29.04.2014 Мәгариф
“Побор” түгел, “закон”
Узган ел беренче тапкыр үткәрелгән “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” республика акциясе хәзер ел саен уздырылачак. Шушы вакыт эчендә башкарылган эшләрнең нәтиҗәсен күргәч, шундый карарга киленде. Үткән ел химая акциясендә 2 меңнән артык кеше катнашкан. Мәктәпләргә 135 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән.
“Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе Татарстан Президенты тәкъдиме белән республика Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан игълан ителгән иде. Министрлык республика районнарындагы төрле оешма һәм предприятие җитәкчеләрен, уңышлы эш корган эшкуарларны үз мәктәпләренә ярдәм итәргә өндәде.
Ел азагына хәтта аеруча зур күләмдә ярдәм күрсәтүче химаячеләрнең исемлеге дә билгеле булды. Ул “25”лек арасында “Әлмәтнефть” нефть-газ табу идарәсе җитәкчесе Миргазиян Таҗиев, “Татавтодор” ААҖ генераль директоры Айрат Шәймиев, “Казан мотор төзелеше берләшмәсе” ААҖ генераль директоры Дамир Кәримуллин, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов, “Татмедиа” генераль директоры Ирек Миннәхмәтов, “Таттелеком” ҖЧҖ генераль директоры Лотфулла Шәфыйгуллин бар.
2014 елда исә әлеге акция Татарстан Мәгариф һәм фән, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыклары, “Татмедиа” агентлыгы тарафыннан “Үткәннәрне белүченең киләчәге бар!” дигән шигарь астында оештырыла.
- “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе бик тә кирәкле чара булып чыкты. Мәктәпләргә бервакытта да ярдәм артык түгел, ә бу акция балаларның уку шартларын яхшырту мәсьәләсенә игътибарны арттырды, безгә дә үтенеч һәм моң-зарыбызны җиткерү җиңеләйде, – дип сөйли Яшел Үзән районының Осиново авылындагы татар гимназиясе директоры Фаил Абдрахманов.
Осиново гимназиясе элек урта мәктәп булган җирдә урнашкан, райондагы башка уку йортлары белән чагыштырганда бу бина инде шактый таушалган. 380 бала белем алучы гимназиядә җәен капиталь ремонт башкарылган. Бюджет исәбенә җылыту системасы, тәрәзәләр алыштырылган, яңа бәдрәфләр ясалган. Ә менә калган ремонт эшләрен күтәрергә химаячеләр булыша. Узган ел мәктәпкә шулай унлап кеше барлыгы ике миллион сумлык ярдәм күрсәткән. Берсе спорт залының диварын төзекләндерсә, икенчесе ишекләр куйган, ә өченчесе Актлар залына яңа урындыклар алган.
Әле бүгенге көндә дә биредә китапханәнең уку залында эш кайный: Осиноводагы кош фабрикасы җитәкчесе Илһам Кашапов ярдәм кулы сузган икән.
- Китапханәдә кысан иде, анда балаларга утырып эшләргә өстәл-урындыклар, компьютер куеп булмагач, яңа бүлмәне шуның өчен җайларга булдык. Хәзер химаячебез шул бүлмәне ремонтлата, – ди гимназия директоры.
Яшел Үзәннән эшкуар Рафаил Габдрахманов та быел гимназиягә ун мең сумлык ярдәм күрсәтергә өлгергән. Аның малае һәм кызы шушында белем алган икән.
- Һич көтмәгәндә интерактив тактабызның проекторы янып чыкты, шуны төзәтергә Рафаил әфәнде 7 мең сум һәм менә узган ай балаларны Мамадышка татар көрәше ярышларына алып барып кайтырга дип 3 мең сум бирде, – ди Дамир Абдрахманов.
Яшел Үзән дигәч, районда эшләп килүче тагы бер оешманың генераль директоры Илшат Ганиевне нәкъ менә балаларга мәрхәмәтле гамәлләре өчен хөрмәт итәләр. Аның озак еллар ике мәктәпне һәм өч балалар бакчасын көздән алып язга кадәр яшелчә белән тәэмин итүе мәгълүм.
- Быел Илшат Ганиев гимназия ишегалдындагы яктырткычларны яңартты, энергия саклагыч лампочкалар куйдырды. Мондый ярдәмгә безнең ата-аналар да, укытучылар да куана, без химаячеләргә бик рәхмәтле, – ди гимназия директоры.
Дамир Абдрахманов сүзләренчә, химаячеләрнең мәктәпләргә тартылуы район хакимияте ихтыярына да бәйле. Яшел Үзән муниципаль районы җитәкчелеге мәктәпләрнең ихтыяҗыннан хәбәрдар, һәр очрак буенча эшкуарларга мөрәҗәгать итәргә тырыша. Хәтта кайвакыт үзләренең нинди оешмадан килүен әйтмичә дә, мәктәпкә ярдәм тәкъдим итүчеләр була. Медицина хезмәткәре бүлмәсен ремонтлауга 120 мең сумлап акчасын тоткан Илшат Бикмуллин исемле мәрхәмәтле зат шундыйлардан.