поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

НӘЗИРОВ МАРИС

Марис Назиф улы Нәзиров 1949 елның 4 августында Башкортстанның Чакмагыш районы Каракөчек (хәзерге Үрнәк) авылында туа. 1966 елда ул Үрнәк урта мәктәбен тәмамлый. М.Нәзиров – Благовещенск районының Карагай Күл сигезьеллык мәктәбендә немец теле, математика һәм сызым укыта. Чакмагышка кайтып, «Игенче» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. 1968 елда ул Бөре дәүләт педагогия институтына укырга керә, институтны тәмамлагач, рус һәм чит илләр халыклары әдәбияты кафедрасында эшкә калдырыла. Аңа ректорат органы булган «За педагогические кадры» газетасының җәмәгать башлангычындагы мөхәррире вазифасын да йөклиләр.

1972–1973 елларда Марис СССРның иң көньяк ноктасы дип исәпләнгән Кушка шәһәрендә урнашкан мотоукчылар дивизиясендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, ул егерме елга якын гомерен татар телендә нәшер ителүче «Кызыл таң» республика газетасына багышлый: биредә авыл хуҗалыгы бүлеге хезмәткәре, Башкортстанның көньяк төбәгендәге үзхәбәрчесе, икътисад мәсьәләләре буенча мөхәррир-күзәтүче булып эшли. 1993 елда Марис татар телендә яңа чыга башлаган «Гасыр» атналыгы редакциясенә җаваплы сәркәтип булып күчә. 1995 елның мартында тәүге саны гына дөнья күрергә өлгергән «Тулпар» журналына шундый ук вазифага чакырыла, күп тә үтми аның баш мөхәррир урынбасары булып китә.

2000–2002 елларда ул татар халкы һәм Татарстан Республикасы Аксакаллар Шурасының Башкортстандагы һәм Урал төбәгендәге вәкаләтле вәкиле-референты, Бөтенроссия «Мәгариф» фонды Башкортстан бүлекчәсенең «Мәгърифәт» нәшрияты әдәби мөхәррире, баш мөхәррире, «Башкортстан» республика газетасының Чакмагыш, Дүртөйле, Илеш, Бакалы районнары буенча үзхәбәрчесе булып эшли. 2002 елның мартыннан Чакмагыш районы «Игенче» газетасы баш мөхәррире, ә 2004 елдан Башкортстан Республикасы «Чакмагыш мәгълүмат үзәге» редакция-нәшрият комплексы дәүләт унитар предприятиесе директор-мөхәррире.

Әдәби иҗат белән Марис Нәзиров мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлый. Бүгенге көндә ул башкорт һәм татар телләрендә дөнья күргән дистәләгән китап авторы. Шигырьләре рус, чуаш, инглиз, немец, төрек телләренә дә тәрҗемә ителә. Аның сүзләренә йөздән артык җыр көе язылган. Бөтендөнья Язучылар бердәмлеге – ПЕН-клубка, Татар ПЕН-үзәккә (1997) кабул ителә. М.Нәзиров – татар телле әдипләр берләшмәсенең бюро, Башкортстан дәүләт «Китап» нәшриятында татар телендә дөнья күреп килгән «Акчарлак» альманахы редколлегия әгъзасы. Ул өч чакырылыш Бөтендөнья татар конгрессы утырышларында катнаша, Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитетының мәдәният комиссиясе әгъзасы. Шагыйрь Башкортстан Республикасы хөкүмәте карамагындагы Матбугат, нәшрият һәм полиграфия эшләре буенча идарәлекнең (2004) Мактау грамоталары белән бүләкләнә, Башкортстан Республикасы Президенты рәхмәтенә лаек була (2003). Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2004). Ул – 1970 елдан СССР Журналистлар берлеге әгъзасы.

М.Нәзиров – 2000 елдан Россия (Башкортстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Йолдызлар табын кора: шигырьләр. – Уфа: Иҗат, 1992. – 130 б.
Янә утларга керәм: шигырьләр. – Уфа: Китап, 1994. – 144 б.
Еллар кары: шигырьләр. – Уфа: Китап, 2002. – 320 б.
Айгөл чебеш үстерә: шигырьләр. – Чакмагыш: Чакмагыш мәгълүмат үзәге, 2005. – 42 б.
Багышлаулар: шигырьләр. – Чакмагыш: Чакмагыш мәгълүмат үзәге, 2007. – 340 б.

* * *
Чакматаш: шигырьләр. – Өфө: Китап, 1982. – 32 б. (Башкорт телендә.)
Мәңгелек очыш: шигырьләр. – Өфө: Китап, 1986. – 30 б. (Башкорт телендә.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Әмиров Р. «Беренче карлыгач» // Аргамак. – 1994. – № 10.
Фазлыев Р. Шагыйрь күңеле // Тулпар (Өфө). – 1995. – № 1.
Вәсилева Л. Шагыйрь дөньясына сәяхәт // Өмет (Өфө). – 1998. – 21 февр.
Әмиров Р. Иңнәрендә канат барда // Заман-Башкортстан (Өфө). – 2000. – 20 май.
Сафуанов С. һ.б. Марис Нәзиров шигърияте // Мәгърифәт (Өфө). – 2000. – 124 б.
Мөлеков М. Утларга керә күңел // Аргамак. – 2000. – № 3.
Кыдашева З. Йөзмә милли республика // Татарстан яшьләре. – 2000. – 15 июль.
Низамиев Р. Ут күршеләр – уртлы күршеләр // Идел. – 2002. – № 1. – 79–81 б. 
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»