|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.04.2024 Җәмгыять
Укучылары белән бер дулкында улМенә быелгы изге Рамазан ае да узып китте. Безнең Гали авылы мәчетләрендә, һәр елдагыча, авыз ачу мәҗлесләре үткәрелде. 7 апрельдә Мәдәният йортында да зур ифтар ашы оештырылды. Анда өлкәбез мөфтие Талип хәзрәт Яруллин, Сызран мәчетенең имамы, авылдашыбыз Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев һәм Самараның Зубчаниновка бистәсе мәчете имамы Расих хәзрәт Вакказов катнаштылар. Чарада мөхтәрәм кунаклар чыгыш ясадылар, балалар матур номерлар күрсәттеләр. Күркәм бәйрәм булды бу. Әмма мәкаләмдә сүз Гали мәктәбенең физкультура укы¬тучысы Равил Зәйнулла улы Искәндәров турында барачак. Ул җитәкләгән 9нчы сый¬ныф балаларының ата-ана¬лары соравы буенча кулыма каләм алырга булдым мин. Укучылар арасында ураза тотучылар шактый булганлыктан, Рамазан ае азагында Равил Зәйнуллович, ата-аналар белән берлектә, мәд¬рә¬сәдә балалар өчен авыз ачу мәҗлесе уздырды.
Имамыбыз Расих Юны¬сов¬ның кызы, Коръән-ха¬фи¬зыбызның ике нарасые да шушы сыйныфта укыйлар.
Расих хәзрәт тирән эч¬тә¬лекле вәгазьләр сөйләде, укучылар да чыгыш ясадылар, сәдакалар таратылды. Кыс¬касы, үсеп килүче буын өчен бик файдалы чара оештырылды.
Ата-аналар балаларын үз үрнәкләрендә тәрбияләгән очракта гына уңышлы нәти¬җәләргә ирешергә мөмкин бит. “Оясында ни күрсә – очканыда шул булыр”, - дип юк¬ка гына әйтмәгән халкыбыз. Ә инде балаларга рухи һәм әхлакый тәрбия бирүдә сыйныф җитәкчесенең дә актив катнашуы - икеләтә шатлык¬лы күренеш.
Равил Искәндәров үзе дә укучыларына лаеклы үр¬нәк булып тора. Сыйныфта егермедән артык бала белем ала, шуларның күбесе – малайлар. Шушы үсмерләрне дөрес юлдан алып бару, аларны мөстәкыйль тормышка өйрәтү өчен күп көч һәм тырышлык куя Равил әфәнде. Укучылар өчен төрле чаралар, экскурсияләр оештыра. Узган уку елы ахырында бергәләп изге Болгар шәһәренә, Казанга сәфәр кылдылар. Вакытны бушка уздырмыйча, сыйныф җитәкчесе юлда балаларга кызыклы һәм файдалы тарихи мәгълүматлар турында сөйләп барды.
Быел аның укучылары дәүләт имтиханнарын тапшырырга әзерләнәләр. Монда да Равил Зәйнуллович үзлә¬ренә зур булышлык күрсәтә.
Гомумән, укучыларын күп¬кырлы итеп тәрбияләргә ты¬рыша ул, алар белән бер дул¬кында, дус та, остаз да булып тора. Ата-аналар да, балалар да Равилне бик хөрмәт итәләр.
Ул спорт белән шө¬гыль¬ләнә, туган җире - Мәчәләйдә һәм безнең авылда төрле ярышлар оештыруда актив катнаша.
- Равил Искәндәров бик акыл¬лы, сабыр холыклы, кайгыртучан, мәрхәмәтле укытучы. Бөтен көчен, энергиясен, буш вакытын укучыларына багышлый, киләчәктә алар җәмгыятебезгә файдалы кешеләр булып үсеп җитсеннәр, дип кайгырта. Ул бөтен балага да бертөрле карашта, бөтенесен бертигез күрә, барысына карата да бик игътибарлы. Кайчан гына мөрәҗәгать итмә, һәрвакыт төпле киңәшен би¬рә һәм булдыралган кадәр булышырга тырыша. Нинди генә катлаулы хәл килеп чыкса да, ул акыллы, төпле карарлар кабул итә. Барлык ата-аналар исеменнән Равил Зәйнулловичка чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Алдагы көннәрендә бәхетле озын гомер һәм эшендә зур уңышлар теләп калабыз.
Аның кул астында белем алып, лаеклы кешеләр булып үсеп җиткән укучыларның саны елдан-ел арта барыр, дип ышанып калабыз. Чын укытучы нәкъ менә шундый булырга тиеш! - диләр бертавыштан ата-аналар.
Кәүсәр ШӘЙХЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|