поиск новостей
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
  • 26.06 "Гөлчәчәк". Кариев театры, 20:00
  • 27.06 "Яратып туялмадым". Кариев театры, 18:30
  • 28.06 "Суперкияү". Кариев театры, 18:30
  • 29.06 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 11:00
  • 29.06 "Матур City". Кариев театры, 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 25 Июнь
  • Венера Гәрәева (1943-2020) - педагог
  • Мансур Хәсәнов (1930-2010) - галим
  • Кыям Миңлебаев (1929-2005) - журналист
  • Наҗия Теркулова (1929-2016) - җырчы
  • Резидә Макуева (1962-2023) - журналист
  • Клара Таҗиева - музыка белгече
  • Роза Сәхаветдинова - композитор
  • Артур Шугаепов - җырчы
  • Диван ике кресло сатыла. Коричневый төстә Уртача хәлдә. Бәясе 4.000. Казан шәһәре. 89033133608
  • Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Продаётся 1 комнатная квартира в жк светлый 44.6 кв метров
  • 19.06.2024. Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре.
  • Услуги автокрана 89179171171
  • Ассаляму алейкум уа рахматуллах уа баракатух. Кукмара р-ны Тубэн Оскебаш авылында ой сатыла. Бик матур жирдэ урнашкан. Умартачылык б.н шогеллэну очен менэ дигэн урын. 89179341809
  • Балалар эчен, 0-3 яшькэ кадэр,Коляска Адамекс 2в1 сатам. КАЗАН КИРЭК БУЛСА КИТЕРЕП КИТЭБЕЗ.89957664503
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
Архив
 
22.05.2014 Җәмгыять

Табыннар бушап калмасмы?

Украина һәм Кырымдагы хәлләргә җавап итеп, Европа берлеге илләре, аеруча Америка Кушма Штатлары Россиягә каршы төрле санкцияләр куллана. Чикләүләр инде илнең егермегә якын компа­ния­сенә карата гына түгел, аерым шәхесләргә дә кагыла. 48 түрәгә Европа берлеге илләренә баруны тыеп, аларның исәп-хисап счетларын ябарга җые­налар. Украина барысыннан да уздырмакчы: ки­ләчәктә хәтта Россия газыннан баш тарту белән яный.

Түрәләрнең күпмедер вакыт кайбер илләргә бара алмый торуы, кайбер компа­нияләрнең эш-гамәлләренә матди зыян килү мөмкинлеге күңелне тырнаса да, бу ка­дәресенә чыдарга була анысы. Ахыр килеп, долларга бәйле рәвештә, Россия ке­шеләренең һәркайсы диярлек мондый тыю, чик­ләү­ләрдән күпмедер күләмдә югалту кичерүенә дә түзәр­без, шәт. Тик менә плане­таның 12 мең предприя­тиесеннән Россиягә ел саен 1 триллион 600 миллиард сумлык азык-төлек кертүне чикләсәләр, ни эшләрбез?

Арттырасы урында... киметәләр

Табыннарбызда чит ил продуктларының артканнан-арта баруы бер бүген генә килеп туган хәл түгел. Илдә барган үзгәртеп корулар­ның, төгәлрәк итеп әйткәндә, алдын-артын уйлап тормыйча, көймәсе комга терәлгән хуҗалыклар белән беррәт­тән, гөрләп эшләгән колхоз-совхозларны да бер селтәнү белән юк итүнең аяныч нәтиҗәсе бу. Хәзер инде, узган эшкә салават, диюдән башканы әйтеп булмаса да, Татарстан җирлегендә төрле юллар белән саклап калынган күмәк хуҗалыклар мисалы, аерым алганда, Әтнә, Балтач, Арча, Актаныш һәм башка район хуҗалыклары мисалында бу тагын да ачыграк чагыла. Югыйсә эре инвес­торларның миллиардларча сум акчасы хисабына түгел, төгәлрәк әйткәндә, башка хуҗалыкларга да тиешле дәүләт ярдәмен үзләш­тереп, муеннан бурычка батмыйча гына, үз көчләре белән яши андыйлар.

Хәер, бөтен гаепне ин­вес­торларга гына сылтап калдыру да дөрес булмас иде. Урыны белән инвестор­ларның да уңай эшләре байтак булды. Хикмәт инвесторда да, күмәк хуҗалыкта гына да түгел. Россиядә авыл ху­җалыгының һаман саен тү­бән тәгәрәве – ил җитәкчеле­генең, йомшак итеп әйт­кәндә, “керделе-чыктылы” сәясәте нәтиҗәсе дә ул. Хәтта ки аеруча алга киткән илләр дә үз авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәмен ел саен арттыра барганда, Россиядә авыл хуҗалыгына бюджет ярдәме соңгы вакытларда ике тапкыр кимегән.

Аптыраган үрдәк күлгә арты белән чума дигәндәй, хуҗалыклар башлыча кредит исәбенә яшәргә мәҗбүр. Бүген хуҗалыкларның гомуми бурычы 2 триллион сумнан арткан. Бәяләр гаделсезлеге дә авылның чабуына ябышкан. Хуҗалыкның ел буе күз текәп үстергән уңы­шы бер комбайн алырга да җитми. Гаделсезлек күзгә кү­ренеп арта. 2010 елда бер тонна солярка алыр өчен хуҗалык 3 тонна ашлыгын сатса, 2006 елда ул 6 тоннага җиткән, ә бүген 10 тонна гәрәбәдәй бодаен чыгарып бирергә мәҗбүр. Авыл хуҗа­лыгына кагылышлы нинди генә техника, ягулык-майлау материаллары, запас частьлар, ашлама һәм башка төр кирәк-яракларга бәяләр чамадан тыш югары булсалар да, бүген дә әледән-әле югарырак үрмәләргә маташа. Ә иткә һәм сөткә киресенчә, җае чыгу белән бәяләрне ки­метергә тырышалар. Хуҗа­лыкларга табышлы эшләү түгел, очын-очка ялгап бару да авырлаша.

Бурычлар каян килә?


Ким дигәндә, 500 миллион кешене азык-төлек белән тәэмин итәргә сәләтле ил табынындагы ризыкның яртысына якынының чит илләр­дән кертелүе – төптән уйлап караганда, фаҗигагә тиң күренеш инде ул. Чит илләр­дән азык-төлек кертүне чикләсәләр, бигрәк тә. Андый куркыныч исә көннән-көн күбрәк яный. Америка Кушма Штатлары бу алымны элегрәк елларда да кулланды бит инде. 1980 елда президент Картер СССРга ашлык сатуны чикләп карады. 1998 елда читтән кертелә торган ризык өчен түләү мөмкинлеге калмагач, Россия Америка һәм Европа илләренә гуманитар ярдәм сорап мө­рәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. Тик, белгеч­ләр әй­түенчә, Рос­сиянең бүгенге хәле андый ук түгел инде. Моңа өстәп, дөньяның күп илләре безнең белән хез­мәттәшлекне өзүгә бармаячаклары да ачык. Чөнки чит илләрдә җитеш­терелә торган продукцияне дә кем­гәдер сатарга кирәк бит. Моның өчен бездән дә кулайрак ил, дөньяда булса да, бик сирәктер.

Тик үзебез турында үзе­без кайгыртсак, тагын да яхшырак булыр иде. Читтән 40 миллиард долларга продукт сатып алганчы, шулкадәр акча үзебезнең җитештерүче кулына керсә, бигрәк тә.

Мөмкинлекләргә килгән­дә, иң беренче чиратта, хуҗалыкларга бурычтан котылырга ярдәм итәсе бар. Элегрәк елларда СССРдагы сыман кулланылган хуҗа­лыклар­ның бурычларын чи­герү алымын кулланганда да начар булмас иде. Бурычның шулай күпләп җыелуы – аларның гына гаебе түгел бит. Ул бурычларда, иң беренче чиратта, төрле еллардагы дәүләт җитәкчелегенең сикәлтәле сәясәтенең дә өлеше зур. Аннан килеп, мондый ысул үз вакытында дөньяның башка илләрендә дә уңышлы кулланылган. Әйтик, Америка фермерла­рының бурычы хәттин ашкан бер вакытта килеп туган вәзгыятьне төрле яклап анализлаганнан соң, дәүләт бурычларны гына түгел, ә аларны барлыкка китерүче сә­бәпләрне дә юкка чыгарырга карар итә. Уңай нәтиҗә үзен озак көттерми.

Икенче бер хәл. Россиядә банклардан алынган кредит­ларның процент ставкалары югары. Авыл хуҗалыгы өчен аларны башка илләрдәге кебек үк булмаса да, 8 процентка калдырганда да, максатка ярашлы булыр иде. Бүгенге кредит процентлары авыл хуҗалыгының муенына элен­гән элмәк сыман бит.

Россиянең җитәрлек дә­рәҗәдә әзерлеге булмаган килеш Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына кушылып китүе дә авыл хуҗалыгына зур кыенлыклар өстәде. Чит илләр­нең югары җитештерүчән техникасы һәм технология­ләре, табигать шартлары, дәүләт ярдәменең бездәге­дән шактый югары булуы үзара ярыш шартларында аларга күп өстенлек бирә. БСОга кергәндә бездә трак­торларның 70 проценты, комбайннарның 55 проценты күптән инде үзләренең файдалану чиген узган иде. Бүген дә хәлләр шул чама гына.

Кыскасы, Россия авыл ху­җалыгы дәүләттән ярдәм көтә. Башкача булганда, ягъни Европа берлеге илләре, бигрәк тә Америка Кушма Штатлары янауларын гамәл­гә ашырган очракта, чыннан да, шактый авыр хәлдә калуыбыз бар. 


Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 67 |
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»