20.05.2014 Мәдәният
“Курчак туе” белән хушлашу
22 майда 19.00 сәгатьтә камаллылар соңгы мәртәбә “Курчак туе” драмасын уйнаячак. “Курчак туе” спектакленең премьерасы 2009 елның 8 ноябрендә узды. Төп рөльне Нәфисә Хәйруллина башкарды. Премьера узу белән әлеге куелыш репертуарның үзенчәлекле спектакльләре исемлегенә керде, күп кенә каршылыклы фикерләр уятты.
Һичшиксез, әлеге спектакль театр белән тамашачы мөнәсәбәтләре арасында ниндидер яңа үсеш этабы булдырды. Гаяз Исхакый әсәрләре буенча Ризван Хәмит белән Мансур Гыйләҗев иҗат иткән әлеге компромиссыз, кырыс, урыны белән уңышлы нәтиҗәгә бөтенләй өмет калдырмаучы пьеса режиссер һәм театр тарафыннан аеруча да кыюлык һәм куелышның көнкүрештән, психологик тирәнлектән ераклаштырылуын, метафорик телдә гәүдәләнеш алуын сорады. Театраль мәсәл телендә.
Нияз Игъламов, театр тәнкыйтьчесе, Камал театрының әдәби бүлек мөдире: «Татар этносының символы булып хезмәт итүче, әхлак һәм физик яктан милләт “аталары” тарафыннан рухсызландырылган әлеге кызның тарихы ярым мәгънәләр булып ачылды. Спектакльнең башыннан ахырына кадәр баручы темаларның берсе - матурлыкка шәхси милек, куллану әйбере итеп карау. Рухи үсеш кичермәгән кеше аңа читтән генә сокланып тора алмый, яулап аласы килү, үзенеке итү теләге белән яна. Тик бу йөкне һәркем игелек һәм намус белән алып бара алмый. Һәм шулчакта инде корбанны урап үткесез упкынга тәгәрәү көтә. Курчаклар уйнатучыларны да шулай ук. Дөньядагы көчлеләрнең көче игелеклелектә, ә кырыслыкта түгел – бу спектакльдә тагы бер мөһим темаларның берсе».
Спектакльгә тамашачылар көтелмәгәнчә агылдылар һәм берничә сезон дәвамында зал шыгрым тулы булды. Ниндидер элпә ертылды, сәхнә һәм тамашачылар арасында яңа мөнәсәбәтләр барлыкка килде. Чынлыкта исә бар да гади генә – режиссер, бай эчтәлекле материал ярдәмендә, үзе дә бу турыда тирәнгә кереп уйламастан, дәвернең иҗтимагый нечкәлекләренә кагылды.
Камал театры спектакль белән хушлашуына да карамастан – бүгенге көн театр эшчәнлеге өчен 5 сезон шактый саллы срок – “Мулла”, “Җәйнең бер көнендә”, “Банкрот”, “Арбалы хатыннар” спектакльләренең барлыкка килүе нәкъ менә “Курчак туе” белән бәйле. Чөнки бу компромислар дәвере, тамашачылар белән үзенчәлекле уеннары чоры ахырына якынлашты.
“Курчак туе” спектаклен соңгы тапкыр 22 майда 19.00 сәгатьтә карарга мөмкин.