|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.03.2014 Җәмгыять
Аракы колыҮткән җәй базарда күрше авылдан Рәсим абыйны очраттым. Күптән күрешкән юк иде инде. Яше 45-47 тирәсе булса да, ул шактый бирешкән, таушалган, таякка таянган. Үзе башлап сүз кушмаса, танымас та идем. Рәсим абый белән ике арадагы сөйләшүне газета укучыларга да җиткерергә булдым. Алдын-артын уйламыйча эш итәргә яратучыларга сабак та булып куяр, бәлки... «...Әти-әнием гомер буе малчылыкта эшләде. Без – алты бала фермада тудык, фермада үстек, – дисәң дә була. Үсә төшкәч апамнар өчесе дә җәй озыны сыер савып, алмаш савучы исәбендә йөрделәр, ә без – малайлар әтигә дә булыштык, басу каравылчысы булып та, амбарда да эшләп, азмы-күпме акча алып куана идек. Урта мәктәпне шулай эш тәрбиясе белән тәмамладык. Минем, төпчек булгач, авылда каласым килә иде. Район үзәгендәге училищеда шофер һәм электр, газ белән эретеп ябыштыручы һөнәренә укыдым да хәрби хезмәткә чакырылдым. Кече яшьтән үк спортны ярата идем, чаңгыны бигрәк тә. Аннан шахмат. Мәктәп елларында район ярышларында гел диярлек призлы урыннар алып йөрдем. Хәрби хезмәттә бу һөнәрләрем ярап куйды. Үзеңне бер күрсәтсәң җитә бит ул! Мактадылар, бүләкләндем. Борын күккә таба карый хәзер. Күбрәк җитәкчеләр янында буталырга тырышам. Тырышкан – табар, диләр ич... Таптым, штабка кереп «чумдым». Ә биредә бөтенләй икенче хезмәт икән. «Өлкәннәр» еш кына сыйланырга, төрле даталарны «отмечать» итәргә ярата булып чыкты. Миңа да «өлеш» чыга торды. Беренче абынуымны шунда дип уйлыйм... Аракы томанында аңкы-миңке килеп эшләп йөргән чакта бер-бер артлы әнием дә, әтием дә вафат булды. Юньсезлегем өчен эштән дә куылдым. Нишлим инде, авылга – туган нигезгә кайтып егылдым. Монда исерекләр тулып ята икән. Алар мине тиз эзләп тапты. Акчам беткәнче, дуслар күп иде. Буш кул калгач, хәл дә белми башладылар. Тәнзиләм алтын минем, авылда берүзе бөтенләй юкка чыга бит, дип, балаларны алып, күченеп кайтты. Шунда ук төзелеш оешмасына эшкә дә урнашып алды. Участок табибы белән киңәшләшеп, мине эчкечелектән дәваланырга хастаханәгә салып куйды. Рәхмәт аңа! «Белеп тор, балалар хакына, элекке Рәсим хакына гына синең белән тагы яшәп карарга булдым. Әгәр дә ки яңадан «юлдан чыксаң», гаиләң юк дип исәплә», – диде. Бу сүзләр минем ярымтоманлы башымны айнытып җибәрде. Димәк, Тәнзиләм мине гафу итә, димәк, ярата! Дәваланып кеше рәвешенә кергәч, миңа да яраткан һөнәрем буенча эш тәкъдим иттеләр. Икәүләп эшлибез, балалар үсеп килә, укып йөриләр. Ләкин уртанчы улым белән катлаулы хәл килеп чыкты. Мәктәптә үк сыйныфташларының сумка-кесәләрендә чокына, әйберләргә сузыла башлаган иде. Һөнәрчелек училищесында инде эчәргә дә өйрәнеп алды. Административ комиссия каршына да бастык. Штраф түләдек. Тәнзиләм биреште, еш чирли башлады.
Гөлүсә ГАЛИМОВА |
Иң күп укылган
|