Матбугат.ру коймасы
Җитәр инде,абага,туйдырдың.Кысыр спораларыңны чәчеп утырма.Тынычлан инде,сиңа чәчәк атарга язмаганның үчен башкалардан алма!
Яңа чидибрлар язып
Бу данлыклы Абага
Ширмәнне дә, Ләйсәнне дә
Бастырган ич табага.
Бака песнэкне мактагач
Песнэк мактый баканы.
Тик алай да онытмагыз
Данлыклы Абаганы
Рәхмәт, Ләйсән! Сиңа да чын күңелдән уңышлар һәм бәхетле тормыш телим! Талантлы син!
Әйлэнэ тегермэн
Мин тегермэнче
Песи булмамын
Булырмын мэче
Сәйлән №40557 - клон!
Шигырь яза Ширмән, -
Әйләнә тегермән!
Тирә-якка он оча:
Сазлык баканы коча.
Кара итеп акны
Үрдәк кебек атлый...
Юк! Атламый коштай
Депрессия - шуыша.
Халисә апа,матур шигырьләрең өчен рәхмәт!Бернигә карамый иҗат итегез.
...
...Үләм, дисең.
Ә менә син
Үлмичә кара яшәп.
Халисә Ширмән.
Ләкин кемгә кирәк
Үлем белән яшәү бәхәсләшеп.
Мөмәдил Әхмәтов
Бу дөньяга бәхәсләшеп кем килгән дә,
Бу дөньяда бәхәсләшеп кем калган?
Күпме язган, тәкъдир,һәркем шуны яши,
Шуңа кемдер соңрак китә, кем алдан...
Китмим!” диеп күпме генә тарткалашма,
Әлмәндәр карт була алмый беркем дә...
Соңгы сәгать суккач, Җирдә калмакчылар,
Бәхәсләшеп кала алмый бер көн дә.
Ә нигә соң ул мәгънәсез тарткалашу,
Асылыну чергән гомер җебенә?
Икенче кат мөмкин түгел җигелергә
Яшәү дигән тормыш аты йөгенә.
Марсель Галиевнен дошманнары куптер, э бу ханымнын нинди зыяны тиде??? Нинди матур шигырьлэр яза. Кунелен сындырсагыз, рэхэтегезгэ чыдый алмассыз инде. Тагы бер татар язучысын юк итудер максатфгыз.
яши Саз иясен көйләп...
Шәкерткә 1-2 зачет баллы. Халисә апасыннан.
шәкерт,
Күргән бит,менә.картырак ,кәнишне.
***
Кызык бу дөньяда. Меңнәр күзләп,
Тик бересен генә сөясең...
Камиллеккә тиңләп һәр дүрт ягын,
"Алиһәдәй ярым", - диясең...
Почык борын? Почык түгел - дәртле,
Хисле борынлы ул сөйкемлем!
Сипкеллеме? Һәр бөртеге саен
Сөю төртеп чыккан шикелле!
Йөрешләре бераз кыек булса,
"Үрдәк кебек атлый", - димиләр,
"Мамык мендәрләргә басып бара,
И сабыйдай!" - диеп сөйлиләр...
Ләйләне бит күргән бер падишаһ,
Шаклар каткан, киткән исләре...
"Шушы ямьсез өчен акыл җуйган,
Тиле булмый Мәҗнүн! кит әле!..."
Шулай, дуслар. Теге почык борын
Өч елдан соң, диләр, күренә.
Мәхәббәт тә сүрелеп килә икән...
Нәкъ шуннан соң дөнья бүленә...
Ә күрмәгән затка гашыйк булсаң?
Җырларына, сөю сүзенә?
Монда бит эш тагын да яманрак -
Сурәт ясый гашыйк үзенә...
Ә рәсеме аның матур, кимчелексез,
Борыны да нәкъ үз урынында.
Йөреше дә ипле, килеше дә,
Их! эш түгел аның борынында!
Тик хыялда шундый кеше көтә,
Тик ХЫЯЛда яши ул кеше.
Дөньялыкта юктыр аңа охшаш,
Дөньялыкта юктыр тиңдәше...
Барыбыз да шундый. Көткән кешебезне
Хыял итеп ясап куябыз.
Безне сөйгән гади бер хезмәткәр
Яши бирә янда риясыз...
Ул гадинең байлыгы да юктыр,
Җәяү тәпи йөри эшенә...
Дөньяны тик куптарырга әзер
Син сөекле газиз исеменә..
Күр син аны, дустым, күр сөюен,
Янда яши - күзлә ярыңны!
Ә Хыялны - оныт... Сызып ташла.
Авырттырма йөрәк яраңны...
Халисә Ширмән.
Менә мин астагы язмаларны укыйм да шаккатам. Бер тапкыр да тормышта Халисә апаны күрмәгән кешеләр аның турында шундый пычрак сүзләр язалар. Халисә апа шундый мөлаем, йөзеннән елмаю китми, ярдәмчел, искиткеч йомшак күңелле, сихри тавышлы апа бит ул. Аның депрессиягә бирелеп йөргәнен беркайчан да күргәнем юк. Киресенчә, безне үсендерә, күңелсез яңалык ишеткәндә дә Хәерлегә булсын! дип әйтә, шаярта-көлә торган укытучы. Белмәгән килеш ничек шулай язарга була.
- << Первая
- < Артка
- 131
- 132
- 133
- 134
- 135
- 136
- 137
- 138
- 139
- 140
- 141
- 142
- 143
- 144
- 145
- 146
- 147
- 148
- 149
- 150
- 151
- 152
- 153
- 154
- 155
- 156
- 157
- 158
- 159
- 160
- 161
- 162
- 163
- 164
- 165
- 166
- 167
- 168
- 169
- 170
- 171
- 172
- 173
- 174
- 175
- 176
- 177
- 178
- 179
- 180
- 181
- 182
- 183
- 184
- 185
- 186
- 187
- 188
- 189
- 190
- 191
- 192
- 193
- 194
- 195
- 196
- 197
- 198
- 199
- 200
- 201
- 202
- 203
- 204
- 205
- 206
- 207
- 208
- 209
- 210
- 211
- 212
- 213
- 214
- 215
- 216
- 217
- 218
- 219
- 220
- 221
- 222
- 223
- 224
- 225
- 226
- 227
- 228
- 229
- 230
- Алга >
- Последняя >>