29.04.2014 Авыл
Бәрәңгедән аермасын...
Республиканың егермедән артык районы бәрәңге үстерүне кирәк санамый. Хуҗалыклар күп дигәндә, аны үзләренә җитәрлек күләмдә генә үстерә. Ярый әле бернинди кыенлыкларга карамый, күпләп бәрәңге игүче Арча, Кукмара, Биектау, Лаеш, Минзәлә, Тукай, Буа районы хуҗалыклары бар. Алар да булмаса, күрше республикалар яки чит илләрдән кайчан китерерләр икән дип көтеп утырырга гына кала.
Шунысы да мөһим: күпләп бәрәңге игүче хуҗалыклар белән янәшә урнашкан авылларда чәчүлек орлык, ашлама һәм төрле препаратлар буенча да проблемалар юк дияргә була. Һәрхәлдә, бәрәңгедән бизгән районнардагы кебек яз саен авыл халкы чәчүлек орлыкны каян алырга, дип баш ватмый.
Махсус техникасы булган эре хуҗалыкларда бәрәңге үстерү күпкә уңайлырак, билгеле. Тик крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар икенче икмәктән бизәргә җыенмый. Шәһәрдә яшәп, берничә сутый бакча кишәрлекләрендә бәрәңге үстерүчеләр саны да кимеми. Республикада җитештерелгән бәрәңгенең күп өлеше алар хезмәте җимеше булуы да шуны раслый.
Михнәте дә җитәрлек
Бәрәңгеле булам дип, иртә яздан көзгә кадәр бил бөгү теләсә кемнең хәленнән килә торган гамәл түгел, билгеле. Бәрәңге утыртасы кишәрлекне вакытында тиешлечә эшкәртеп, черемә кертмәсәң, корткычларга, чүп үләннәренә каршы чаралар кулланмасаң яки югары җитештерүчән сортлар утыртмасаң, мөмкин булган уңышны да җыеп алып булмый. Өстәвенә колорадо коңгызы, проволочник, тагын әллә нинди бөҗәкләр сагалап кына тора.
Кибетләрдә ел әйләнәсе булып торгангамы, әллә олыгайган көннәрендә мәшәкате азрак булсын дипме, шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән бәрәңге күләме соңгы елларда кимүгә таба бара бугай. Язын бәрәңгенең бәясе кинәт күтәрелеп китүнең сәбәпләре дә шуңа бәйле түгелме икән әле. Хәер, кайберәүләрнең кышлыкка дип куелган запаслары да вакытыннан элек чери, бозыла башлау да хәлне катлауландыргандыр, шәт.
Бакчада гаиләңә һәм якыннарыңа җитәрлек кенә түгел, язын чәчүлеккә калырлык күләмдә бәрәңге үстерү мөмкинлеге була торып та, ни өчен күбебезгә бүген килограммын 35-40 сумнан әллә кайларда җитештерелгән бәрәңге сатып алырга туры килә? Ярый ла ул сәламәтлеккә файдасыннан зыяны күп булган төрле агулы препаратлар белән эшкәртелгән булмаса. Ни генә дисәк тә, үзең үстергәне ышанычлырак шул инде.
Чәчүлекне каян алырга?
Шәхси хуҗалыкларның бәрәңге үстерүдән әкренләп читләшә баруының сәбәпләре нәрсәдә? Гомумән, шәхси хуҗалыкларда бәрәңге үстерүнең файдасы бармы? Әллә кибеттән алу отышлыракмы? Үстерәм дисәң, ниләр эшләргә? Сыйфатлы орлыкны каян алырга? Әлеге һәм башка сорауларны Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының бәрәңге үстерү проблемалары белән шөгыльләнүче галимнәренә бирергә булдык.
– Бәрәңге үстерү элек тә җиңел булмаган, хәзер дә бик күп тырышлык сорый торган хезмәт, – ди Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галиме, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Фәния Җамалиева. Чыгымнарын да аз дип әйтмәс идем. Хезмәтеннән тыш, югары җитештерүчән суперэлита бәрәңге, төрле авыруларга каршы препаратлар һәм башка кирәк-яракларның бәясе гел арта тора. Әйтик, 6 сутый җиреңә бәрәңге утыртырга теләдең. Бер сутыйга уртача 25 килограмм орлык кирәк. Килограммы 30 сумнан, 4500 сумлык чәчүлек кенә кирәк. Ярый ла, көздән әзерләп калдырган орлыгың булса.
Фәния Фәйзрахман кызы әйтүенчә, бәрәңге игүдә иң мөһиме – төрле авырулар белән зарарланмаган, кыш дәвамында яхшы сакланган орлык утырту. Институтның “Үсемлекләр саклау үзәге” җитәкчесе һәм озак еллар бәрәңге үстерү белән шөгыльләнүче галим сүзләренә караганда, утыртыр алдыннан орлыкны көл, марганцовка кебек микроэлементлар белән эшкәртеп чыгу да файдалы. Ни өчен дигәндә, орлыкны саклау өчен тиешле шартлар җитешмәү сәбәпле, орлыкка дип калдырылган бәрәңге озын кыш дәвамында күп төрле авыруларга дучар ителергә дә мөмкин. Чәчүлекне өч-дүрт ел саен алыштырып тормасаң, уңышы елдан-ел кими, ди ул.
Сортларга килгәндә, шәхси хуҗалыклар өчен институт галимнәре бәрәңгенең “Невский“, “Удача“, “Розара“, “Ред“, “Скарлетт“, иртә утыртыла торган “Жуковский“ төрләрен кулайрак күрә. Бу сортларны исә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты аша да алып була.
Кайчан утыртасы?
Бәрәңгедән яхшы уңыш алу өчен аның урынын алыштыру яки ел саен кишәрлекне икегә бүлеп, “чәчү әйләнеше” булдыру кирәк. Институт җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Марсель Таһиров раславынча, җир кишәрлеген белеп файдаланганда, ягъни урынын әледән-әле алыштырып торганда, уңышы кимеми. Моның өчен кишәрлекне гадәттә икегә бүләләр. Икенче яртысына борчак, люцерна, люпин, рапс, горчица кебек үзеннән соң туфракта шактый күләмдә азот кебек файдалы матдәләр калдыручы үсемлек чәчү отышлы.
– Бәрәңгене озак еллар дәвамында бер үк участокка утырту нәтиҗәсендә туфракта төрле авырулар, зарарлы микроблар туплана, – ди институтның бәрәңге үстерү үзәге җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Зинон Сташевский. – Мондый хәлдән котылуның иң кулай юлы – бәрәңге бакчасында “чәчү әйләнеше” булдыру.
Вакытына килгәндә, белгечләр җир кибеп, җылынып җитмичә, бәрәңге утыртырга киңәш итми. Бәрәңге чокырының тирәнлеге 8 сантиметр чамасы булырга тиеш. Утыртырга ике атна чамасы каларак, бәрәңгене язгы һавага күнектерү кирәк. Моның өчен тышта ким дигәндә 14-16 градус җылылык булу да шарт. Бу вакыт эчендә чәчүлек орлыкта үрентеләр барлыкка килә. Кагыйдә буларак, кояш нурлары астында чыныгу алган бәрәңге тизрәк тишелеп чыга, уңышы да берничә атнага иртәрәк өлгерә.
Чүп үләннәре күтәрелеп китмәсен өчен, утыртканнан соң ике атнадан бәрәңге җирен тырмалап чыгу мөһим. Аннары инде кыру, төпкә өю мәшәкатьләре чиратка баса. Кыскасы, эш-мәшәкатьләре дә бик күп, рәхәте дә җитәрлек...