поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Июль
  • Әбри Хәбриев - шоумен
  • Фәйрүзә Мөслимова (1954-2021) - шагыйрә
  • Гөлнара Сәмитова-Галкина - спортчы
  • Раушания Галиуллина - актриса
  • Марат Бариев - дәүләт эшлеклесе
  • Рәкыйп Хәмитов - көрәшче
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
Архив
 
27.06.2014 Спорт

Россия җыелмасының киләсе очрашуы Португалия белән булачак

Алар аэропортта очрашачаклар. Футбол сөючеләр үзләрен әнә шуның ише мәзәкләр белән юата. Ә нишлисең – кайгырып утырып булмый. 12 еллык тәнәфестән соң кабат Дөнья Чемпионатына эләккән команда бу юлы да төркемнән чыга алмады. Дүрт елда ни үзгәрер?

Беренче өлеше тәмамланган Дөнья Чемпионатында кызык хәлләр булып ята. Уругвай җыелма командасы уенчысы Луис Суареска бирелгән җәзаны хәтта төп фаворитларның ярыштан төшеп калуына ук тиңлиләр. Италиягә каршы узган очрашуда бу һөҗүмче каршы яктагы көндәше Джорджо Кьеллининың җилкәсен тешләде. Чыннан да тешләгәнме-юкмы, әллә итальян сакчысы элеккеге җәрәхәт эзен генә күрсәтеп зарлаганмы – бу хакта әле озак бәхәсләшәчәкләр. Моннан сигез ел элек финалда французларның капитаны Зәйнетдин Зидан һаман шул итальяннарның сакчысы Марко Маттерцины сөзеп еккач, бу вакыйганың сәбәпләре турында хәтта китаплар язылды. Бу юлы исә ФИФА вәкилләре алай ук тирәнгә китмәде һәм Суареска карата дүрт айлык дисквалификация карарын чыгарды. Ул киләсе тугыз матчта уйный алмаячак һәм 100 мең франк күләмендә штраф түләргә мәҗбүр булачак. Гаҗәп түгел. Чөнки уенчы моңа кадәр көндәшләрен тешләп, әнә шул сәерлеге аркасында танылу алган иде. Футболчының кыланмышын берничек тә аклап булмый, әлбәттә. Икенче яктан, әнә шундый уенчылары булмаса, Уругвай командасы Италия һәм Англияне артта калдырып, алдан ук "үлем төркеме" дип аталган төркемнән чыга алыр иде микән? Нигәдер, шикләндерә.

Суаресның бу гамәле бернинди кысаларга да сыймый. Тик Россия командасында көндәшләрен тешли, хәтта тешләп өзә торган уенчы булсын иде әле ул! Безнекеләр арасында әнә шундый футболчы табылмады. Нәрсәсен яшереп торасың, Дөнья Чемпионатында уйнаячак командалар арасында жирәбә салынгач, Россия уенчылары эләккән төркемне күп кенә белгечләр иң көчсезе дип атады. Анда ФИФА рейтингының беренче унлыгына кергән бер генә команда да эләкмәде! Шуңа күрә Россия җыелмасын Бразилиягә зур өметләр белән озаттылар. Хәтта ярымфиналга барып җитәсен фаразлаучылар да булды. Пәнҗешәмбе киченә кадәр өметләндерделәр әле безне. Башта американнарны җиңеп, бу өметне алманнар киметте. Чөнки плэй-ффка чыга калсалар, безнекеләр Алманиягә каршы уйнарга тиеш иде. Бу исә бер дә өметләрне арттыра торган хәл түгел. Ә берничә сәгатьтән Россия футболчылары үзләре планета беренчелегенә 12 еллык тәнәфестән соң кылган сәфәрләренә нокта куйдылар.

Киләчәк командасы саналган Бельгиягә оттырдык, Көньяк Корея һәм Алжир белән “ничья”га уйнадык. Бер караганда, бу очрашуларда Россия футболчылары әлләни начар да чыгыш ясамады. Әмма уңышка ирешү өчен чыгыш ясау түгел, ә уйнарга кирәк. Уен кырына чыгып җәфаланырга түгел, ә тырышырга һәм әле шуннан ләззәт тә ала белергә кирәк. Безнекеләргә әнә шул азарт җитмәде. Теләк тә бар иде хәтта. Булмады шул.

Россия уенчылары ник җиңелде? Бу хакта бик озак бәхәсләшерләр әле. Җыелма команда тренерлары арасында иң күп хезмәт хакы алучы Фабио Капелло, мәсәлән, матчтан соң хөкемдарларны һәм капкачы Акинфеевның күзен лазер белән чагылдырган фанатларны гаепләгән. Булгандыр анысы да. Тик ул командасының өч матчта нибары ике туп керткәненә бер дә аптырамыймы икән? Туп кертмәсәң, җиңү яулап булмый бит. Шуңа күрә әле күптән түгел генә остазны күкләргә чөеп мактаган белгечләр дә Капеллоның безнекеләр түгел, осталыклары ягыннан һичшиксез өстенрәк саналган Англия футболчылары белән дә берни эшлә алмаганын искә төшерделәр. Алар Россия командасының үзенә хас уен күрсәтмәгәнен әйтәләр. Тик нинди соң ул безнекеләрнең үз уены? Менә шуңа җавап тапмыйча, уңышка ирешеп булмаячак та. Ә бөтенләй табылмаса?

Ул чакта Бразилия спортчыларының хоккей буенча чемпион каласын көтәргә туры килә инде. Ә Капелло үз хаталарын күрми. Сүз уңаеннан, моңа кадәр Россиядә бер генә тренер да командасы халыкара турнирларда төркемнән чыга алмаса, үз урынын саклап кала алмаган. Бу юлы исә калыр шикелле – яңа килешү имзаланган инде. Без бит Дөнья Чемпионатына әзерләнәбез. Тотрыксыз булырга ярамый. "Безнең команда Бразилиядә ул кадәр үк начар чыгыш ясамадык, – ди әнә Россиянең спорт министры Виталий Мутко. – Инде 12 ел Дөнья Чемпионатында уйнаган юк иде. Бу юлы тәҗрибә тупладык. Күрәсезме, Алжирның ничә уенчысы чит илләрдә чыгыш ясый. Ә бездә андый футболчылар юк. Шул юнәлештә эшәләргә кирәк, эш башланды инде. Ә үзебездә буласы турнирда яхшырак чыгыш ясарга кирәк". Менә бит, ничек дөрес әйткән спорт өчен җаваплы министр.

Тик дүрт ел эчендә безнекеләрне футбол уйнарга өйрәтеп булыр микән? Әйтеп булмый. Аның каравы, безнең хоккейдагы ачы тәҗрибә бар инде. 2010 елда Ванкувер Олимпиадасында хурлыкка калгач, көндәшләргә Сочига ишарәләп бармак белән янаган идек. Ә хәзер Олимпиаданы түгел, моннан бер ай элек Минскида тәмамланган Дөнья Чемпионатын гына искә алырга тырышабыз. Ә футбол һәм хоккейдагы планета беренчелекләре арасындагы аерма җир белән күк арасы инде ул. Россия футболчылары быелгы турнирда 32 команда арасында 24нче булды. Әлеге рәсми булмаган рейтингта безнекеләр Көньяк Корея, Камерун, Австралия, Иран, Япония, Гондурас, Англия һәм Гананы уздырган. Испания, Италия, Португалия кебек көчле командаларның да ярыштан төшеп калуына сөенсәк кенә инде.


Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ --- | 27.06.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы