поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.05.2014 Җәмгыять

Җиңү хакын ничек онытмаска? (Cораштыру)

Замана яшьләренең күпчелеге – 73 проценты Бөек Ватан сугышы вакыйгалары белән бүген дә кызыксына һәм аны ил тарихындагы иң зур вакыйга дип саный. Мәскәү дәүләт университеты студентлары тарафыннан уздырылган сораштыру барышында әнә шундый нәтиҗә ясалган.

Ә респондентларның 7 проценты сугыш чорының тере шаһиты булган әби-бабалары исән булмау сәбәпле, әлеге вакыйгалар белән кызыксынмавын белдергән. Калган 20 процентының исә Бөек Ватан сугышына бөтенләй битараф икәнлеге ачыкланган. Араларында әлеге тарихи вакыйгага, анда катнашкан сугыш ветераннарына карата нәфрәт белдерүчеләр дә булган. Ә сез ничек уйлыйсыз, Бөек Җиңүгә карата тискәре мөнәсәбәт кайдан килә? Ватанпәрвәрлек хисе югалмасын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Искәндәр Гыйләҗев, КФУның татар халкы тарихын өйрәнү кафедрасы мөдире, тарих фән­нәре докторы:


– Мондый тискәре ка­рашның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Бәлки ба­ланың әти-әнисе бу мәсьә­ләгә битараф булгандыр яисә мәктәптә дөрес итеп аңлатып бирә алмагандыр. Бәлки, мәктәптә тарих дәресләрен кыскарту да роль уйнагандыр. Мә­сәлән, тарих дәресен укытканда Бөек Ватан сугышына нибары ике сәгать кенә бирелә. Гомумән алганда, менә шундый зур вакыйгалар, сугышлар тарихта ника­дәр артта калса, аларга булган игътибар да шулкадәр кими бара. Кызганыч, бу – табигый күренеш. Дөрес, Бө­ек Ватан сугышы – ул әле безнең өчен яңа яра. Аның тере шаһитлары да исән. Ләкин халык буларак без­нең мондый зур фаҗигане онытырга хакыбыз юк. Бу мисал безнең өчен бик зур тәрбияви роль уйнарга тиеш. Соңгы елларда тарихыбызга карата игътибар, гомумән, сүлпәнәйде. Тарих – халык өчен бик зур тәрбияви роль уйный торган дисциплина. Аңа әкият итеп кенә карарга кирәкми.

Айдар Хәлим, язучы:


– Без – фашизмны җи­ңүгә зур өлеш керткән халык. Җәлил кебек бөек унике язучысының башы Гитлер империясе уртасында өзелгән бүтән халык бармы? Юк. Татар милләте бу Җи­ңү­дән нәрсә алды? Мәсь­ә­ләне әнә шулай куярга кирәк. Без аның кадерен беләбезме соң? Җә­лилне тимерчыбык белән уратып Казан Крем­ленә кадаклап куйдык та шуның белән шул. Җире­безнең, байлык­лары­быз­ның, җи­ңү­е­безнең кадерен белмәү аркасында минем 80ләп хуҗалыклы кеч­ке­нә генә туган авылым бетеп бара. Без дүрт ятим үстек. Әни­ебезне дә шушы сугыш алып китте. Әгәр без җи­ңеп чыккан дәүләт икән, Россиянең үзәк дәүләте урыс халкы белән җиңгән ха­лыкларның кадерен бе­лергә, үстерергә тиеш. Шул чакта гына аның киләчәге булачак. Ә җиңү кадере булсын өчен урамнарга чыгарга, язарга, сөй­ләргә, мәктәп­не кире кайтарырга, күз алдында урамга куып чыгарылган татар факультетын кабаттан аякка бастырырга кирәк.

Ләйсән Сафина, “Идел” яшьләр үзәге җи­тәкчесе:


– Хәзерге яшьләрнең күбесе – ветераннарны күр­мәгән, алар белән аралаша алмаган буын. Монысы кызганыч. Тик ветераннар бер­кем­нең дә тормышын җи­мермәде. Әгәр дә кемнең­дер фашистлар тарафыннан яулап алынып яшисе килә икән, димәк, аларга башка илгә күчеп китәргә кирәк. Аларга беркем дә комачауламас. Европа дип лаф оралар икән, китсеннәр. Педофилия, гей-парадлар, бер җенесле никахлар чәчәк аткан илгә китсеннәр һәм шунда юньле балалар үстереп карасыннар. Билгеле, бүген яшьләргә яшәве бик авыр. Эш таба алмый ин­тегәләр, гаилә корып яшәр урыннары юк. Шуңа күрә алар шундый гадел­сезлекнең каян килеп чыкканын эзли. Ләкин ветераннар моңа гаепле түгел. Ә бүген ветераннарны гаеп­ләүче яшь­ләр, сугыш була калса, беренче булып безне сатып чыгып китәчәк.

Илшат Вәлиев, җыр­чы:

– Минем ике бабам да сугышта катнашкан. Карт әтиемнең әтисе Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган. Әни ягыннан бабакай, яраланып, бер кулын өзде­реп кайтты. Шушы бабакай мине тәр­бияләүгә зур өлеш кертте дә инде. Бер куллы килеш ул миңа бөтен авыл эшен, балта-чүкеч, көрәк кебек эш коралларын тотарга өйрәтте. Сугыш турында сорасаң, сөйләми: “Балалар, сезгә күрергә язмасын”, – дип әйтә дә читкә китеп елап ала иде. Шуңа күрә үзебез дә сорарга кыенсындык. Балаларыма да бабалары турында гел сөйләп торам. Бу – безнең төп бурычыбыз. 


65
Ватаным Татарстан
№ 08.05.2014 | 07.05.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»