22.05.2014 Җәмгыять
Үги әни назы
Балалар бакчасында әниләр бәйрәменә җыелдык. Читтә елап торган кыз балага күзем төште. Кызым белән бер төркемгә йөрүче Самира бит бу. Сабый янына килмичә булдыра алмадым. “Бәйрәмгә әнием килми. Варя әнием дә күренми”,– ди кызчык.
Самираның әтисе Шамил, әнисе Айсылу икәнен белә идем. Варя турында бөтенләй ишеткәнем булмаганга, аптырашта калдым. Бәйрәм башланып китте. Күзем үз баламда түгел, иртәдән күз яшьләрен түккән Самирада гына. Баланың кәефе юк. Ишеккә үрелеп, кемнедер көтә. Биш минут тирәсе узмады, залга гафу үтенеп, яңа туган сабыен тотып, мөлаем гына хатын керде. Шулчак Самираның йөзе кояштай балкып китте. Кызчык рәхәтләнеп биеде, җырлады. Бәйрәм ахырында балалар үз куллары белән ясалган бүләкләрен әниләренә тапшырды. Самира да үз чәчәкләрен соңга калып кергән теге ханымга тоттырды.
Баксаң, Шамил белән Айсылу аерылышкан икән. “Шамил белән очрашканда Айсылу башка иргә киткән иде. Мин аның ике кызы барлыгын белгән килеш кияүгә чыктым. Олы кызы авыру, аны махсус интернатта укыталар иде. Шамил белән яшь араларыбыз шактый булса да, тәвәккәлләдем”, – дип сөйли Варвара ханым.
Очрашулары да гадәти булмаган аларның. “Бервакыт юлда балаларын күтәреп торучы ирне утырттым. Аның машинасы ватылган. Әмма сабыеның теше сызлаган икән. Табибка ашыгулары иде. Ир-атка ярдәм итәргә булдым”, – ди ул.
– Шамил олы кызы белән табибка кереп киткәч, кечкенәсен куеныма алдым. “Әниегез кайда соң?” – дип сорамый булдыра алмадым. “Ул кияүдә, дядя Толик белән яши”, – димәсенме! Балаларны кызгандым. Әти-әнием минем әлеге гаилә белән дуслашуыма каршы иделәр. Әмма кызчыкларны күргәч, үзләре үк аларны якын итте. Дуслашып йөрү озакка бармады, без бергә яши башладык. Ирем шундый әйбәт, тырыш, гаилә җанлы кеше булып чыкты. Кызлары өчен өзелеп тора. Ә мин аларга үз әниләре бирмәгән назны бирергә тырыштым. Икесен дә кибеткә алып барып, матур күлмәкләр алып бирдем. Чәчләрен тарап үрдем. Алар миңа шулкадәр якын кешегә әйләнде. Күптән түгел үземнең дә кызым туды. Хәзер апалары белән мәш киләбез,– диде ул.
Айсылу әллә нигә бер булса да балалары янына килеп киткәли икән. “Без аның белән дуслар. Кайчак кызларны мәктәптән, бакчадан ала алмаганда аңа шалтыратам. Бәйрәмнәрдә бер-беребезне котлыйбыз. Беркайчан да кызларны әниләренә каршы куймадым. Аларны бик яратам”, – дип сөйли Варя.
Хәзер бакчада Самирадан да бәхетле кызчык юк кебек. Матур күлмәкләр кия. “Бөрчекле күлмәкне кечкенә вакытта Варя әнием кигән булган. Шуңа матур мин”, – ди ул.
Ә менә татар хатыны булган Айсылуның кыланмышы бөтенләй башка сыймый. Ничек инде үз балаларыңны ташлап, башка иргә китәргә була? Ярый ла, Шамилгә рәтле хатын очраган. Әгәр ул шешәгә үрелгән булса, балаларның язмышы ничек хәл ителер иде? Кайчак без, милләткә карап, килен-кияү сайлаган булабыз. Шушындый язмышлар турында ишеткәч, хикмәт кешенең милләтендә түгел, күңелендә, тәрбиясендә икәненә тагын бер кат ышанасың. Кечкенә вакытта кызларга бигрәк тә ана назы кирәк. Үзең исән-сау булып та, газизләреңне чит кеше үстерү – башка сыймаслык хәл! Аның каравы Айсылу өен тутырып эт асрый икән. “Бөтен вакытымны дүрт аяклы дусларыма бирәм. Балаларымны иремнең икенче хатыны карый. Шамилне көйләп, 11 ел вакытым болай да бушка узды инде. Үземчә яшисем килә”, – ди ул.
Айсылуның үз туксаны – туксан, сүз куертудан мәгънә юк. Әмма кызгандым мин аны. Балалары да үсәр, кеше булыр, үзләрен үстергән Варя әниләренә игелек күрсәтер, ә менә Айсылу картаймыш көнендә нишләр соң? Гомер бик тиз уза. Картлык дигәнең аның да ишеген шакымый калмас. Менә шулвакытта сабыйлары исенә төшәр. Ә бала күңеле үскәндә кичергән авырлыкларын онытмый, рәнҗүләрне саклый бит ул!