поиск новостей
Көн мәзәге
  • Мин берәр кайчан балаларым туена киләчәкмен дә, табындагы җылы ризыкны ашамыйча нагетслар һәм чипсы сораячакмын.

Бүген кемнәр туган
  • 22 Июль
  • Хәмид Мөштәри (1900-1981) - галим
  • Тәлгать Галиуллин - галим
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
18.03.2009 Мәдәният

ЧЫҢГЫЗХАН СЕРЕ ФАШ ИТЕЛДЕ

Кыргый, жан кыючы, таш йөрәкле кеше булып сурәтләнгән Чыңгызханга карата бүгенге көндә башка төрле караш туды. Бу шәхес тарихчыларны гына түгел, сәнгать әһелләрен дә битараф калдыра алмый. Тикмәгә генә аның турында күпме әсәр язылды, нәфис фильм төшерелдемени?

Чыңгызханның мәхәб­бәте хакындагы  Сергей Бодров төшергән "Монгол" фильмыннан соң шау-шу тынарга өлгермәде, Казанда 10 миллион долларга төшкән "Чыңгызхан сере" дигән тарихка якутча карашны чагылдырган фильм күрсәтелде. Бу темага режиссер Л. Эрдэнебулганның чиста монголча, инглиз режиссеры Эдвард  Базалдеттның Чыңгызханның яулап алулары турындагы, тагын японча, кытайча  фильмнар булганда, күпләрдә,  тагын бер фильм кирәкме икән, дигән сорау тугандыр. Чөнки барлык фильмнарда да уртак моментлар байтак бит.

 

Фильм Тимучинның туганнан алып бөек императорга әйләнгән чорны яктырткан. Үзәктә – бер-берсен туганнар дип атап йөрткән  өч малай язмышы. Берсе, бөек сергә төшенеп, шаман булып китә, икесе сугыш юлын узып, халык арасында лидер булып таныла. Ләкин берсенә генә киң далаларның ханына әверелү насыйп була.  Бөртәгә мәхәббәте Тимучинны сугышчы итә, законга буйсынуы исә туганының җанын кыюга сәбәпче була. Тыныч тормышка омтылуы сугыш башларга мәҗбүр итә. Тугыз телле кабилә җыены аны хаким буларак таный һәм борынгы алла исеме белән Чыңгызхан  дип атый.

 

Фильмда Тимучинны Чыңгызхан дип игълан иткән халыкларның вәкилләре уйный.  Тагын бер үзенчәлеге: тарихи-эпик драма жанрындагы фильмда Чыңгызхан үткән юлны күреп була.  Якутиядәге  Таш алыплар тавы, монгол далалары, изге Гоби чүле, Байкал күле, Алтай елгалары, Хакассиядәге  борынгы хакимнәр күмелгән җирләр. Режиссер Андрей Борисов әйтүенә караганда, фильмда Чыңгызханның сере табигатьтән көч алу сәләтенә һәм халкына, дингә ышануда икәнен күрсәтергә тырышканнар.

 

Төп каһарманны уйнаучы Эдуард Ондар белән режиссерның очрашуы Казанның меңьеллыгында, төрки халыкларның "Нәүрүз" фестивалендә  булган. Эдуард Ондар Тува халык театры составында "Король Лир" спектаклендә шамакай ролен башкарган. Спектакльнең кайсыдыр мизгелендә режиссер аның карашын тотып ала. Ул әлеге очрашу турында болай диде:

 

– Мин бу фестивальнең жюри рәисе булырга фильм өчен актер табарга кирәк булганга гына ризалаштым. Ә болай үзебезнең режиссерлар эшенә казыйлык кылырга һич тә яратмыйм. Киноны төшерә дә башлаган идек, ә Чыңгызхан роленә актер сайланмаган. Миңа төрки йөзле актер кирәк иде, һич тә монгол түгел. Бөтен спектакльләрне диярлек карап бетердем, тапмадым. Кү­ңелгә курку керде. Сәхнәгә күтәрелгән тувалыларның спектаклен  караганда исә кү­ңелгә җылылык йөгерде. Чөнки шамакай ролен башкаручы Эдуардның күзләре нәкъ  дала кешесенеке иде. Баш ияргә чыккач, аның башкалардан буйга озынлыгы белән аерылып торуы да күзгә бәрелде. Саубуллашу кичәсе барганда, тувалылар киткән икән, дип ишеттем дә куркуга калдым. Китеп өлгермәгәннәр икән әле, автобусларына таба йөгердем.  Эдуардка, син Чыңгызхан ролен уйнаячаксың, дидем. Ул карап торды-торды да, тартырга бармы, дип сорады. Баксаң, моңарчы бөтенләй тартмаган булган икән. Ә кинофес­тивальләрдә көч сынап карарга теләмисезме, дигән сорауга режиссер, фильмның Россия буенча 300 ләп кинотеатр­га прокатка алынуы да күп нәрсә хакында сөйли, дип җавап бирде. Алар эзләнүдә, әмма, чын ир-егетләр турындагы фильмнарның фестивальгә кирәге бармы, дигән сорау да борчый икән үзләрен. Бигрәк тә Берлинда узучы фестиваль таләпләре белән танышкач, шундый нәтиҗәгә килгән­нәр. Төп рольгә төрки йөзле актер алгач проблемалар булмадымы, дигән сорауга Андрей Борисов болай диде:

 

– Өч ел элек Монголиядә, фильм төшерәбез, төп рольдә монгол уйнамаячак дигәч, ризасызлыкларын белдергәннәр иде.  Улан-Батырдагы төп кинотеатрда фильмны күрсәткәч исә аны-моны әйтүчеләр булмады. Димәк, төшендерә бел­гәнбез.

 

Фильмда сугыш кыры компьютер алымы белән сурәтләнмәгән. Моңа төшенер өчен белгеч булырга кирәк түгел. Шуңа күрә күпләр 500ләп атның күпмесе җәрәхәтлән­де икән, дигән борчылу кичерде. Арабызда  хайваннарны яклап хәрәкәт оештырмаслар микән дип шикләнүчеләр дә булды. Әмма кино төшерүчеләр, бер генә ат та зыян күрмәде, дип ышандырды. Монгол атларының чыдамлыгына үзебез дә шаккаттык, диләр алар. Татарстан Премьер-министры урынбасары, мәдәният минис­тры Зилә Вәлиеваның, димәк, киноны Мәскәү ти­рәсендә генә түгел, башка җирдә дә бер дигән итеп төшереп була. Үзебезнең тарихи шәхесләр турында да  шундый фильмнар әзерләнер дип ышанып калам, дигән сүзләре белән килешми мөмкин түгел.

 

Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА
Ватаным Татарстан
№ 48 | 18.03.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы