|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.НУРГАЛИЕВА ЛӘЙСӘНЛәйсән Нургалиева Чаллыдагы 45 нче мәктәпнең татар классын һәм 1 нче номерлы рәсем сәнгате мәктәбен икесен дә бишкә генә тәмамлый. Сәнгать мәктәбе укытучылары сәләтле кызга зур өметләр баглап, рәссам һөнәрен сайларга кушалар. Әмма туган теленә, халкына, аның тарихына булган мәхәббәт үзенекен итә. Ләйсән Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетына укырга керә. Анда да гадәтенчә тырышып, бик теләп, яратып укый башлый. Инглиз, гарәп, төрек телләрен өйрәнә. Быел ул өченче курсны тәмамлады инде. "Аргамак" журналы № 12, 1993. |
Иң күп укылган
|