26.05.2014 Авыл
Сөт һәм икътисад
1992 елның 1 гыйнварыннан башлап без базар икътисады шартларында яшибез. Мин әле ул көнне хәтерлим: Казанда идем, ашханәгә кердем. Чиратка тезелүчеләр, меню эленгән төшкә килеп җитүгә, подносларын куеп, кире чыгып китәләр. Ашханәдә берүзем тукландым. Бер көн элек кенә 70-80 тиен торган бер тукланып чыгарлык ризык өчен 25 сум түләдем.
Бәяләр тешли торган, әмма алар мине куркытмады, чөнки авыл кешесе идем: абзарым тулы сыер һәм сарык хайваны. Ә мантыйк буенча ашханәдәге бу югалтуны, өйгә кайтуга, бик җиңел капларга тиеш идем. Безгә бит әйттеләр: бәяләрне базар көйли, товарга ихтыяҗ бар икән, аның бәясе яхшы булачак диделәр. Ит белән сөткә исә ихтыяҗ зур иде. Шулай булгач, күпләп мал асраган авыл кешесенә олигарх ук булмаса да, аягында нык басып торучы урта сыйныф вәкиле булырга бөтен мөмкинлекләр ачылырга тиеш иде. Тик тормышта бөтенләй киресе килеп чыкты: авыл бөлде, таланды, юкка чыгуга йөз тотты.
Ике меңенче елларның чагыштырмача тотрыклы икътисады да җитештерүче авыл өчен әллә ни зур шатлыклар алып килмәде. Үткән ел сөткә сатып алу бәяләре бераз күтәрелеп, ул печтек кенә табыш китерә башлагач, шауладылар, янәсе, авыл череп байый башлады. Чынлыкта табыш җитештерүне туктатмаслык кына, ә аны киңәйтү өчен сатып алу бәясенең кимендә тагын ике тапкыр күтәрелүе кирәк иде. Ә инде инфляция котырынып, ягулык һәм башка товарларга бәяләр артканда, сатып алу бәясе дә пропорциональ рәвештә үсәргә тиеш. Шулай булмаганда, юклы-барлы табыштан да җилләр исәчәк. Мин совет чорында авыл хуҗалыгы буенча техник белгечлек алдым. Безгә "икътисад" дигән фән дә укыттылар. Җитештерү үссен өчен, рентабельлелек кимендә 25 процент булырга тиеш дип өйрәттеләр. Хәзерге икътисадчыларның кайберсе бу күрсәткечне – 30, кайсылары 50 процент дип бәяли икән.
Татарстан авыл хуҗалыгының рентабельлелеге, субсидияләрне алып ташлагач, рәсми мәгълүматларга караганда, үткән 2013 елда минус 0,011 процент булган. Уңышлы эшләп килгән предприятиеләрнең дә рентабельлелеге (субсидияләр өстәгәч) 10,4 проценттан 6,3 процентка кадәр түбәнәйгән. Мондый нәтиҗәләр белән җитештерүне киңәйтеп булмый, билгеле. Тик ул Татарстанда административ басымның көчле тәэсире астында берникадәр киңәя: сыерларның баш саны соңгы вакытларда бик аз гына артты, сөт җитештерү дә үсә төште. Рентабельлелек җитәрлек булмаганда, нәрсә хакына үсә соң җитештерү? Банк кредитлары хисабына. Тик бу шундый үсеш: кайчан булса да бер ахыр чиктә бөтен авыл хуҗалыгы "Вамин" язмышын кабатлаячак. Якынлашып килүче финанс кризисы бу фаразның тормышка ашуын тизләтер дип уйлыйм. Сөтнең соңгы вакытлардагы сатып алу бәяләрен түбәнәйтү дә моңа булышыр дип ышанып әйтергә була.
Бүген сөт тармагы – нефть кебек үк файдалы тармак, ләкин аның файдасын гына җитештерүчеләр түгел, ә бөтенләй сөттән ерак торучы яисә аңа аз катнашы булган катлау күрә, чөнки бүгенге глобаль икътисадта кануннарны базар түгел, ә лоббиларның тар катлавы әйтеп торып яздыра. Минем үземнең кара исәп белән санаганда, сөтнең сатып алу бәясе бензинныкына караганда якынча 25-30 процентка артык булырга тиеш. Шул чакта гына авыл хуҗалыгы тотрыклы үсешкә ирешә һәм банк кабаласыннан котыла ала. Моннан тыш, тагын хөкүмәтнең авыл җитештерүенең табигать шартларына бәйле икәнлеген күз алдында тоткан махсус иминиятләштерүче субсидияләре дә таләп ителә: корылык икән, акча өстәлә, ел уңышлы килгәндә, ярдәмне киметсәң дә ярый. Билгеле, бу – безнең шартларда тормышка ашмаслык хыял гына. Бөтен ил күләмендә сөт дефициты була торып, сатып алу бәяләрен киметәләр икән, димәк, реаль үсешне беркем дә теләми дигән сүз. Теләсәләр, антимонополь оешмалар инде әллә кайчан чаң суга һәм арадашчы-монополистларга санкцияләр куллана башлар иде. Шунысы кызыклы: сөт – эшкәртүне бөтенләй таләп итми торган, куллану өчен инде әзер продукт. Аны кулланучыга илтеп җиткерү өчен суыту һәм савытларга тутыру гына да җитә.
Күптән түгел генә сөт эшкәртүче бер предприятиенең хезмәткәрләре, сөттә коенып, бөтен илгә мәшһүр булгач, кибетләргә килә торган әзер продуктның ничек итеп "зарарсызландырылуы" да ачыкланды. Белгечләр әйтүенчә, мондый традиция күпчелек заводларга хас, бар кеше дә Интернетка видео элми, бары тик шул гына. Эшкәртелгән сөт продуктларының никадәр "файдалы" булуын тагын бер рәсми факт раслый. "Российская газета" мәгълүматларына караганда (газета исә хәбәрне Росстаттан алган), 2013 елда эшкәртү өчен 13 миллион тонна сөт сатып алынган, ә сатуга 33 миллион тонна сөттән җитештерелергә тиешле сөт продуктлары чыгарылган. Сөт заводларының ни өчен сатып алу бәяләре белән ничек теләсәләр шулай уйнауларын аңлата бу саннар: сөт продуктлары җитештерү өчен аларга сөт үзе бөтенләй диярлек кирәкми икән бит. Моның шулай икәнен кибеттән алган сөтне әчетеп карап һәр шәһәр кешесе ачыклый ала. Бу хакта белгәч, мантыйк буенча, шәһәр кешесе авыл белән туры элемтәләр урнаштыру ягын карар иде. Тик гаҗәп: Арчада карап торганым бар, шешә белән сөт сатучы әбиләрне урап үтеп, кибет сөтенә юнәлә күпчелек халык. Авылда да шул ук хәл ул: сыер асрамаучылар күршесенең натураль һәм арзанлы сөтеннән баш тартып, кибеттәге пальма маеннан ясалган “сөт“кә өстенлек бирәләр. Бу феноменның психологик механизмы бик гади: миңа зыян булса булсын, күршегә генә файда булмасын.
Авыл хуҗалыгын торгынлыктан тартып чыгаруның юлы исә бик гади: товарны шәһәргә илтеп турыдан-туры кулланучыга сату. Үткән ел Россиядәге “Ветлуга“ исемле бер колхозга 24 яшьлек икътисадчы кыз – Наталья Оленёваны рәис итеп куйдылар. Бөлгенлеккә төшкән колхозны упкыннан тартып чыгару өчен ул әллә ниткән технологияләр уйлап чыгарып мәшәкатьләнмәде: көндәлек сөтне машинага төяп шәһәргә илтеп сатуны гына оештырды. Колхоз шунда ук табышлыга әверелде. Арадашчы-эшкәртүчеләрнең сәламәтлеккә генә түгел, икътисадка да никадәр зыянлы булуын сөйли бу факт. Тик паразит ул катламнан чын кризис булып бөтен илне нык итеп селкетми торып котылып булмаячак. Туры элемтәләр өчен яңадан-яңа киртәләр уйлап табачаклар.
Терлекләрне махсус урыннарда сую турындагы соңгы карарга гына әйләнеп кайтыйк. Сыйфатлы, тәмле һәм зыянсыз ит ашау мөмкинлегеннән тулысынча мәхрүм итәчәк бу карар шәһәр кешесен. Минем берничә тапкыр машинага салып сыер алып кайтканым бар. Һәрбер рейстан соң сыер кимендә бер көнгә сөтсез кала, чөнки стресс кичерә. Хәзер инде күз алдына китерик: пассажир рәвешендә сую пунктына алып килгән, бөтен тәне стресс гормоннары белән тулган хайванның ите нинди була? Утыз елдан артык үз терлегемне үзем суеп кулланган кеше буларак шаһитлык бирә алам: суяр алдыннан хайванга усал итеп бер кычкыру җитә: ит тәмсез һәм каты була. Шуңа күрә бисмилланы әйтеп тыныч кына йөртергә тырышабыз хайванны. Авыл белән шәһәр арасындагы туры бәйләнешләр икътисадый гына түгел, сәламәтлек проблемасы да ул шулай булгач.