поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
29.04.2024 Шоу-бизнес

Гөлназ Сираева: «Тагын ЭКО ясатырга батырлыгым җитми әле»

Җырчы Гөлназ Сираева белән әңгәмәбезнең дәвамын тәкьдим итәбез.

– Әни белән мөнәсәбәтләрегез яхшы идеме?
– Әни бераз кырысрак кеше иде. Ачуланса да, әтигә барып сыена идем. Мин – әти кызы инде. Кызлар – әтигә, малайлар – әнигә тартыла дигән сүзләр, безнең гаиләгә туры килә иде. Әни бик тапкыр, үҗәт кеше булды. Аның белән бәйле хатирәләр әле дә яңарып тора. Урыны оҗмахта булсын!

– Әниегездән соң, бертуган энегезне дә соңгы юлга озатырга туры килгән. Үкенечләрегез калмадымы?
– Әни вафатын энем күтәрә алмады. Начар компания белән бәйләнеп, дөрес юлдан тайпылды. Мәктәптә дә бик шук малай иде. Мәктәптәге җыелыштан соң, әни дә: “Гөлназны укытучылар мактый, рәхмәт хатлары тапшыралар. Рамилнекенә керәм дә, и-ии сүгәләр инде”, – дигәне истә. Рамил 27 яшендә бакыйлыкка күчте. Хәзерге мөмкинлекләрем булса, бәлки, энемне саклап та калыр идем. Әмма ул вакытта ярдәм итәр чарам булмады. Мин дә көчсез идем бит.

– Әтиегез икенче тапкыр өйләнмәгән, дип беләм. Сез аны үгетләп карамадыгызмы?
– Ир-атка хатын-кызсыз яшәү бигрәк авыр. Янәдән гаилә корырга мин дә, туганнар да үгетләп карады. Әмма ул өйләнмәде, әнигә тугры булып калды. Әтине үзем белән яшәргә дә чакырам. Олы яшьтә булгач, гомер буе яшәгән урынын калдырып китәргә теләми. Һәр елны күченеп килергә кыстыйм. “Ярар, икенче елга”, – дип җавап бирә, шуңа күрә авылга да мөмкинлек булганда ешрак кайтырга тырышам, чөнки хатын-кыз эшләрен эшләүче юк. Әти чиста-пөхтә кеше, әмма ир-ат яшәгән өй – ир-ат яшәгән өй инде. Хатын-кыз кулы җитми. Кайткач, өйләрне җыештырып, ашарга әзерләп китәм.

– Әниегез вафат булган елны гаилә корасыз. Моны алдан планлаштырдыгызмы? 
– Әни үлгәнче үк, көз көне никах укытырга сөйләшкән идек. Беренче ирем – беренче мәхәббәтем. Безнең мөнәсәбәтләрдә дә төрле чаклар булды, икебез дә вакыт белән сыналдык. Ул чакта да укудан өзелмәдем. Ирем белән беренче тренингларны бергә үттек. 

– Ирегез акчаны укуга тотуга каршы килмәдеме?
– “Юкка акча әрәм итәсең”, – дигән сүзләр булды инде. Әмма ул миңа беркайчан аяк чалмады, шуңа рәхмәтлемен. 

– Аерылышканда дуслар булып кала алдыгызмы?
– Мин дус сүзенә тирән мәгънә салам, шуңа күрә беренче иремә карата бернинди үпкәм дә, начар хисләрем дә юк дип әйтә алам.

– Хәзерге мөнәсәбәтләрегезне дә тасвирлагыз әле.
– Идеаль мөнәсәбәтләр юк. Идеалны табар өчен үзеңә идеал булырга кирәк. Җитди мөнәсәбәтләрдә уртак фикергә килү мөһим. Хәзерге белемнәрем булса, бәлки, беренче мөнәсәбәтләрне дә саклап кала алыр идем. Тәҗрибә җитмәгәннән, минем тарафтан да хаталар күп ясалды.
 
– Хәзерге мөнәсәбәтләрегезне социаль челтәрләрдә дә күрсәтмисез. Кем соң ул, берәр бизнесменмы?
– Гел сер дип әйтә алмыйм. Бәлки, вакыты җиткәч ачылып сөйләрмен әле. Бернинди бизнесмен, спонсор да түгел, гади кеше. Икебез дә бер тирә. 

– Финанс яктан үзегезне тәэмин итәсезме?
–  Акча – ул нәтиҗә. Әгәр башкаларга файда китерә торган эш белән шөгыльләнәсең икән, аның өчен түләү, һичшиксез, булачак. Күп кенә хатын-кызлар кияүгә чыккач, спа-салоннарга йөреп кенә яшәргә хыяллана. Ир-ат тәэмин итсен дигән позициягә күчә. Алай яшәүне кулай күрмим, без бит дөньяга нәрсә дә булса бирергә дә тиеш. Хатын-кыз үзен тәэмин итәрлек акча эшләргә бурычлы дип уйлыйм. Ир-ат акчасы гына булса, хатын-кыз бәйле булачак, әлбәттә. Дөнья хәлен белеп булмый.

– Тагын бер тапкыр ЭКО ясату турында уйланмыйсызмы?
– Бер тапкыр тырышып карадым бит. Тагын ЭКО ясатырга батырлыгым җитми әле. Могҗизага ышанасым килә, өметем өзелмәде әле. Бала таба алмагач, нәселебезне өйрәнә башладым. Һәр нәселдә бик күп сәләтләр белән беррәттән, бер капчык проблемалар алган кешеләр була.

– Нәсел каргышымы бу?
– Нәселдә негатив энергия җыелса, бер кешегә агачның авыр башы төшәргә мөмкин. Бу өлеш ир-атка эләксә, аның эш, финанслар белән проблемалары була. Ә хатын-кыз булса инде, мөнәсәбәтләр, бала табу буенча кыенлыклар булырга мөмкин. Иң мөһиме кыенлыкларны әкренләп чишәргә, барысы да тиз генә җайланмый. Мин кешеләрнең тормышын үзгәртә алмыйм, бу – Аллаһ Тәгалә кулында. Кыен мизгелдә юл күрсәтеп кенә ярдәм итәм. Үзеңннән торганны эшлисең, ә калганын Ходай хәл итә.

–  Гөлназ Сираева нинди кеше ул?
– Мин кызу холыклы кеше. Тизлек, төгәллекне яратам. Ашыга торган кешеләргә озак көтәргә туры килә, диләр. Бу сүзләр миңа тулысынча туры килә. Әле дә көтәм.

– Нәрсә көтәсез?
– Тулы гаилә булуын телим. Ирем, балам, әтием белән бер йортта яшәү идеалга тиң. Бу сурәтне күз алдына китерәм дә, ничек чынга ашырырга икән дип уйланам. Әтинең дә яше бара бит, оныгын күреп калсын иде. Тулы гаилә бәхете телим. Кемнәрдер өчен бу гадәти күренештер, ә миндә ул  юк. Бер нәселдән 4 иң якын хатын-кыз туганнар төшкән сурәткә карагач, күзләр яшьләнә. Миңа кадәр булганнар да, миннән соң яшәр кешем дә юк бит. Аллаһка шөкер әтием исән, туганнарым да күп. Бер карасаң, хыялым шундый гади бит. Тормышка ашсын иде...
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 29.04.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»