|
«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.
Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал.
Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган.
ICANN
Интернетның хуҗасы менә бу дип әйтердәй идарәчесе юк. Глобаль мәгълүмат челтәре хаос упкынына очмасын өчен күзәтеп торырга билгеләнгән оешмалар бар. Алар сайтларның домен исемнәрен теркәү һәм тәэмин итү (ICANN), яки интернет стандартларын булдыру һәм камилләштерү (World Wide Web Consortion) өстендә эшлиләр.
Интернетка тоташучы һәркемне хуҗаларның берсе дип әйтергә була. Чөнки кулланучы үз сайтын ясый, үзенең битләрен урнаштыра ала бит. Теләсә кем челтәргә теләсә ни урнаштыра, һәм шуны тагын теләгән һәркем карый ала дигән сүз бит бу. Ә кулланучылар күп булган саен, аларның карашлары һәм уй-фикерләре бик күп төрле: ярый ла бары тик яхшы һәм файдалы мәгълүмат кына урнаштырылса, ә берәр юньсезе ничек итеп шартлаткыч ясарга икәнен һәм аны кайсы урынга уңайлырак итеп урнаштырасын тәфсилләп язса? Менә шул сәбәпле интернетта цензура институты булдыруны күпләр, шул исәптән безнең илебез дә тәкъдим итә. Ләкин әлегә кадәр интернетта цензура юк. Хәер, кайсыбер сайтлар үзләренең цензураларын булдырганнар инде.
Кагыйдә буларак, түләүсез Web-хостинг, ягъни кулланучыларның сайтларын серверларына урнаштыруга рөхсәт итүче эре оешмалар сайт битләренә урнаштырылучы мәгълүматны даими рәвештә тикшереп торалар. Тыелган материал урнаштырган очракта алар битне, хәтта сайтны да бетереп ташларга мөмкин. Бу очракта тыелганнар исәбенә сайт кунагының хушын алырдай оятсыз сурәтләр (порнография), шулай ук авторлык хокукын бозучы материаллар (мәсәлән, музыка әсәрләре) керә. Оешма, сайтны теркәгәндә үк, кулланучыга тыелган материаллар исемлеген тәкъдим итә, кулланучы, бу шартларны кабул итмәсә, башка оешмага мөрәҗәгать итә ала.
Интернетта һәркем хуҗа дигәч тә, җәзасыз теләсә ни эшләп була дигән сүз түгел әле ул! Хокук саклау органнары һәм махсус хезмәтләр интернетның мәгълүмат ресурсларын күзәтеп торалар. Россия провайдерлары челтәрләрендә оператив эзләү чаралары системалары бар. Хат алышу һәм телефоннан хәбәрләшү серлелеге РФ Конституциясендә каралган булса да, Россия законнары барлык элемтә операторларын, шул исәптән интернет-провайдерларны да, аерым очракларда (суд оешмалары карары нигезендә) барлык челтәрләрне дә күзәтергә мөмкинлек бирергә мәҗбүр итә.
Глобаль челтәрдә миллионнарча сайт эшли, миллионнарча кеше «кайный». Шушы «кырмыска оясын» тәртиптә тотар өчен, төрле оешмалар эш башкара. Менә алар: IAB (Интернет архитектурасы буенча совет), IETF (Оператив инженерлык отряды), NSF (Милли фәнни фонд). Әмма иң югары оешма ул — ISOC (Интернет җәмгыяте). Бу оешмаларның максаты — мәгълүмат алмашуны тәртиптә тоту, техник базаны тәэмин итү, тиешле программалар булдыру, интернетта адреслар бүлешүне күзәтеп тору һ. б.
|
|