поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ХӘКИМ СИБГАТ

(1911-1993)

Күренекле шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе Cибгат Хәким (Сибгат Таҗи улы Хәкимов) 1911 елның 4 декабрендә элекке Казан губернасы Царевококшайск язе (хәзер Татарстанның Арча районы) Күлле-Киме авылында крестьян гаиләсендә туган. Үз авылында жиде класс тәмамлагач, берникадәр вакыт мәктәптә пионервожатый булып эшли. 1931 елда Казанга килеп, «Гатрабфакка укырга керә. Икенче курстан аны Казан дәүләт педагогия институтына күчерәләр. 1937 елда институтның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем алып чыккач, С. Хәким Ватан сугышына кадәр Татарстан дәүләт нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты секторында редактор (1937—1938) һәм «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр (1938—1941) булып эшли.

1941 елның июнендә С. Хәким армиягә алына. Шул елның ахырына кадәр запастагы гаскәри частьтә хезмәт итә, аннары кыска сроклы хәрби курсларда укый. 1942 елның маеннан ул хәрәкәттәге армиядә: әүвәл укчы взвод, соңыннан рота командиры сыйфатында Ржев тирәсендә һәм Курск дугасында барган каты сугышларда катнаша, фронтта күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены (1943) һәм медальләр белән бүләкләнә. Шунда, фронтның алгы сызыгында, партия сафына член булып керә (июль, 1943).

1944 елның язында Саратов шәһәрендә хәрби-политик курсларны тәмамлаганнан соң, С. Хәким 1946 елның маена кадәр Молдавиядә чик буе гаскәрләренең округ политик идарәсе органы «Пограничник Молдавии» газетасында инструктор булып хезмәт итә.

Армиядән демобилизацияләнеп кайткач, 1946—1950 елларда С. Хәким «Совет әдәбияты» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм бүлек мөдире булып эшли. 1950 елдан бирле ул, нигездә, профессиональ язучылык хезмәтендә.

С. Хәким — халык иҗаты, халык җырлары һәм Тукай поэзиясе традицияләре җирлегендә яза башлаган шагыйрьләрнең берсе. Аның беренче шигырьләре утызынчы еллар башында «Атака», «Совет әдәбияты» журналлары һәм «Кызыл яшьләр» газетасы битләрендә дөнья күрә, сугышка кадәр лирик шигырьләре тупланган «Беренче җырлар» исемле китабы һәм шигъри остазы Г. Тукайга багышланган «Пар ат» (1938—1939), «Шагыйрьнең бала чагы» (1940) исемле поэмалары басылып чыга. Гомумән, Тукай образы, Тукай темасы шагыйрь иҗатында зур урын алып тора. Алтмышынчы-җитмешенче елларlа, мәсәлән, бу темага ул махсус шигъри цикл («Тукай дәфтәре») һәм «Кырыгынчы бүлмә» (1971) исемле мәгълүм поэмасын иҗат итә. Тукай шәхесе, Тукай традицияләре турында уйланулар әдипнең публицистик мәкаләләрендә, әдәби эссе һәм парчаларында да төп темаларның берсен били.
С. Хәкимнең башлангыч чор иҗатында, аерым алганда, беренче поэмаларында төсмерләнгән поэтик фикерләү һәм язу стиленең хасиятләре—нечкә лиризм^ хис-тойгы колачлыгы, халыкчан образлылык, шигъри формадагы төгәллек, пөхтәлек алга таба тагы да камилләшә, яңа сыйфатлар белән тулылана Һәм сугыштан соңгы елларда ил һәм дөнья күләмендә барган бөек Үзгәрешләрнең тарихи мәгънәсен шигъри образларда калку итеп гәүдәләндергән олы хисле, тирән фикерле, гуманистик рухлы поэзия булып формалаша.

Ватан сугышы шагыйрьнең гуманистик тойгыларын, патриотик хисләрен тирәнәйтүгә, гражданин-шәхес буларак чыныгуына, җитлегүенә хәлиткеч йогынты ясый. Сугыш темасы аның бөтен иҗаты буенча кызыл җеп булып сузыла. Бу олы тема эпик колачлыгы һәм фәлсәфи тирәнлеге белән «Курск Дугасы» (1948), «Дала җыры» (1948), «Бакчачылар» (1952), «Дуга» (1968) һәм «Күги» (1983) кебек поэмаларында аеруча калку гәүдәләнә. Бу эпик исәрләрендә автор, сугыш кырындагы баталь күренешләрне җанландырып күрсәтү, геройларының драматик язмышларын сурәтләүдән тыш, кеше һәм сугыш, кешелеклелек, халык батырлыгы кебек фәлсәфи мәсьәләләрне күтәрә һәм геройларының язмышлары турындагы кырыс хикәяне халык, дөнья язмышы турындагы уйланулары, фәлсәфи фикерләре белән үреп бирә. Шушы ук хасиятләр, дөнья турында борчылып уйланулар, сугышка каршы нәфрәт хисләре, тынычлык өчен көрәш пафосы шагыйрьнең «Торыгыз, Мусалар!», «Немец дәфтәреннән» исемле шигъри цикллары һәм «Эзлиләр Европа буйлап» (1981) исемле поэмасы өчен дә характерлы.

Шагыйрь игътибарын даими биләп торган мөһим темаларның тагын берсе— туган җир. Үзе туып үскән Казан арты төбәгенә, аның табигатенә, кешеләренә мәхәббәт хисе шагыйрьнең бөтен иҗатын озатып бара. Бу тема әдипнең күп санлы лирик шигырьләрендә, җырларында, «Үрләр аша» (1964), «Васыятьләр» (1969), «Дәверләр капкасы» (1974) кебек поэмаларында чагылыш таба.
Туган як темасына бәйле рәвештә С. Хәким иҗатында В. И. Ленинга багышланган әсәрләр үзенә аерым урын алып тора. Аның Ленин турындагы беренче шигыре әле 1938 елда ук языла («Кышкы салкын иде...»). Күп еллар үткәч, шагыйрь Ленин темасына яңадан әйләнеп кайта һәм юлбашчы образың татар халкының язмышына бәйләп, Татарстан материалы җирлегендә сурәтләргә керешә. «Күңелем Ленин белән сөйләшә» (1957) җыры, «Ленин фәрманы белән» (1958), «Кокушкино крестьяннарының Ленинга хаты» (1961), «Баһавиның моңы» (1963), «Языгыз, җир уллары!» (1963) поэмалары татар совет поэзиясендә Лениниананың уңышлы үрнәкләре булып саналалар.

Русча тәрҗемәдә чыккан «По зову Ленина» («Ленин фәрманы белән») исемле поэма һәм шигырьләр җыентыгы һәм татар телендәге «Җил исми яфрак селкенми» (җырлар, поэмалар) китабы өчен С. Хәким 1960 елда Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, ә 1970 елда Ленин турындагы әсәрләр циклы һәм яңа шигырьләре өчен РСФСРның М. Горький исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.

С. Хәким — дистәләгән җырлар авторы. «Юксыну» (Ш. Мәҗитов музыкасы), «Фазыл чишмәсе», «Таң атканда» (халык көйләре), «Күңелем Ленин белән сөйләшә» (X. Вәлиуллин музыкасы), «Башка берни дә кирәкми», «Кайда да йөрәктә» (М. Мозаффаров музыкасы), «Өзелгәнсең сиреньнән» (Н. Җиһа-нов музыкасы), «Бу кырлар, бу үзәннәрдә», «Кем уйлаган» (Җ. Фәйзи музыкасы), «Бер тауда ун чишмә» (Ә. Фәттах музыкасы) кебек җырлар халык арасында зур популярлык казандылар.
С. Хәкимнең әдәби процесс турында, каләмдәшләренең, сәнгать кешеләренең — композиторларның, актерларның, җырчыларның иҗаты турында, язучы осталыгы, традицияләрне үстерү, яңарту проблемалары турында язган мәкаләләре, истәлек-уйланулары, лирик парчалары да зур игътибарга лаек. Шагыйрьнең бу төр хезмәтләре, бергә тупланып, 1979 елда аерым китап булып басылып чыкты («Халык язмышы — шагыйрь язмышы»).

С. Хәким олы шагыйрь исемен актив җәмәгать эше белән бәйләп бара. Ул КПССның Татарстан Өлкә комитеты члены (1968—1971), Татарстан Верховный Советы депутаты (1963—1967), Казан шәһәр Советы башкарма комитеты депутаты (1955—1957) булды, Татарстан АССР Верховный Судында халык утырышчысы хезмәтен башкарды (1954—1958). Ул—1954 елдан бирле Татарстан Язучылар союзы идарәсе члены, 1954—1958 елларда идарә председателенең урынбасары булып эшләде. РСФСР язучыларының икенче съездында РСФСР Язучылар союзы идарәсе секретаре итеп сайланды. Ул шулай ук күп еллардан бирле Татарстан Язучылар союзы каршындагы Кабул итү комиссиясенә җитәкчелек итә, «Казан утлары» журналы редколлегиясе составында зур җәмәгать эшләре алып барды.

Җәмәгать эшләре һәм әдәбиятны үстерү өлкәсендәге хезмәтләре өчей С. Хәким Ленин ордены (1971), Октябрь Революциясе (1981) һәм Хезмәт Кызыл Байрагы (1957) орденнары белән бүләкләнде.

С. Хәким— 1938 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Сайланма шигырьләр һәм поэмалар. [Авторның биогр. белешмәсе белән!.—Казан: Таткнигоиздат, 1954.— 255 б., портр. 8000.
Сайланма шигырьләр һәм поэмалар. [Хәсән Хәйри кереш сүзе белән].— Казан: Таткитнәшр., 1961.—283 б., 4 б. портр. 5000.
Беренче җырлар: Шигырьләр.— Казан: Татгосиздат, 1938.— 44 б. 10000.
Пар ат: (Шигырьләр).—Казан: Татгосиздат, 1939.—64 б.— (Мәкт. сериясе.) 6000.
Шагыйрьнең балачагы: [Поэмалар, шигырьләр].— Казан: Татгосиздат, 1940.— 47 б. 5000. Шигырьләр.—Казан: Татгосиздат, 1946.— 95 б. 4195.
Дуслык турында поэма.— Казан: Татгосиздат, 1949.—-80 б. 3000.
Шагыйрьнең балачагы: Поэма.— Татгосиздат, 1949.— 35 б. 5000.
Дала җыры: Шигырьләр һәм поэмалар. [Биогр. белешмә белән].— Казан: Татгосиздат, 1950.—191 б. 3000.
Таң атканда: [Шигырьләр].— Казан: Татгосиздат, 1951.— 108 б. 5065.
Бакчачылар: Поэма.— Казан: Татгосиздат, 1952/—64 б. 5037.
Кыш бабай әкияте: (Хикәя-шигырьләр).— Казан: Татгосиздат, 1952/.— 16 б., 7037.
Тукай турында поэмалар.— Казан: Татгосиздат, 1953.— 47 б.— (Мәкт. к-ханәсе). 8000.
Җырлар.— Казан: Таткнигоиздат, 1955.— 36 б. 5000. Суд залында: [Шигырьләр].— Казан: Таткитнәшр., 1958.— 122 б. 6000. Рец.: Хөсни Ф. Судья һәм гашыйк.— Кит.: Хөсни Ф. Ни әйтергә? Ничек әйтергә?—Казан: Таткитнәшр., 184—189 б.
Җил исми яфрак селкенми: Җырлар һәм поэмалар.— Казан: Таткитнәшр., 1960.— 76 б. 5 500.
Бер горурлык хисе: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1963.— 104 б., портр. 5000.
Күңелем Ленин белән сөйләшә: [Шигырьләр].— Казан: Таткитнәшр., 1965.—55 б., ил. 10000.
Шул ук.—Казан: Таткитнәшр., 1970.—71 б., ил. 2000. Языгыз, җир уллары: [Шигырьләр һәм поэмалар].— Казан: Таткитнәшр., 1.965.—91 б. 3000.
Үрләр аша: Поэма, шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1967.— 118 б. 7000.
Җылы сүз: Шигырьләр, поэмалар.— Казан: Таткитнәшр., 1968.— 488 б., портр.— (Шигырь к-ханәсе). 8000. Рец.: Рамазанов Г. Чын шигърият илендә.— Казан утлары, 1970, <№ 8, 147—152 б.
Үз тавышың белән: [Мәкаләләр. Н. Юзиев кереш сүзе белән].— Казан: Таткитнәшр., 1969.—224 б. 2500. Рец.: Ахунов Г. Сулыш кебек табигый.— Соц. Татарстан, 1969, 13 сент.; Рәмиев 3. Тормышның үзеннән.— Казан утлары, 1970, № 10, 173—174 б.
Торыгыз, Мусалар!: Шигырьләр, поэмалар.— Казан: Таткитнәшр., 1970.— 111 б. 3000. Рец.: Бәләкәй рецензия.— Казан утлары, 1971, № 4, 171 б.
Сибелә чәчәк: [Шигырьләр, поэмалар].— Казан: Таткитнәш., 1973.— 126 б. 2000. Рец.: Шириязданов Р. Сибелә чәчәк җилләр искәндә.— Казан утлары, 1974, № 5, 179—180 б.
Тукай турында поэмалар.— Казан: Таткитнәшр., 1974.—55 б. 10000. Фазыл чишмәсе: (С. Хәким сүзләренә язылган җырлар).— Казан: Таткитнәшр., 1974.—62 б. 6000.
Габдулла Тукай: Шагыйрьгә 90 яшь тулу уңае белән.— Казан: Таткит-нәшр., 1975.— 13 б. 8000.
Шигырьләр. [X. Хәйри сүз башы б-н].—Казан: Таткитнәшр., 1976, 496 б. 4500. Рец.; Баянов Ә. Шагыйрь дөньясы.—Соц. Татарстан, 1977, 27 февр.
Поэмалар.—Казан: Таткитнәшр., 1977.—303 б. 3000. Рец.: Галиуллин Т. «Чакырдылар еллар еракка...»— Соц. Татар» стан, 1978, 6 авг.; Мостафин Р. Арышларның исе тәмлерәк.--,. Казан утлары, 1978, № 8, 171—176 б. Мәкаләдә «Шигырьләр» (Казаң, 1976) җыентыгы турында да.
Халык язмышы — шагыйрь язмышы: Әдәби-публицистик мәкаләләр.—Казан: Титкитнәшр., 1979.—376 б. 3500. Рец.: Маннапов С.— Соц. Татарстан, 1980, 13 янв.; Урманчиев Ф.— Казан утлары, 1980, № 8, 176—177 б.
Эзлиләр Европа буйлап: Шигырьләр, поэмалар.— Казан: Таткитнәшр, 1983.—144 б. 3600. Рец.: Гатауллин Р. Безгә үрнәк булырлык.—Соц. Татарстан,, 1983, 13 ноябрь.
Избранное: (Стихи)/Авториз. пер. с татар. Н. Сидоренко.—Казань: Тат-госиздат, 1952—160 с. 3105.
Детство поэта: Поэма/Пер. с татар. Н. Сидоренко.—Казань: Татгосиздат, 1947.—32 с. 5000.
То же./Пер. с татар. Н. Алкина.— Казань: Татгосиздат, 1950.— 40 с. 10 0001
То же. Пер. с татар.—М.: Детгиз, 1957.—48 с., ил. 20000.
С песней в сердце: Стихи и поэмы/Авториз. пер. с татар. Н. Сидоренко.—М.: Сов. писатель, 1952.— 120 с. 5000.
Стихотворения и поэмы/Авториз. пер. с татар. Н. Сидоренко.— М.: Гослитиздат, 1954.—152 с. 10000.
Летняя заря: Избр. стихи и поэмы/Авториз. пер. Н. Сидоренко.— Казань: Таткнигоиздат, 1954.—219 с. 5000.
Волнения и тревоги: [Стихи и поэмы. Пер. с татар.].— Казань: Таткниго-издат, 1957.— 167 с., портр. 5000.
Дневник беспокойной души: Стихи.—М.: Детгиз, 1960.—127 с., ил. 10000.
По зову Ленина: Поэма и стихи./Пер. Р. Морана.—Казань: Таткнигоиздат, 1960.—96 с. 3000.
То же. Стихи, поэмы.— Казань: Таткнигоиздат, 1971.— 351 с. 4000.
Цветы бури: Стихи и поэма. [«По зову Ленина»]. Пер. с татар.— М.: Сов. писатель, 1962.— 149 с. 3700. Рец.: Бикмухаметов Р. Свое место в поэзии.—Дружба наро-дов, 1963, № 6, с. 283.
Стихи. Пер. с татар.—М.: Худож. лит., 1964.—239 с. (Б-ка совет, поэзии). 5000.
Заветная книга: Поэмы/Пер. Р. Морана и Я. Смелякова.— М.: Дет. лит, 1965.—64 с., ил. 40000.
То же.—М.: Дет. лит., 1970.—64 с., ил. 100000. Рец.: Мустафин Я. Песня обновленного края.—Дет. лит., 1967, № 5, с. 46—48.
Небо в глазах: Стихи и поэмы/Пер. с татар. Р. Морана.— Казань: Таткнигоиздат, 1966.— 151 с., ил. 4000.
Через кручи: Стихи и поэма/[Авториз. пер. с татар. Р. Морана].— М.: Сов. писатель, 1968.—100 с. 20000.
С Лениным сердце мое говорит: Стихи.— Казань: Таткнигоиздат, 1970.-— 73 с. ил. 2000. (Текст на тат. и рус. яз.).
Вечные ветви: Стихи и поэмы.— М.: Современник, 1971.— 200 с., ил., портр. 10000. Рец.: Р а ф и к о в М. Связь времен.— Наш современник, 1972, № 6, с. 122—123; Сов. Татария, 1972, 13 мая; Ахунзянов И. Как преодолеть языковой барьер?—Дружба народов, 1973, № 1, с. 272—274.
Стихи последних лет/Пер. с татар.— М.: Сов. Россия. 1973.—166 с.а портр. 25000. Рец.: Злотников Н. Через кручи.— Лит. обозрение, 1974, № 5, с. 59—61.
Габдулла Тукай: К 90-летию со дня рождения.— Казань: Таткнигоиздат, 1975.— 12 с. 10000.
Врата времен: Стихи и поэмы. Пер. с татар.— М.: Сов. писатель, 1977.— 160 с. 17 000. Рец.:.Ахунзянов И. О времени и о себе.— Сов. Татария, 1977, 19 июня; Коркин В.— Лит. обозрение, 1977, № 8, с. 41—45; Ахун-Заде И. Вершины за вершинами.—Соц. Татарстан, 1978, 22 янв.— На татар. яз.
Рассказ молдаванина: Поэма.)/Пер. Р. Хакимова, М. Скороходова.— Казань: Таткнигоиздат, 1980.— 6 с., цв. ил. 350000.
Вся синь весны: Стихи и поэмы. Пер. с татар.— М.: Сов. Россия, 1981.— 206 с. 20 000. Рец.: Мустафин Р. Вся сила таланта.— Дружба народов, 1983, № 2, с. 256—257.
Десять ключей на горе: Стихи. Пер. с татар.—Казань: Таткнигоиздат, 1981.—336 с., 1 л. портр. 7000. Рец.: Лавришко В. Родники поэзии.— Веч. Казань, 1981, 18 дек.
Цветы бури: Стихи и поэмы. (Предисл. Б. Бикбая).— Уфа: Башкнигоиз-дат, 1962.— 128 с., портр. 5000.— На башк. яз.

Аның турында

Рамил МОЗАФФАРОВ. Үзе булып калды
Айдар Хәлим. Озата килүче
Хәким С. Туган телгә рәхмәт.— Идел: Яшьләрнең әдәби альманахы, 1976, № 7, 59—61 б. Сибгат Хәким: Шагыйрьнең, иҗаты турында.— Казан: Таткитнәшр., 1971.— 192 б. 2000. Ахунов Г. Сулыш кебек табигый.— Кит.: Ахунов Г. Әдәби язмышлар. Казан, 1970, 173—179 б. Рәмиев 3. Шагыйрь һаман да юлда: (Сибгат Хәким лирикасы).— Кит.: Герой, стиль, осталык. Казан, 1972, 132—148 б. Хәйри X. Поэзиянең олы юлыннан.— Кит.: Хәйри X. Иҗат чишмәләре. Казан, 1975, 60—78 б. Бәширова И. Сибгат Хәким әсәрләренең сәнгатьчә эшләнеше.— Кит.: Татар теле һәм әдәбияты, кит. 5. Казан, 1976, 59—63 б. (Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм тарих ин-ты). Ахунҗано!в И. Поэзиянең ышанычлы көче.— Кит,: Ахунҗанов И. Художник һәм аның сүзе. Казан, 1978, 52—61 б; Шул ук мәкалә.— Казан утлары, 1972, № 12, 175—178 б. Мостафин Р. Шигърият чишмәсе. (Сибгат Хәким).— Кит.: Мостафин Р. Җаваплылык тойгысы. Казан, 1979, 49—86 б. Юзиев Н. Шагыйрь моңнары: (Сибгат Хәким).— Кит.: Юзиев Н. Шигърият дөньясы: Тәнкыйть мәкаләләре. Казан, 1981, 172—199 б. Вәлиев М. Шагыйрьнең уты.—Кит.: Вәлиев М. Табарга һәм югалтмаска. Казан, 1982, 24—37 б; шул ук мәкалә.—Казан утлары, 1981, № 11, 145—150 б. " Мөхәммәдиев Р. Башка берни дә кирәкми.— Кит.: Мөхәммәдиев Р. Якутлар табыладыр вакыт белән. Казан, 1983, 68—81 б. Яркимбаева Ф. Сибгат Хәким поэзиясендә җырлар.— Идел: Яшьләрнең әдәби альманахы, 1975, № 6, 89—92 б. Рәмиев 3. Героик хатирәләр авазы. [С. Хәкимнең «Дуга» һәм «Васыятьләр» поэмалары].—Кит.: Татар теле һәм әдәбияты. Кит. 5. Казан, 1976, 267—276 б. (Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм тарих ин-ты). Хәйри X. Сибгат Хәким лирикасы.— Сов. әдәбияты, 1961, № 1, 125— 130 б. Галиуллин Т. Сибгат Хәким поэзиясенең халык авыз иҗаты белән бәйләнеше.—Сов. әдәбияты, 1964, № 2, 129—135 б. Шагыйрь Сибгат Хәкимнең тууына 60 ел: Мәкаләләр.— Соц. Татарстан 1971, 17 дек. Рәмиев 3. Тормыш, шигърият, шагыйрь.— Сов. мәктәбе, 1971, № 12 34—36 б. Тимбикова К. Җыр туганда.—Азат хатын, 1979, № 3, 8 б. Ахунов Г. «Күңелем Ленин белән сөйләшә».— Соц. Татарстан, 1981 20 дек. Денисова И. Бәхетле язмыш.— Азат хатын, 1981, № 11, 10 б. Зөлфәт. Чишмәдә дөнья ачыла.—Ялкын, 1981, № 11, 4—5 б. Нуруллин И. Якташлар. [Г. Тукай һәм С. Хәким].— Соц. Татарстан, 1981, 22 дек. Поварисов С. Зөбәрҗәт, алтыннарың!..—Казан утлары, 1981, № 12, 134—137 б. Рәмиев 3. «Чорым, синең хисләр белән янам»: С. Хәкимгә 70 яшь.— Сов. мәктәбе, 1981, № 12, 23—24 б. Богомолов А. Киләчәккә баручы шагыйрь.—Соц. Татарстан, 1982;, 15 май. Сәмигуллина Л. Горурлык хисе.— Казан утлары, 1982, № 11, 184—185 б. Әхмәтҗане в Роберт. Яктылык: Сибгат Хәким поэтикасына бер караш.— Соц. Татарстан, 1982, 25 июль. Сибгат Хаким.— В кн.: Советские писатели: Автобиографии. Т. 4. М., 1972, с. 642—649. Хаким С. Поэзия жизни. Все — на лицах людей.— В кн.: Лауреаты России: Автобиографии российских писателей. М., 1973, с. 494—518. Мустафин Р. Сибгат Хаким: Очерк творчества.— М.: Сов. Россия, 1979.—124 с. (Писатели сов. России). 10000. Бичурина Н. 0 гражданственности публицистики и поэзии С. Хаки-ма.— В кн.: Итоговая научная аспирантская конференция за 1964 год. Тезисы докладов. Казань, 1964, с. 144—146. Пехтелев И. Живые традиции. (0 С. Хакиме).— В кн.: Пехтелев И. Литература и время. Казань. 1964, с. 87—109; там же (О творчестве С. Хакима). с. 71—80. Яркимбаева Ф. Песенное творчество Сибгата Хакима.— В кн.: Тезисы докладов 3-ей научной конференции молодых ученых. Казань, 1974, с. 22—24. (Казанский ин-т языка, литературы и истории). Мустафин Р. Тропа в мир поэзии: (Эскизы к портр. С. Хакима).— Волга, 1966, № 10, с. 166—172. Павловский А. Страницы народной биографии.— Нева, 1971, № 4, с. 165—173. Денисова И. Постоянная жажда открытий.— Октябрь, 1972, № 12, с. 189—190, Мустафин Р. Вся синь весны...: К 70-летию Сибгата Хакима.— Сов. Татария, 1981, 20 дек. Мустафин Р. Я на родине дорого стою...— Комсомолец Татарии, 1981, 20 дек. Мухамадиев Р. Зоркость сердца: К 70-летию Сибгата Хакима.— Сов. Россия, 1981, 25 дек. Мухамадиев Р. «Твоими, время, чувствами живу».— Веч. Казань, 1981, 18 дек. Авдеев А. Из чистого родника.— Сов. Татария, 1982, 25 апр. Исаев Е. Сибгату Хакиму — 70 лет.— Лит. газ., 1982, 20 янв., с. 4. Н а д ж м и Н. Любовь к поэту: К 70-летию Сибгата Хакима.— Агидель, 1981, № 12, с. 78—79.—На башк. яз. Наджми Н. Источники: (Сибгату Хакиму).— Агидель, 1982, № 11, с. 87-^-90.— На башк. яз.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986) 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»