|
«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.
Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал.
Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган.
СМАЙЛИК
Нәрсә бу? :-) Ике нокта, сызык һәм җәя, диярсез :-( — ә бу? Бу да шул ук тыныш билгеләре, әмма җәясе кирегә борылган. Мондый төрткеләрне виртуаль аралашуда еш очратырга була. Нәрсәне аңлата соң алар?
Сез моны бик тиз аңларсыз, бары тик шушы тыныш билгеләренә яннан карагыз. :-) Бу бит — елмайган кеше йөзе! Ә монысы авызын бүселдергән, :-( бик кайгыра, күрәсең. Мондый композицияләр компьютерчылар телендә «смайликлар» дип йөртелә (smile — инглизчә «елмаю»).
«Эмиграмма» дигән төшенчә дә шуны ук аңлата (emotions icons — ягъни «хис белдерүче билгеләр» сүзеннән). Смайликларны кем уйлап чыгаргандыр, моны хәзер берәү дә төгәл генә әйтә алмас. Әмма шунысы ачык: алар буш урында гына барлыкка килмәгән. Кеше компьютер аша аралашкан, әмма әңгәмәдәшен күрмәгән. Әңгәмәдәше шушы мизгелдә нишли: көләме, елыймы, гаҗәпләнүдән күзләре маңгаена менгәнме — моны белү кызык бит. Шуңа күрә хисләрне белдерүче смайликлар барлыкка килгән. Аларны кешеләр үзләре уйлап чыгарган.
Хәзер кеше йөзе формасындагы смайликлардан тыш, төрле предметны гәүдәләндергәннәре дә бар. Әйтик, мондый @--}-. Бу билгене яннан карасагыз, аның чәчәк икәнен аңларсыз. Менә бит! Ошатып йөргән сыйныфташыгыз белән сүз башларга батырчылык итмисез икән, аңа шушы билгене җибәрү дә җитә. Әмма ул аны дөрес аңларга тиеш.
Хәзер интернетта смайликларның аңлатмалы сүзлекләре дә бар. Аның иң зурысы 150 дән артык төшенчәдән тора. Дөрес, бүгенге көндә смайликларның рәсемлеләре дә шактый. Алар виртуаль аралашуны күпкә җиңеләйтә, аңлаешлы итә. Интернетта чат, электрон почта, isq, форум (без алар турында алда әйтербез әле) кебек хезмәтләрдә смайликлар еш кулланыла. Алай гына да түгел, хәзер алар компьютердан чыгып, кәрәзле телефоннарга да кереп урнашты инде.
Бер «трубкадан» икенчесенә sms (язма кыска хәбәр) җибәргәндә, хис-тойгыларны белдерү өчен, тыныш билгеләрен кулланырга була.
Смайликлар сүзлегеннән:
:-) елмаю
:-)) көлү
:-))) ыржаю
:-( кайгыру
;-) күз кысу
:-@ битараф булу
:-о акыру
:-р тел күрсәтү
8-) күзлекле
:-}) мыеклы
{:-) парик кигән
[:-) плеер тыңлый
|
|