайдулла язгач, озеклэрсез булмас, э Мэхдиевне укыгач,мин берэр атна бутэн нэрсэ укый алмыйм. Соныннан укырмын дип, алдагы битне ачам. О-о анда тагын семьясы белэн Бэрэк Хосэен Обама утыра. Ботен донья виртуаль геройлар белэн мавыкса да, шушы яшемэ /ой.., яшемне ычкындыра яздым, 18тугел, гел 35тэ/,житеп, кинодамы, телевизордамы куреп кенэ, узе белэн очрашып курешмичэ симпатия тудырган кеше юк иде эле. Хэзерге заман блондинкалары теле белэн эйтсэк : « Ой , он та-а-кой прикольный!». Яна мэглумэт булмаса да., вакыйгаларнын эченнэн сойлэп биру тагын да ышандыра тошэ. Бер мэглумэт кенэ житеп бетми иде. Этисенен Кенияле котуче булуы.Барак Обама чыгышы белэн элеккеге кол тугел. Бу бик мэхим нэрсэ, коллык психологиясе турында куп язсалар да, анык язмалар юк бу турыда. Эмма читкэ тайпылдым, бу икенче зур тема.
Ирлэрне ничек читекэ жибэрмэскэ? Ул турыда да кызык хэм бик дэрес язылган иде. Элбэттэ, Суз Россия ир-атлары турында бара иде. Мэкалэдэн уземнен андый корбаннарга эзер тугеллегемне генэ анладым . Бу да аерым зур тема.
Динара Сафина турында укып, позитив хэм негатив сузлэренен хэзерге заман кулланышында мэгънэсен анлап була. БГ дан аермалы., монда ул позтив контекст белэн бирелэ.
Инде хэзер Мэхдиев турында укый алам. Чынннан да тыннар кысыла торган озеклэр бар. Тик мин уз хислэремне онытылмас хэм кабатланмас балачакнын якты татлы хэтирэлэре!..дияр идем..Куп кешелэрнеке кебек эби- бабаларым турында мэгълумат аз.Э белэсе килэ! Эни сойлэгэннэр дэ вакытында язылып куелмагач, онытылалар икэн. Мин узем балама, булса оныкларыма :« Эгэр безнен ничек яшэгэнне белэсегез килсэ, шушы китапларны укыгыз ,»-дип язып, Мохэммэт Мэхдиев китапларын аларга рухи наследство итеп калдырасым килэ. Улым татарча укый белэ, ул татар гимназиясендэ укый.
5нче февраль номеры очен ТЯга кабат рэхмэт. «Акчарлак» шулай итеп укылмый калды. Анын турында икенче юлы.
"Ватаным Татарстан" бастырган...
5 балл. Афэрин!!!
Без – милләт көймәсе ишкәкчеләре
(30 гыйнвар, № 16-17)
Тотыш. "Өч аяклы ат" фильмын сүндереп, хуҗа телевизорны башка каналга ук күчереп куйган икән. Мин дә карамадым, чөнки исеменнән үк күренеп тора мазохистлар (газап-җәфа алудан тәм табучылар) өчен икәне. Позитив кирәк күбрәк, миллилекне позитив аркылы да тәрбияләп була.
Фәүзия Бәйрәмова. Миңа калса, "Өч аяклы ат" фильмын алай тискәре итеп күрсәтергә кирәкми иде! Ул, ни әйтсәң дә, ТАТАР фильмы, һәм начар әсәр түгел. Позитив күрсәтәбез дип, хәзер "Зөләйха"лардан да баш тартыйкмы инде? Фаҗигадән торган татар тарихыннан да баш тартыйкмы? Кайбер татарларга, гомумән, җитди темалар, җитди әсәрләр кирәкми. Ә нигә әле милләт шундыйлар артыннан барырга тиеш? Кайвакытта халык алдына чыгып, татар тарихы турында сөйли башласаң, бер-ике җиңеле йә эчеп килгәне "Җыр давай!" дип кычкыра башлый. Мондыйлар безгә үрнәкме, без шушылар теләге артыннан барырга тиешме? Милләтнең ул фаҗигале яклары гыйбрәт өчен, тарих буларак күрсәтелә бит! Акылы һәм милли рухы булган кеше болардан үзе нәтиҗә ясар, иншаллаһ!
Позитив күрсәтәбез дип, ТНВ каналыннан бара торган "Халкым минем" тапшыруын төче күмәчкә әйләндереп бетерделәр бит иде! Аны карагач, бу татарның бер генә проблемасы да юк икән, ул инде җәннәтнең түрендә түш киереп утыра икән, дип уйлыйсың. Ә алай түгел бит, жәмәгать! Бу дөньяда иң куркыныч нәрсә – үз-үзеңне алдау, шуны онытмагыз!
Нух. Куркытырлык итеп түгел, каратырлык итеп төшерергә, укырлык итеп язарга кирәк, минемчә. Милләтнең нинди хәлдә булуын без беләбез, башыбыздан чыкканы да юк. Нигә әле шул бик үк якты булмаган уйларга тагын өстәп башка сугарга яисә үлем дозасы бирергә?
Кайбер фильмнарны карасаң, китаплар укысаң, татар тарихында иң бөек вакыйга булып аның 1552 елда җиңелүе тора икән, дигән уйга киләсең. Кайберләрен укысаң, иртәгә милләт бетә, дигән фикер пәйда була.
Ф.Бәйрәмова. Нух әфәнде, ә сезнең кайда күргәнегез бар Казан алыну турында татар фильмын? Әдәби әсәрләр дә юк дәрәҗәсендә. Бу тема мәктәп программасына да кертелмәгән. Телевизордан бу хакта тапшырулар булганы юк. Шулай булгач, үсеп килүче татар балалары, яшьләре кайдан белсен бу турыда? Ә XVIII гасырдагы көчләп чукындырулар, яңадан ислам диненә кайткан өчен тереләй утта яндырып үтерүләр турында хәзер кем белә? Әнә поплар Мәскәү телевидениесенә чыгып сөйли бит, Россиядә христиан дине беркемгә дә көчләп кертелмәде, диләр. Ә без моңа нәрсәне каршы куябыз, позитивны, җыр-биюнеме? Укырлык итеп язарга кирәк, дип әйтүегез дә урынсыз. Нәрсә, Гаяз Исхакыйның "Зөләйха"сы укырлык түгелмени? Мин үзем дә татар тарихы буенча "Күчем хан", "Баһадиршаһ" романнарын яздым, узган гасырдагы вакыйгалар буенча "Кырык сырт", "Караболак" әсәрләрен иҗат иттем. Әлбәттә, болар укырга да, язарга да җиңел әсәрләр түгел, әмма аларда – татар тарихы! Сез "татар тарихы" дигәндә, нәрсәне күз алдына китерәсез соң, ни укырга һәм карарга телисез? Үз дәүләтен югалткан, башкалар урнаштырган тәртип буенча яшәргә мәҗбүр булган, инде әкренләп бетүгә таба барган милләткә нәрсә кирәк икән? Туктап уйланырга һәм үз язмышын үзгәртергә тырышырга кирәктер, мөгаен. Ә моның өчен, ачы булса да, дөреслекне белергә кирәк булачак.
Язвы. Фәүзия апа тулысынча хаклы. Мин, мәсәлән, "Зөләйха" спектаклен, фильмын карап, бик озак уйланып нәфрәтләнеп йөрдем. Төн йокыларым качты. Бүген җыр-бию көйләп, тамырыбызны югалтабыз бит. Тарих, мәгънә кирәк. Ул гасырлар фаҗигасе турында мавыктыргыч телдә язылган әсәрләр, фильмнар кирәк. Күреп торыгыз, шушындый эшкә алынучы булса, аны тыячаклар...
Дустым, смайлик сезгэ иде, неудачно килеп чыккан
Балкы- ы-з! Ни ашыгыч булсада, Тахир Якупоны, Габделфэтне, Рузилэне хэм ,элбэтэ, Сиражины баш хэрефлэр белэн языгыз инде.Пожалы-ы-сты! Укымыйчы бер тапкыр узып киткэн идем. Курмэдем, укенечле.Телевизор сирэк карыйм.
- << Первая
- < Артка
- 2344
- 2345
- 2346
- 2347
- 2348
- 2349
- 2350
- 2351
- 2352
- 2353
- 2354
- 2355
- 2356
- 2357
- 2358
- 2359
- 2360
- 2361
- 2362
- 2363
- 2364
- 2365
- 2366
- 2367
- 2368
- 2369
- 2370
- 2371
- 2372
- 2373
- 2374
- 2375
- 2376
- 2377
- 2378
- 2379
- 2380
- 2381
- 2382
- 2383
- 2384
- 2385
- 2386
- 2387
- 2388
- 2389
- 2390
- 2391
- 2392
- 2393
- 2394
- 2395
- 2396
- 2397
- 2398
- 2399
- 2400
- 2401
- 2402
- 2403
- 2404
- 2405
- 2406
- 2407
- 2408
- 2409
- 2410
- 2411
- 2412
- 2413
- 2414
- 2415
- 2416
- 2417
- 2418
- 2419
- 2420
- 2421
- 2422
- 2423
- 2424
- 2425
- 2426
- 2427
- 2428
- 2429
- 2430
- 2431
- 2432
- 2433
- 2434
- 2435
- 2436
- 2437
- 2438
- 2439
- 2440
- 2441
- 2442
- 2443
- Алга >
- Последняя >>