поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ХАЛИТОВ ЯХЪЯ

Әдәби тәрҗемә остасы Яхъя Мөхәммәтгали улы Халитов 1929 елның 22 августында Татарстанның Тәтеш районы Үтәмеш авылында крәстиян гаиләсендә туа. Үз авылларында – башлангыч, күрше Бакырчы авылы мәктәбендә җидееллык белем алганнан соң, әүвәл Арча педагогия училищесын, аннары 1952 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Университетның соңгы курсында укыган чагында ук «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. 1952–1955 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурада укый, аны тәмамлагач, журналга кире кайтып, унтугыз ел буе диярлек (берникадәр вакытка бүленеп, 1960–1963 елларда Я.Халитов Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшләп ала) шунда редакторлык хезмәтен дәвам иттерә, 1963 елдан башлап редакциянең проза бүлегенә җитәкчелек итә. 1976 елның гыйнварыннан алып 1989 елның августынача, ягъни лаеклы ялга чыкканчы, Я.Халитов Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият редакциясенең өлкән редакторы вазифаларын башкара.

Я.Халитов – иҗади сәләтен тулысынча тәрҗемә эшенә багышлаган каләм осталарының берсе. Аның бу өлкәдәге иҗат эшчәнлеге 1952 елда рус язучысы Николай Тихоновның хикәяләр җыентыгын тәрҗемә итүдән башлана. Шул вакыттан бирле ул, иҗади активлыгын һәм әдәби осталыгын елдан-ел үстерә, камилләштерә барып, дөнья әдәбияты классиклары, совет чоры рус язучылары, тугандаш халыклар әдәбиятлары вәкилләренең зур күләмле дистәдән артык роман һәм повестьларын, берничә дистә хикәя жанрындагы проза әсәрләрен туган телебезгә тәрҗемә итә. Алар арасында М.Шолоховның мәшһүр «Тын Дон» («Тихий Дон») роман-эпопеясыннан беренче һәм өченче китаплар, «Күтәрелгән чирәм» («Поднятая целина») романы, В.Каверинның «Ике капитан» («Два капитана»), Ю.Бондаревның «Кайнар кар» («Горячий снег»), латыш әдибе В.Лацисның «Яңа тормышка» («К новому берегу»), татар әдибе М.Галәүнең утызынчы еллардагы репрессияләр вакытында татарча оригиналы юкка чыгып, фәкать русча тәрҗемә китабы гына сакланып калган «Болганчык еллар» («Муть») романнары, күренекле кыргыз язучысы Ч.Айтматовның «Бәхил бул, Гөлсары!» («Прощай, Гульсары!»), «Дөя күзе» («Верблюжий глаз»), «Анам кыры» («Материнское поле») исемле повестьлары, чит ил классикларыннан америкалы М.Ридның «Башсыз җайдак» («Всадник без головы»), бельгияле Ш. де Костерның «Уленшпигель турында риваять» («Легенда об Уленшпигеле»), француз язучысы А.Дюманың «Өч мушкетер» («Три мушкетера») кебек әсәрләре бар.

Матбугат өлкәсендәге хезмәтләре өчен Я.Халитов 1980 елда – Татарстанның, 1990 елда «РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була.

Я.Халитов – 1966 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП ТӘРҖЕМӘ КИТАПЛАРЫ

Каверин В. Ике капитан: роман: 2 томда / тәрҗ. Я.Халитов, К.Сабиров. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1954. – 772 б. – 12000 д. («Два капитана»)
Лацис В. Яңа тормышка: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 688 б. – 12000 д. («К новому берегу»)
Шолохов М. Тын Дон. роман: 4 китапта. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 15000 д. («Тихий Дон»)
1 китап. – 420 б.
3 китап. – 448 б.
Шолохов М. Күтәрелгән чирәм: роман: 2 китапта. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966, 1968. – 15000 д. («Поднятая целина»)
1 китап. – 1966. – 376 б.
2 китап. – 1968. – 405 б.
Галәү М. Болганчык еллар. Мөһаҗирләр: романнар / тәрҗ. Я.Халитов Р.Даутов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 536 б. – 15000 д.
Рид М. Башсыз җайдак: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 444 б. – 15000 д. («Всадник без головы»)
Костер Ш. де. Уленшпигель турында риваять. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 342 б. – 11000 д. («Легенда об Уленшпигеле»)
Айтматов Ч. Повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 319 б. – 15000 д. («Повести»)
Дюма А. Өч мушкетер: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 592 б. – 50000 д. («Три мушкетера»)
Бондарев Ю. Кайнар кар: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 435 б. – 15000 д. («Горячий снег»)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Миңлебаев К. Тәрҗемә үрләре // Казан утлары. – 1979. – № 6. – 175–178 б.
Ахунов Г. Каләмдәшемнең туган көнендә // Соц. Татарстан. – 1979. – 22 авг.
Нурмөхәммәтов Т. Яхъя абыегызның гөлләре // Яшь ленинчы. – 1979. – 22 авг.
Шириязданов Р. Яхъя Халитовка 50 яшь // Казан утлары. – 1979. – № 10. – 181–183 б.
Сепперов Н. Рухи байлык ачкычы // Татарстан яшьләре. – 1983. – 24 дек.
Хәмидуллин Л. Үрнәк кеше // Л.Хәмидуллин. Ак төннәр хәтере. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 170–172 б.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»