Матбугат.ру коймасы
Ирлэрне Африкадан кайтартсагыз да була, Россия ирлэре вакланып бетте бит, сортын алыштырырга кирэк.
Линар Якупов освобожден от должности руководителя Агентства инвестиционного развития ???
үгезе дә үгезе!!
әлләминәйтәм,рәсәй катыннарына да, пләмәнни ирләрне әфрикәдән кайтартыймикән дим...
Итек, субботникка!! алга! без булдырабыз!
Популяр итик!!!,
Менә шулай шигырьне кабат-кабат куйсаң, ул популяр була башлый да инде. Ә болай ул начар түгел, миңа рифмалары оста табылган икәне күренә. Рөстәм Зариповның "Бердәнбер"е дә шулай популяр булып китте ич.
ШӘФКАТЬ ТУТАШЫНА
Градусниклар чыдый алмас –
Күңелемне ут ашый.
Пациентың булыр идем,
Әй син, шәфкать туташы.
Минем кебек авыруга
Һич тә шелтә әйтмәссең.
Бер карусыз эчәр идем
Мәхәббәт төнәтмәсен.
Сөю хисе сиңа йокса,
Киресенчә, табибәм,
Дәвалар идем җаныңны
Иң назлы сүзләр белән.
Хәсән Туфанга ябештеләр инде,НАДАННАР!!!
Башымны аска исәм дә үзем,
Йөрәгем - аягүрә
(Хәсән Туфан)
Катырак салсам- башымны аска иям
Шулай гына кайтыр юлым күрәм
(бөрчә)
Аягурэ каршы чыгам мин кэнагатькэ,
Ия булганда эле акыл хэрэкэткэ;
Бары бу жан каршы тукталуга,-
Анын очен ул хас югалуга..
Башымны аска исәм дә үзем,
Йөрәгем - аягүрә
(Хәсән Туфан)
Сүктем үзен ныгытып, эчемнән
Йодырык күрсәттем кесәмнән
(Соры корт)
Кемнеңдер алтынчы ярты булуына унбер тула биш минутлар гаепле түгел...
йөрәк аягүрә дә бит
башы аска иселә
"КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты каршындагы Каюм Насыйри институты татар телен таныту, аңа өйрәтү өчен дөньяда үзенең үзәкләрен булдырачак."
татар телен бары тик татар халкы гына дөньяга таныта ала!!!
Ачыгыз татар телле вузлар. Фәннәрне татар телендә укытыгыз. Менә шул вакытта, татар телле галимнәр ана телләрен ,татарны дөньяда танытачаклар! Чит телдә укып,чит телдә сөйләшеп,татар телнен танытып булмый.
Җәдитче сукыр Каюмны искә төшергәннәр?!? Нигә?
Бу бары,урыс әйтмешли, отмывание денег булып чыга күрмәсен!!
Татарга файдасы ни чаклы гына булыр икән?! Муҗет мин бар нечкәлекләрен белеп бетермимдер,
Рәсәйдә нигә юк татар телендәге уку йортлары? Ул гына да түгел,булган Саф, татар телле мәктәпләрне ябалар да, башкалар белән буташтыралар.
Белмим. Мин сомЛИваюсь әднәке.
татар дөньясы
Дөньяда Каюм Насыйри институты үзәкләре ачылачак
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты каршындагы Каюм Насыйри институты татар телен таныту, аңа өйрәтү өчен дөньяда үзенең үзәкләрен булдырачак.
наил алан
15.10.2014
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директорының халыкара эшчәнлек урынбасары Гөлнара Садыйкова сүзләренчә, башта үзәкләрне Кытайда, Казакъстанда һәм Мәскәүдә ачарга җыеналар. Институт җитәкчелеге Кытайдагы үзәкне Синҗан (Синьцзян) университетында ачарга дигән тәкъдим белән чыккан.
"Синҗан университеты белән ике арада килешү төзү, шулай ук зур эш. Без Каюм Насыйри үзәген нәкъ Синҗанда ачарга дип тәкъдим иткән идек. Үз ягыбыздан килешүне аларга җибәрдек. Әгәр аны имзаласалар, якын арада ачачакбыз", ди Садыйкова.
Аның сүзләренчә, кануни яктан кайбер киртәләр бар. "Кытай кануннарына күрә, чит илләрнең мәгариф оешмалары анда укыта алмый. Кытай укытучылары һәм үзләренең мәгариф оешмалары гына моны башкара ала", ди галимә.
Гөлнара СадыйковаГөлнара Садыйкова
Кытайдагы 4-5 мең татарның күпчелеге Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә гомер кичерә. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов быел апрель уртасында бу төбәк башкаласы Өремчедә булганда бу үзәкне сентябрь аенда ачу турында сүз күтәрелгән иде.
Садыйкова Русиядә һәм шулай ук элекке Советлар берлегенә кергән илләрдә бу үзәкләрне ачу күпкә җиңелрәк икәнлеген әйтә. "Кануни яктан караганда да, элемтәләребез дә ныграк, анда ачу җиңелрәк булачак. Әлегә дөньяда һәм Русиянең кай төбәкләрендә үзәкләр ачарга мөмкин икәнлеген тикшерәбез", ди ул.
"2014-2020 елларда Татарстанның дәүләт һәм башка телләрне үстерү" програмын әзерләүдә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимнәре дә катнашкан. Каюм Насыйри институты үзәкләре әлеге програм нигезендә ачыла. Документта 2020 ел беткәнче 51 үзәк ачылачак диелгән. Бу эшне оештыру өчен 31,5 миллион сум акча тоту каралган. 2014 елга өч миллион сум бүленәчәге язылган.
Садыйкова сүзләренчә, үзәк ачканда каршы як бүлмә белән тәэмин итәргә тиеш. Татарстан җиһазлар, китаплар, ярдәмлекләр җибәрә, үзәк җитәкчесенә хезмәт хакы да түләп тора. Монда татарчага өйрәтү дәресләре һәм татар теленә бәйле чаралар узарга тиеш. Каюм Насыйри институты үзе дә чаралар әзерләячәк һәм аларны үзәкләргә барып үткәрәчәк. Төбәкләрдәге бакчаларга татарча дәреслекләр кирәк булса, бу эшне үзәк аша оештырырга мөмкин булачак. Үзәк интернет аша укытыла торган "Ана теле" онлайн дәресләре турында да мәгълүмат таратырга, аны пропагандаларга тиеш булачак.
"Үзәк ачу өчен, иң беренче чиратта, анда татарлар тупланып яшәргә тиеш. Синҗан да, Казакъстан да тиккә генә сайланмады, анда этник татарлар аз түгел. Иң беренче чиратта татар телен үзебезнекеләр өйрәнергә тиеш дип саныйбыз без. Русиягә килгәндә дә, үзәкләр татарлар тупланып яшәгән урында булырга тиеш. Әле күптән түгел генә безгә Кырымнан зур делегация килде. Алар да мондый үзәк үк булмаса да, татар телен укытканда үзләренә ярдәм булса, яхшы булыр иде дип әйтте", ди Садыйкова.
Аның сүзләренчә, бу үзәкләрдә татар телен өйрәнергә теләүче һәркемгә дә ишек ачык булачак.
Дөньяда төрле җирләрдә милли-мәдәни үзәкләр яңалык түгел. Татарстаннар Сервантес институты, Гете институты тәҗрибәсен үрнәк итеп алган.
Сервантес институты (Instituto Cervantes)
Испаниянең дәүләт оешмасы. Ул 1991 елда илнең тышкы эшләр министрлыгы каршында дөньяда испан телен укыту, испан мәдәнияте белән таныштыру өчен оештырыла. Төп үзәкләре башкала Мадридта һәм Мигель Сервантесның туган шәһәре Алькала-де-Энареста урнашкан. Институтның биш кыйтгада да 77 үзәге эшли.
Гете институты (Goethe-Institut)
Германиянең хөкүмәттән тыш оешмасы. Ул алман телен дөньяда таныту, аны өйрәтүне һәм халыкара мәдәни багланышлар урнаштыруны үз эшчәнлегенең максаты иткән. Гете исемендәге институт фильмнар, музыка, әдәбият белән беррәттән җәмгыять кыйммәтләрен да алмаша. Бу оешма күренекле алман шагыйре Йоһан Гете исеме белән аталган.
Пушкин институты (Пушкинский институт)
2013 елның июль аенда чит илләрдә рус телен өйрәнү үзәкләре булдыру өчен "Пушкин институты"н оештыру эшләре башлана. Мәскәүдәге Пушкин исемендәге рус теле һәм әдәбияты дәүләт институты бу эшне оештыруны, үзәкләргә методик ярдәмне үз өстенә ала. Бу югары уку йортының мондый тәҗрибәсе бар инде. 1970-80 елларда институтның төрле филиаллары эшли. Аларның кайберләре, мисал өчен, Афинадагы Пушкин исемендәге рус теле институты мөстәкыйль оешма булып китә.
менә шул.
Башта үз җаныңны коллыктан коткару юлын табасың, аннан гаиләңне, аннан җәгыять-кавемеңне кайгыртасың.
"6. О те, которые уверовали! Оберегайте себя и свои семьи от Огня, растопкой которого будут люди и камни. Над ним есть ангелы суровые и сильные. Они не отступают от повелений Аллаха и выполняют все, что им велено.(66. Запрещение)"
Күрәсезме, бу аятьтә Аллаһ намазлыларны ничек кисәтә?!
Намаз котылу юлында - беренче адым!
- << Первая
- < Артка
- 156
- 157
- 158
- 159
- 160
- 161
- 162
- 163
- 164
- 165
- 166
- 167
- 168
- 169
- 170
- 171
- 172
- 173
- 174
- 175
- 176
- 177
- 178
- 179
- 180
- 181
- 182
- 183
- 184
- 185
- 186
- 187
- 188
- 189
- 190
- 191
- 192
- 193
- 194
- 195
- 196
- 197
- 198
- 199
- 200
- 201
- 202
- 203
- 204
- 205
- 206
- 207
- 208
- 209
- 210
- 211
- 212
- 213
- 214
- 215
- 216
- 217
- 218
- 219
- 220
- 221
- 222
- 223
- 224
- 225
- 226
- 227
- 228
- 229
- 230
- 231
- 232
- 233
- 234
- 235
- 236
- 237
- 238
- 239
- 240
- 241
- 242
- 243
- 244
- 245
- 246
- 247
- 248
- 249
- 250
- 251
- 252
- 253
- 254
- 255
- Алга >
- Последняя >>