• 22.09 "Чулпан". Тинчурин театры. 18:30
  • 23.09 "Туй алдыннан". Тинчурин театры. 18:30
  • 24.09 "Өзелгән яфраклар". Тинчурин театры. 18:30
  • 25.09 "Акча бездә бер букча" (Премьера). Тинчурин театры. 18:30
  • 26.09 Зур концерт. УНИКС. 17:00
  • 27.09-30.09 Фирдүс Тямаев. УНИКС. 18:30
  • 09.10-10.10 Илсөя Бәдретдинова. "Вирусыңны сатыйм". Чаллы. С.Садыкова концертлар залы. 19:00
  • 17.10-18.10 Иркэ. Тормыш жиллэре hэм "Бэйрэм" ансамбле. УНИКС. 17:00
  • 10.11 «1+1» Ирле-Хатынлы Солянка. Филармония. 18:30
  • 19.12 Татар җыры. “Казан Экспо” күргәзмәләр комплексы, Илһам Шакиров исемендәге концертлар залы. 17:00
Туган көннәр
  • 21 Сентябрь Сәйфи Кудаш (1894-1993)
  • 21 Сентябрь Тәбриз Яруллин
  • 21 Сентябрь Гүзәл Гайнуллина
  • 22 Сентябрь Заһир Бигиев (1870-1902)
  • 22 Сентябрь Марат Гәрәев
  • 22 Сентябрь Шамил Рәкыйпов (1929-2005)
  • 22 Сентябрь Вероника Кузнецова
  • 22 Сентябрь Мансур Мортазин
  • 22 Сентябрь Алия Исрафилова
  • 23 Сентябрь Булат Җиһаншин
  • БИКЭЧ БОЗАУ САТЫЛА БАЛЫК-БИСТЭСЕ.89393347194
  • Камское устье швейная машинка сатам тел 89376119575
  • Кама тамагы районы Борынгы Тегу машинасы сатам 2 штук тел 89376119575
  • Продаю швейная машинка 2 штуки в рабочем состоянии старинная всё вопросы тел 89376119575
  • Актанышта ике булмэле фатир сатыла. Тыныч матур урында. Индивидуаль жылыту. Т. 89869336711.
  • Кабак бн Кыяр сатам.хакы килешу буенча.ватсап:89063704679.Башкирия,Илеш районы,Шэммэт авылы.
  • Актанышта кшын киселгэн нараттан 8×10×3.5м; 6×8×3.5м ойбуралары, 4×8×3.5мянкорма бурасы сатыла.Китереп биру момкинлеге дэ бар.Тел:8 917 858 6034
  • Казан, 13 нче мәктәпкә якын 1 бүлмәле фатир снимать итәм.тел.89172337131
  • Автомат Кер машинасы Эшли торган сатып алам.т.89872630522
  • Сдается однокомнатная квартира на улице Губкина на длительный срок. г.Казань.Собственник.тел.89050238959
 
 

 
Архив
 

               

05.05.2014 Мәдәният

Фәнзилә Җәүһәрова: Халык иҗаты мәңгелек!

Заманында татар халык иҗатын пропагандалау җәһәтеннән төзелгән Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге быел 75 еллыгын билгеләп уза.

Юбилей уңаеннан 5 май көнне Г.Тукай исемендәге филармония концерт залында бәйрәм кичәсе көтелә. “Бәйрәмдә халык иҗатына мөнәсәбәтле сүз булачак, берникадәр чал тарихыбызны да барлап узачакбыз. Россия халык иҗаты йортыннан да кунаклар көтәбез. Мәскәүдә оешкан Халыклар йорты үзе дә киләсе елга 100 еллыкларын билгеләп узачак. Халык иҗатын зурлау, аңлау, яшәештә үзенең урынын билгеләүгә мөнәсәбәтле рәвештә ачылган була бу Йорт. Моннан тыш, Мари республикасы, Самар өлкәсе һәм республикабызның үзешчән сәнгать коллективларының чыгышларын күрербез дип өмет итәбез. Халык иҗатына мөнәсәбәтле шәхесләрне, ветераннарны да чакырдык. Буыннар арасында да бәйләнешләр хасил итәрдәй бер кичә булыр дип исәп тотабыз”, - ди Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, филология фәннәре кандидаты, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова.

- Фәнзилә ханым, быел Казан төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан ителде. Әлеге уңайдан “Түгәрәк уен” да киңрәк күләмдә үтәчәк икән?

- Үткән елларда “Түгәрәк уен” фестиваль форматында узса, быел конкурс форматында узачак. Яңа табышларыбыз да бар, яңа коллективлар килеп кушылачак. 18-21 июнь көннәрендә Болгар җирлегенә 600 катнашучы киләчәк. Шул исәптән журналистларны да һәм башка кызыксынучыларны да бәйрәмдә көтеп калабыз. Туристлар да килер дип исәплибез.Татар рухлы, татарның барлык этник төркемнәренә хас булган үзенчәлекле җырлар, биюләр, көйләр – барысы да Болгар җирендә яңгыраячак. Фестиваль-конкурста Әлки, Алексеевск, Спас район мәдәният йортларында концертлар тәкъдим итәчәкбез. Остаханәләр эшләячәк. Аутентик фольклор фестиваль конкурсы булгач, төрле төбәкләрдә гомер итүче милләттәшләребезне бергә туплыйбыз. Үзебезнең бөтен, уртак сәнгатебез бар икәнен күрсәтәчәкбез. Шулай ук, Россиянең төрки халыклары катнашында халыкара конференция әзерлибез. Әлеге чарабыз да Болгар җирлегендә 16-18 июнь көннәрендә узачак.

- Төрле илләрдән галимнәр көтәсезме?


- Әйе, бу чара төрки халыкларның мәдәни, рухи мирасына багышланган. Галимнәр катнашуында фәнни-гамәли конференция булачак ул. Казахстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Әзербәйҗан, Төркиядән һ.б илләрдән дә кунаклар көтәбез. Хакасия, Тыва, Алтай, Якутия, Башкортстан, Чуашстан, Каракалпакстан — Россия Федерациясендә яшәүче төрки халыкларның барысын да шушында җыячакбыз. Бусы, әлбәттә, Казан төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан ителгән программа уңаеннан оештырыла.

- Фәнзилә ханым, сезнең үзәк берничә юнәлештә эш алып бара. Борынгы уен коралларын яңадан кайтару мәсьәләсе дә сездә шактый җитди куелган бугай?


- Борынгы уен коралларын гамәлгә кертү бер көндә генә хәл ителә торган гамәл түгел. Бу мәсьәләне шактый куертабыз, һаман саен кузгатып торабыз. Төрле түгәрәк өстәлләр белән бергә экспедицияләр үткәрү, шул ук вакытта, төрле фондларда сакланган язмаларны барлау юнәлешендә эш бара. Узган ел Балтач муниципаль районында шактый зур чарабыз узды. Биредә, мәсәлән, үзебез өчен гөсләне торгызу программасын эшләдек. Шушы программа уңаеннан, быел гөсләдә уйнау традициясенә мөнәсәбәте булган музыкаль язмаларның тупламасын бастырып чыгарачакбыз. Быел гөслә уйнау традициясе булган авылларга икенче тапкыр экспедиция оештырачакбыз. Фестивальгә махсус номинация керттек. Гөсләдә уйнаучы беренче адымнарын ясаса, ул инде безнең игътибарга лаеклы шәхес. Күңелебезне җилкендереп 15-16 гөсләчебез барлыкка килде. Алар яшьләр, шулар арасында дүрт гөслә ясаучы да бар. Әлбәттә, алар төрлесе төрле дәрәҗәдә. Теләге булганнарны татар гөсләсендә уйнарга өйрәтүчеләр бар. Россия татар түгәрәге фестиваленә бу номинацияне дә керттек. “Югалып баручы халык уен коралларын торгызуга керткән өлеш” өчен дигән номинация дә бар. Һәр ел саен сан ягы сыйфатка күчә бара. Халык уен кораллары музыкасын торгызуга турыдан-туры катнашучы консерватория, мәдәният университеты укытучылары, галимнәр белән дә элемтәдә торабыз. Мәдәният университетында халык уен коралларын ясау лабораториясе эшләп яталар. Барысын да, әлбәттә, бер көн эчендә хәл итеп булмый. Мәгәр, киләчәктә гөсләчеләр ансамблебез дә сәхнәгә менәр дигән өмет бар.

- Фәнзилә ханым, бөртекләп җыйганны әле бит сакларга да кирәк. Бу юнәлештә кыенлыкларга очрамыйсызмы?

- Саклауга килгән вакытта, без бүгенге көндә бик зур фондка иябез. Фольклорга бәйле башка фәнни оешмалардан аермалы буларак, безнең фондта аудио һәм видео, фотофондлар бар. Шул ук вакытта, халык авыз иҗаты үрнәкләре кулъязма дәфтәрләр, китаплар рәвешендә дә шактый саклана. Энтографик материаллар, аннан соң язып алынган халык музыкасы әсәрләре, аларның ноталарга күчерелмәләрен саклыйбыз. Араларында шәхси архивлардан җыелганнары да байтак. Фондыбыз бүгенге көндә җиде өлешкә бүленгән. Анда татар халкы йолаларына бәйле видеодокументлар, фотодокументлар, халык традицион сәнгатенә (мәсәлән, чигүчеләргә) аларның эшләү үзенчәлекләре, тәрәзә кашагалары бизәкләре, шуларның остазлары һәм башка төр һөнәр белгечләре турында да бай мәгълүматыбыз бар.

- Урбанизация чорында фольклорның киләчәген сез ничек күзаллыйсыз?

- Фольклорның яшәү территориясе үзгәрми – ул мәңгелек күренеш. Без еш кына фольклор дигәндә архаик формаларны күз алдына китерәбез. Галимнәр авызыннан да кайвакыт шуны ишетәбез. Бу - бер катлы караш. 70-80 елдан соң бүгенге көндә җыйган материалларыбыз да архаик булачак. Халык теле, яшәү территориясе, ягъни георафиясе, бөтен килеш саклана икән, көндәлек яшәеш ничек булса, фольклор шуңа көнләп, сәгатьләп яраклаша. Ул ниндидер бер формасын үзгәртсә дә, аның эчтәлеге саклана. Еш кына үзебез дә шаккатабыз, бүгенге төрле йолаларга бәйле ышанулар күп. Бу күренешнең искиткеч тотрыклы икәненә инандык инде. Лаеш районы Ташкирмән авылында табылган язма материалларны караганнан соң, КДУда эшләп килгән археологик җәмгыять материалларын карап чыккач, шаккаткан идем. Нәкъ йөз ел элек Ташкирмәндә нәкъ шушы йолалар табылган! “Кызганычка каршы бу ышанулар көнкүреш тормыштан югалып бара”, дип язып куйганнар иде анда. Ышанулар хәзер дә нәкъ шушы кыяфәттә үзе. Халык яшәгәндә гореф-гадәтләре дә аның белән бергә яши. Әлбәттә, нәрсәдер төшеп кала, хәзерге тормышка яраклаша. Бу - туктаусыз процесс. Без әлеге җәһәттән хәттә сөенеп тә куябыз: халкыбыз яшәгән тәкъдирдә безнең тикшерү объектлары мәңге булачак! 

Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 05.05.2014
Интертат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№9 (876521) / 05.05.2014 21:23:30

Мансур,"Халыкны үтрәсең килсә, аның фольклорын үтер"диеп язса, "Урыс кодын" исәпкә алса,бабай сүзләрендә дөреслек була. Милләтләр аңына, акылына "урыс коды" иңдерү, милләтләр фольклорын юк итү, милләтләрне юк итү була.

№8 (876520) / 05.05.2014 20:48:29

Мансур, минем фикер буенча, язучылар, шагыйрләр, җурналистлар, үзләрен зыялылар рәтенә кертү өчен, татар халкын зурларга тиеш.Дәүләт органнарына сайлап куелган әдәми затлар,татар халкының тормыш - көнкүрешен яхшырту өстендә эшләргә тиешләр. Ни кызганыч, коммуна тарихы буенча, бүген дә дәүләт җитәкчеләре, сайлап куелган дәүләт чиновниклары халыкның тормыш - көнкүрешен ифрат та начар шарларда тоту өстендә эшлиләр. Ни кызганыч, коммуна тарихы буенча, бүген дә язучылар, шагыйрләр, җурналистлар дәүләт чиновникларын зурлыйлар, шуларга тәлинкә тоталар. Бу кәсеп аларның яшәү рәвешенә әйләнде.
Татар халкын зурлагыз, татар халкының тормыш - кәнкүрешен яхшы якка үзгәртү өстендә эшләгез! Әгәр дә күрсәтелгәннәрне якын киләчәктә эшләмисез икән, барыгызның да күктәге йондызларыгыз сүнә. Булмас димәгез, дөнъя бу. Татар халкын мәсхәрәләп, чиновникларны зурлап йөрмәгез! Бөкре картка (небосвод) әйтелгән.

№7 (876519) / 05.05.2014 20:39:09

Зимагур, авыл бабае, сүзләрегездә дөреслек тә бардыр..., әмма без әле мондыйрак фольклор үрнәкләрен дә ишетеп үстек:

Пыяла шкаф эчендә
Ручка белән каләм.
Сталинга, Молотовка,
Ворошиловка сәлам!

Болар да шедеврмы сезнеңчә?

№6 (876517) / 05.05.2014 20:12:55

Бабай, бик шарлатасың бит.Фолькло́р (англ. folklore — «народная мудрость») — народное творчество, чаще всего именно устное; художественная коллективная творческая деятельность народа, отражающая его историю, жизнь, воззрения, идеалы, принципы...Шуның өчен дә, "Халыкны үтрәсең килсә, аның фольклорын үтер", дөрес була.

№5 (876515) / 05.05.2014 19:51:18

"Халыкны үтерәсең килсә аның фольклорын үстер".
Беренчел чыганагын белмим, цитата Геббельстан.

№4 (876514) / 05.05.2014 19:11:53

Абаганың кем икәнен белмим.Матбугат.ру сайтында мине бик өнәп бетермиләр. Шуңадыр, шуңадыр ахрысы, сирәк булса да керәм.Бигрәк тә мине Бишкурай кызы Иркә кызыксындыра.Ул авылда барча кеше дә артист.

№3 (876511) / 05.05.2014 18:09:43

Зимагур,

№2 (876510) / 05.05.2014 18:07:08

Э Абага турында ни эйтерсен Зимагур?

№1 (876509) / 05.05.2014 17:38:43

Халык иҗаты гына калды шул инде.Язучылар, шагырьләр,җурналистлар коммуна тарихы буенча, бүген дә юлбашчыларны, генсекларны, политбюро вәкилләрен, Елцинны, Медведевны, Путинны,дәүләт чиновникларын зурлыйлар, Рәсәй милләтләре халкын хурлыйлар. 97 тарих елы Рәсәй халыкларын хурлап гөмерләре үтте инде.97 тарих елы дәүләт чиннарын, чиновникларын зурлап, татар халкына ошбу зурлауларны иҗат диеп тактылар шул.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте