поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 08.12 Shaman концерты. 8 декабрь 19:00. Татнефть Арена
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 03 Декабрь
  • Николай Юкачев (1956-2009) - актер
  • Алсу Хисамиева - җырчы
  • Салих Сәйдәшев (1900-1954) - композитор
  • Муса Акъегет (1864-1923) - язучы
  • Әхмәт Ерикәй (1902-1967) - шагыйрь
  • Фәнил Мансуров (1931-1995) - язучы
  • Шамил Идиатуллин - язучы
  • Данил Фәйзуллин - хоккейчы
  • Гыйбадулла Алпаров (1888–1936) - галим
  • Габделрәүф Ниязбаев (1881–1920) - драматург
  • Нәүфәл Адылов (1932–2004) - скульптор
  • Гайшә Рахманкулова (1913–1991) - рәссам
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
  • Требуется исполнительный, ответственный водитель с категорией "В" на автомобиль "Газель" для развоза хлебобулочной продукции по торговым обьектам. Высокая заработная плата от 100 000 рублей в месяц. Выплаты производятся 2 раза в месяц. Автомобиль предоставляется. Казань. График работы 6/1. Обращаться по телефону 89047631161 Альберт Зайтунович.
  • совет районында мөселман гаиләсенә 1 бүлмәле фатир биреп торыла 89172930043
Архив
 
07.05.2014 Мәдәният

Ваһапов фестивале 10 еллыгын бәйрәм итә

16 майда С.Сәйдашев исемендәге Зур концерт залында Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең 10 еллык юбилеена багышланган гала-концерт үткәрелә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның фестиваль исеменә юлланган котлавында әлеге проектка югары бәя бирелә. “Ваһапов җыр форумы, һичшиксез, Мәдәният елының иң әһәмиятле чараларының берсе булыр,” – дип ассызыклый Рөстәм Миңнеханов.

Россия төбәкләрендә генә түгел, ә бөтен дөнья буйлап уңышлы баручы легендар Ваһапов фестивале быел үзенең 10 еллыгын билгеләп үтә. Бу еллар эчендә фестиваль Россиянең 47 төбәгендә, дөньяның 11 илендә булырга өлгерде инде! Алар арасында – Финляндия, Швеция, Германия, Польша, Кытай, АКШ һәм башкалар.

Ваһапов фестивале республикабызның иң мәшһүр милли-мәдәни проектлары дәрәҗәсенә күтәрелде. Бәйрәм концерты да бай һәм эчтәлекле булырга охшаган. Хәер, Ваһапов фестивале концертлары һәрвакыт тамашачының күз уңында. Алар иң элек башкаручыларының югары профессиональлеге белән аерылып тора. Тере тавыш, тере музыка – беренче көннәреннән бирле фестиваль бу традициягә тугры булып кала.

16 майда үтәсе гала-концертта да татарның иң көчле тавышлары катнаша: Артур Исламов, Илүсә Хуҗина, Ришат Төхвәтуллин, Айгөл Сагынбаева, Рөстәм Асаев, Руслан Сәйфетдинов, Марсель Вәгыйзов, Сиринә Зәйнетдинова һәм башкалар. Узган елгы конкурс лауреатлары Гөлсирин Абдуллина, Айгөл Хисмәтуллиналарны фестиваль яңа ачыш буларак тәкъдим итә.

Бәйрәмнең махсус кунаклары – Россия һәм дөнья күләмендә танылган башкаручылар: мәшһүр опера йолдызы Альбина Шаһиморатова, баянчы Айдар Гайнуллин (Берлин), тенор Илһам Вәлиев (Уфа).

Затлы тамашага тагын бер бизәк: фестиваль лауреатлары – рус җырчы Федор Тарасов (Мәскәү) һәм әрмән егете Аршак Алтунян (Казан) татар халык җырларын башкарачак.

Фестивальнең шәрәфле кунагы –бөек казах җырчысы, Социалистик Хезмәт Герое, СССРның халык артисткасы Бибигөл Түләгәнова (Алма-Ата).

Шунысы кызык: гала-концертны тамаша кылырга Россия төбәкләреннән генә түгел, хәтта чит илләрдән дә кунаклар килә.

Концерт 18.00 сәгатътә башлана.
 


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе