поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Виртуаль дөнья

Виртуаль дөнья

«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.

Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал.

Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган.

ЧАТ

Яшьләр, гадәттә, кайда таныша? Урамда, берәр кичәдә, мәктәп дискотекасында, диярсез. Сез хаклы. Әмма соңгы елларда яшьләр арасында тагын бер танышу урыны модага керде. Ул да булса — интернет. Чат — интернетта реаль вакытта аралашырга мөмкинлек бирә торган хезмәт. Инглизчәдән алынган chat сүзе «гәпләшү» дигәнне аңлата. Авылда көтү куганда, каршы алганда кеше җыелып, «әкият сатып» торган урам чаты бардыр әле. Инглизләрдәге chat,та шуннан килеп чыкмаган микән дип шикләнәм. Һәрхәлдә, интернеттагы чатлар шул урам тыкрыгын хәтерләтә инде. Гадәттә, компьютерчы монда үз исемен ачмый. Исемне кушамат алыштыра. Аны башкача «ник» диләр. Кеше аны үзе уйлап таба. Менә www.chat.kazan.ru чатында аралашучы кайбер кешеләрнең никлары: Маугли, Шайтан-малай, Cool, Кызымка, Клон һ. б. Кызык бит! Телисең икән — исемеңне әйтәсең, теләмисең икән — серле «Мистер Х» булып каласың.

Интернетта чат хезмәтен тәкъдим итүче сайтлар бик күп. Берсендә — автомобиль йөртүчеләр, икенчесендә — мәктәп балалары, өченчесендә — билгеле бер шәһәр халкы, тагын берсендә, мәсәлән, чәчәк үстерүчеләр сөйләшә.

Ярый, йөз ишеткәнче, бер күрүең хәерлерәк, ди. Әйдәгез, чатларның берсенә сугылып чыгыйк. Иң элек үзебезгә ник уйлап табабыз. «Урман Малае» булсын. Кердек. Чатта хәзер 26 катнашучы бар диелгән. Бу әлеге мизгелдә 26 кеше шушы сайтны күрә һәм безнең белән аралашырга әзер дигән сүз. Хуш, Солнце дигән никлы кешегә язып карыйк: «Привет! Как дела?» Берничә секунд үтүгә җавап язылып чыга: «Спасибо, хорошо». Дәвам итәбез: «По-татарски знаешь?» Берничә секундтан: «Бераз беләм». Менә бит, интернетта үзебезнең кеше табылды! Хәер, әллә каян эзләмәдек лә, Казан сайтына кердек ләбаса. Ә теләсәк, шулай ук Кытай, Америка яки башка якта яшәүче кеше белән сөйләшә алыр идек. Шуны истә тотарга кирәк: чатта ямьсез сөйләшергә, кемгә дә булса янарга, сүгенергә ярамый. Моның өчен сезне бөтенләй аннан куарга мөмкиннәр. Шулай булгач, сүзегезне үлчәп сөйләгез.

Әле чатлар арасында тавыш һәм видеосурәт ярдәмендә аралаша торганнары да бар. Әмма алар өчен өстәмә җиһазлар кирәк: микрофон, колакчыклар (наушник), видеокамера. Бәлки шуңадыр, анда халык әзрәк «таптана». Чатларның начар яклары да юк түгел. Кайберәүләр виртуаль аралашуга шулкадәр ияләнәләр ки, аларга интернеттан чыгып китү хәтта проблемага әйләнә. Моның өчен зур ихтыяр көче кирәк була. Көннәр-төннәр буе чатта утыручы кешеләр бар. Шулай булгач, аны ничек наркотик белән чагыштырмыйсың. Һәрнәрсәнең чамасы бар. Шуны онытмасагыз иде!
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»