|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.06.2014 Мәдәният
Зөфәр бүләге күңелләргә хуш килдеАлдан хәбәр итеп килгәнебезчә, 17 майда Т. Новгород өлкәсе Пильна районы Иске Мочалиның иркен болынында Салават тулы командасы һәм хөрмәтле дуслары Фирзәр Мортазин, Хәмдүнә Тимергалиева белән зур концерт-тамаша бирде. Мочали авылларын татар җырының моң-назы иркәләп торган сәгатьләрдә без кайбер тамашачыларның шул хакта фикерләрен белештек. - Безнең якларда Салаватның шулай дәвамлы җырлаганын хәтерләмим, Зөфәргә рәхмәт, ул ел саен Нижгар татарларын нинди дә булса тамаша белән сөендереп тора. Әмма монысы тәмам хәйран калырлык, чөнки татар эстрадасының иң популяр, иң абруйлы, татар халкының иң яраткан җырчысы Салават үзе безнең алда чыгыш ясый, - дип хисләнеп сөйләде Зур Рбишчадан Наил әфәнде Алимов һәм аның сүзләрен тормыш иптәше Рафия ханым да хуплады.
О.ХӨСӘИНОВ |
Иң күп укылган
|