поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.04.2014 Мәгариф

БДИны үзгәртү отышлымы? (Сораштыру)

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы киләсе елдан БДИның иң җиңел өлеше булып саналган тест өлешен бетерергә җыена. Ведомство җитәкчесе Дмитрий Ливанов сүзләренә караганда, бу үзгәреш этаплап кертелә­чәк.

Проект авторлары фикеренчә, БДИдагы тест би­ремнәре укучының белем дәрәҗәсен тиешле дәрәҗәдә күрсәтми. Өстәвенә, “А” өлешендәге биремнәр укучыны фикерләү сәләтеннән дә мәхрүм итә, дип саный алар. БДИ текстын төзүчеләр исә, киресенчә, тест өлешен алып ату БДИ нәтиҗәләренә тискәре йогынты ясаячак дигән фикердә. Алар кайбер фәннәр буенча имтиханда тест өлешен калдыру яклы. Ничек уйлыйсыз, имтихан­ның формасын үзгәртү укучының белем дәрәҗәсен объектив рәвештә күрсәтергә ярдәм итәрме?

Илдар Миргалимов, “Мәгариф” журналының баш мөхәррире:

– Имтихан биремнәрендә тест та, инша язу да булырга тиеш. Ә укучыларның белем­нәрен бәяләү өчен имтиханны түгел, андагы кимчелек­ләрне бетерергә кирәк. Иң беренче чиратта, бу – БДИны оештырганда урыннардагы тәртип бозуларны, хилаф­лык­ларны булдырмау, ягъни аны гадел итеп оештыру. Шул ук вакытта тест өлешен­дәге сорау һәм җавапларны камилрәк формага китерер­гә кирәк. Хәзерге тест сораулары камил түгел. Кайбер сорауларга ике төрле җавап биреп була. Укучылардан, укытучылардан да еш кына шундый дәгъвалар ишетергә туры килә. Тестларның тагын бер кимчелеге бар. Хәзерге балаларны инде берничә ел алдан шушы тестларны эш­ләргә әзерлиләр. Уку-укыту процессы, баланың фикер­ләү рәвеше акрынлап шушы тест формасына яраклаштырыла башлады. Мәктәпләрдә укучылар “әйе” яки “юк” дип кенә җавап бирергә өйрә­телә. Нәтиҗәдә аларда иҗа­ди фикерләү, фикер белдерү осталыгы юкка чыгып бара.

Рәзилә Шәймәрдано­ва, Арча районының Шушмабаш урта мәктәбе директоры:


– Тест өлешен алып ату белем дәрәҗәсен объектив билгеләргә ярдәм итәр ди­мәс идем. Бу яңалык авыл баласына аеруча зур авырлык тудырачак бу яңалык. Ник дигәндә, безнең нәкъ менә шушы тест өлеше ярдәмендә генә балл җыючы укучыларыбыз бар. Чөнки араларында фәнне авырдан үзләш­те­рүче, “өчле“ билгесенә баручылар шактый. Тест өлешен бетерү нәкъ менә аларга авыр булачак. Элеккеге тәр­тип уңайлырак иде. Бу үзгәреш исә БДИны тагын да катлауландыра. Хә­зер БДИның аудиоҗаваплар рәвешендә башкара торган биремнәре дә бар. Ягъни укучы башта инша яза, аннары, каршына микрофон куеп, сорауларга җавап бирә. Тикшерү комиссиясенә ахырдан әнә шул җавап җибәрелә. Кайбер бала башында туган фикерен әйтер­гә куркып кала. Аңа язып кына җиткерү җиңелрәк. Тора- бара, бәлки, ияләшербез. Лә­кин беренче чорда бу үзгә­решкә күнегү бик авыр биреләчәк.

Айгөл Бариева, җырчы:


– Мәктәпне тәмамлаганда без имтиханны билет ярдә­мендә тапшыра идек. Безнең замандагы шушы алым, хәзерге БДИлар белән чагыштырганда, дөресрәк булгандыр. Хәзерге мәгариф системасындагы кебек балаларны билгеле бер шаблон системасына яраклаштыру, аның фикерләү сәләтен, индивидуальлеген бетерә. Ата-аналар БДИ форматындагы имтиханнарга күптән каршы инде. Шәхсән без әле бу сынауны үтмәдек. Кызым килә­се елда гына тугызынчы сыйныфны тәмамлый. Шуңа күрә имтиханның тест өлешен бетерүнең яхшымы, начармы икәнлеген төгәл генә әйтә алмыйм. Ләкин бер нәрсә аермачык күзгә ташлана – хәзер балаларның сөйләм теле бик түбән дәрә­җәдә. Моны ата-аналар җые­лышында да еш ишетергә туры килә. Алар бар нәрсәне Интернеттан эзләп күнеккән, китап укымыйлар. Шуңа күрә үз фикерләрен телдән җит­керә алмыйлар.

Ләйсән Галимова, Кама Аланы бистәсендәге 1 нче номерлы мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы:


– БДИда тест өлешен бе­терүгә каршы түгелмен. Бу үзгәреш укучының белем дә­рәҗәсен объектив рәвештә күрсәтәчәк. Тест өлеше бете­релгәч, имтиханда иң катлау­лы “В”, “С” өлешләре генә кала. Ә бу биремнәрне башкарып чыгу өчен бик күп укырга, өстәмә әдәбият белән танышырга кирәк. Алар яр­дәмендә укучы имтиханда бар булган белемен күрсәтә алачак. 



Ватаным Татарстан
№ 53 | 12.04.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»