поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.03.2009 Шоу-бизнес

ВӘТ "ТАТАРЧА" ДИСКӘТҮК

"Татарлар" дискәтүгенә бардым бит әле, җәмәгать. И, тансык шул татар дискотекалары, и, тансык... Кайчакта чын татарча итеп, очып-очып биисе килә, мин сиңа әйтим. Нәрсә белән чагыштырыйм икән? Менә әбиләр пенсия килгәнен ничек зарыгып көтсә, мин татарча дискәтүкне шулай сагынам. Соңгы барып кайтуымда күргән "татарлыктан" күңелем шулкадәр тулды, уртаклашмыйча булмый! Тыңлагыз әле менә.

Дискотека кичке тугызда башлана дип язылган булса да, булгач-булгач чын "татарча" булсын инде дип, бер сәгатькә соңга калып бардым. Кайсы татарның вакытында килгәнен күргәнегез бар?! Барсам, "Пирамида" ишеге төбендә шыгрым халык: бөтен татар, минем кебек үк, сәгать унга килгән. Миллилек ишек төбеннән үк башлануына куанып, чират җиткәнен көтәм шулай... И, шул минутларда чиратта торган йөзләп кеше шулкадәр якын булып тоела, җәмәгать, туганнармыни... Барысының да бер үк вакытка килүен күр әле син бер генә! Менә кая бит ул менталитет нечкәлеге! Елыйсылар килә башлады хәтта. Өшегән аяклар да онытылды. Чөнки артыгын өшеп, ахырга таба алар берни сизми башлады. Бераздан чын "татарча" этеш-төртеш, талаш башланды. "Татарлык" җитеп бетмәс иде шулай булмаса, әйеме?! Бер ишеккә ике татар сыя алмый, ишекнең икенчесен ачарга башлары эшләми... Талаша, сугыша торгач, кемдер мине арттан төртеп кертте. И, рәхмәт төшкере! Берәр татар булгандыр инде ул, туңганымны аңлап, үзеннән алда кертеп җибәргәндер! Шул итагатьле татар аркасында, әллә кайчан алып куйган 150 тәңкәлек билетым җилгә очмый калды.

 

Керсәм, чын "татарча" итеп, кергән һәр кешегә бер бокал шампан шәрабе тараталар. Дөрес эшлиләр! "Татарлар" дискәтүге, исеме кычкырып торганча, чын безнеңчә, милли булырга тиеш. Чәй эчә торган татарлар калмады бит инде, болай "миллирәк" була. Шампаныңны чөмерәсең дә танцпол яуларга йөгерәсең! Минем чират җиткәнче шампан шәрабе бетеп китсә дә, күңел төшмәде! Бу кадәр татар арасында күңел төшә димени, кит булмаганны?!

 

Биим дип канатланып кердем дә, халык күплеген күреп, артыма утыра яздым. Барыбер кәеф төшмәде. Шулкадәр татар арасында бер аякта басып тору кыенмыни?! Түгел шул! Шулай итеп, иртәнге маршруткада йөрергә ияләнгәнчә, бер аякта басып тордым-тордым да, өшегән аяк бераз җылынып, чеметтерә башлагач ерак түгел генә урнашкан барга кереп чыгарга булдым. И-и, җәмәгать, андагы "татарлыкны" күрсәгез... Чын "татарча" итеп зур "кружка"лардан сыра чөмерәләр, тәмәке төтене эчендә дуңгыз йоны көйдергәндә чыга торган "хуш ис"не иснәп, татарлыгың белән горурланып утырасың. Андагы сөйләм теле... чын безнеңчә менә! Кино төшерсәләр, "пип-пип", "пип-пип" тавышыннан гына торыр иде. Бар нәрсә әкәмәт дәрәҗәдә "милли"! Балачакта яраткан мультфильмым бар иде. Анда бер керпе томан арасында адашып йөри. Төтен эчендә чыгу юлын таба алмый интеккәч, шул керпе исемә төште.

 

Алып баручы егетне әйтим әле: иллә дә ошады үземә. Фәнил исемле диделәр. Соңыннан гына искә төште: кайчандыр "Татар егете" конкурсында җиңү яулаган Фәнил бит бу! Парларны сәхнәгә менгерә дә үбештерә Фәнил, менгерә дә... Рәхәтләнделәр чистый... Гашыйклар көненә багышланган "Татарлар" дискә­түгендә дә сәхнәгә менеп үбешмәсәң ни була ул аннары?! Бик шәп уйлап тапканнар, мәхәббәтнең милләте булмаган кебек, үбешүнең дә милләте юк аның. Аннары, татар тыйнаклыгы дигән әйбер әкияттә һәм татар театрларында гына калды инде ул. Яулык почмагы белән авызыңны каплап йөрсәң, "Татарлар" дискәтүгенең тәмен дә тоймый калырсың!

 

Рухи күтәренкелек тоеп, бәхетемнән очып, кайтырга чыктым. Сүз юктан сүз булсын дип, таксистка мактанмый кала алмыйм бит инде, шәп дискотека булды, мин әйтәм. "Син шулай дип әйтүче беренче кеше", – ди бу! Булмас, ялгыш аңлагандыр... Шундый дискәтүкне начар дип әйтергә тел дә әйләнмәячәк!

 

Туган авылымда нигә гел урыс дискәтүкләре үткәрәләрдер – аңламыйм. Менә каян үрнәк алырга кирәк бит! Әле җитмәсә, шул авылымда, исерек килеш клубка керергә, клуб эчендә тәмәке тартырга да ярамый. Авыл егетләребез чыгарган "закон" шундый! Татар авылында татарча дискәтүк уздыра да белмиләр инде. Авылга кайткач өйрәтмичә булмас үзләрен. Урыс музыкасы куймыйлар, тәмәке тартмыйлар, шампан шәрабе өләшми­ләр... Шулай ярамы-ый! Әле җитмәсә, кайчакта гармун сузып, яшьләр белән җыелышып җырлап утырырга да күп сорап тормыйлар. Аулак өй уеннары уйнатып вакланган булалар. Үбештерәсе икәнен белмиләр, мин сиңа әйтим. Зарланмыйча булмас клуб мөдиренә, зарланмыйча булмас...

 


Эльвира ФАТЫЙХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.03.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»