поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
31.03.2014 Җәмгыять

Америкага эшкә киткән Илнар: “Кайда сез, кызлаааааар?!” (ФОТО)

Татар җегетләре маладис та инде. Кая да югалып калмыйлар. Беркөнне шундый фотога игътибар иттем – Америкада яшәүче Балтач егете Ленар үзенең дусты Илнарның фотосын социаль челтәргә элеп куйган һәм болай дип язган: “Кар чистартырга дип кеше чакырткан идем, карагыз кем килде -- исеме Илнар. Питтсбургта яши, өйләнмәгән, “Порше”да йөри, яхшы эше бар. Татар кызлары кайда сез?”

 

Кем микән бу Илнар, кайсы авылдан микән, яхшы эш дигәне нинди эш микән ул, чынлап та шундый шәп егетнең йөргән кызы юк микәнни, “Порше” дигән машинасы кыйбатмы, ничек барып эләккән Америкага һ.б. – кыскасы шуның ише бер-ике миллион сорау үзеннән-үзе шундук калкып чыкты. Шуңа күрә берничә сорау белән Илнарның үзенә мөрәҗәгать итәргә булдым. 28 яшьлек Илнар Фатыйхов бик ачык, тыйнак, акыллы егет икән. Күпме генә сорашсам да: “Мактану кебек кабул ителер тагын”, -- дип машинасы турында бөтенләй сөйләмәскә булды. Ә башка сорауларга рәхәтләнеп җавап бирде.

-- Илнар, йөргән кызың чынлап та юк мени?


-- Әйе, әлегә йөргән кызым юк, ник икәнен үзем дә аңлап бетермим. “Кайда сез, кызлааааааар?!”- дип сорыйсы килә кайвакыт үзләреннән. Үлеп гашыйк буларлык, күңелем якын иткән кызны һаман да таба алмадым әле.

-- Америка дигәннәрендә гел моңаеп, саргаеп ятасың син ахрысы, сагынуың турында шигырь дә язгансың икән:

“Ерак җирләргә китеп бәхет эзләгәндә
Аңларсың туган җирнең кадерен
Тик соң булмасын, дускай, еллар ага
Сизмичә дә калырсың тормыш үткәнен

Ят телләр безгә якын булмас
Көннәр һәм айлар узсалар да,
Беркем безне монда сагынмас
Гомер буе яшәп картайсаң да”

Шигырнең сүзләреннән аңлашылганча, син тормышыңны Америкада уздырырга, шунда яшәп картаерга исәплисең. Бик сагынгач, ник кире кайтмаска гына? Ник шул кадәр интегеп яшәргә?

-- Бу шигырьне мин 2010 елда ук, Америкага килеп, анда яшәүче башка татар егетләре-кызлары белән танышканчы, татар яшьләрен бер төркемгә җыя башлаганчы яздым. Моңсуланып алган чак булгандыр, инде истә дә түгел. Хәзер биредә шактый дусларым барлыкка килде, без бер-беребезне авыр чакларда дәртләндереп торабыз. Якын араларда кайтырга исәбем юк. Киләчәктә күз күрер, күпкә алга китеп планнар корып утырганым булмады. Киткәндә, берничә ел яшәп торырмын, дигән уй белән киткән идем.

Дөрес, кайтып китүчеләр дә булды, ләкин андыйлар күп түгел. Чөнки күпчелек өчен, әлбәттә, биредәге тормыш шартлары бик ошый: финанс яктан җиңелрәк, теләгән әйбереңне сатып алырга мөмкин, кайда телисең – шунда торасың (бер җирдән икенче җиргә күчү проблема түгел). Кайберәүләр генә (бу бик сирәк хәл) мәдәни сусауга түзә алмыйча, кайтып китә, күбесе тешен кысып түзә. Шундыйлар өчен сабантуйларны оештырабыз да инде.

-- АКШка ничек килеп эләктең соң син? Билгеле бер максат куеп, укырга дип киткән идеңме, эшкәме? Үзең кайсы яклардан, әти-әниең кемнәр?


-- Америкага китү -- үзмаксат тугел, ул -- хыял иде. Мөмкинлек килеп чыкты да, мин аны кулымнан ычкындырмадым, хыялны тормышка ашырырга булдым. Тумышым белән Яшел Үзән районы Васильево бистәсеннән. Әти-әнием -- икесе дә гади эшче, ипи заводында эшләделәр, хәзер лаеклы ялда. Васильевода татар мәктәбен тәмамладым, аннары Казан дәүләт технология университетын, экология юнәлеше буенча бетереп чыктым. Америкага “Ворк энд Тревел” программасы белән килеп эләктем дә, монда калырга булдым. Телне белсәм дә, баштарак авыр булды -- тормыш шартлары бездәге шикелле түгел бит инде, таныш түгел. Кайсыдыр яктан җиңелрәк, ә кайсыдыр яктан, киресенчә – катлаулырак. Озын сүзнең кыскасы – күнергә туры килде. Менә инде 3 елдан артык Питтсбург Университеты лабораториясендә, аналитик химия өлкәсендә эшлим. Фәнни-тикшеренү эшләре алып барабыз.

-- Аңлавымча, Америкада бөтенләй укымадың, туп-туры -- эшкә?


-- Юк, Америкада укымадым, эшкә тотындым. “Ворк энд Тревел” программасы яшьләрне сынап карау өчен оештырылган. Авырлыкларга чыдый аламы, юкмы? Таныш түгел мохиткә ияләшеп китә аламы, юкмы? Әлеге программа барысын да ачыклый. Уйлап карагыз: яшь кеше бөтенләй чит илгә, чит дөньяга килә. Таныш-белешләре булмаса, аны беркем дә каршыламый. Билгеләнгән шәһәргә, оешмага, җаен табып, үзе юл тотарга тиеш. Тору урынын үзе кайгыртырга тиеш. Әле кайберәүләрнең эшләре дә булмый. Менә шундый шартларда сыналасың да инде.

-- Программа дигәч инде, хет эш белән тәэмин итеп торалардыр дип уйлаган идем. Димәк, программа белән АКШка китүче яшь кешене чит илдә төп-төгәл эш көтеп тора дигән сүз түгел әле?


-- Эш көтеп торырга тиештер дә ул. Әйе, идеалда эшнең барлыгы-юклыгы чит илгә чыгып киткәнче үк билгеле булырга тиеш һәм эшмәкәрләр хезмәткәрләрен тору урыны белән дә тәэмин итәргә тиешләр. Ләкин сезнең идеаль шартларны кая күргәнегез бар?! Хәтта АКШта да -- идеаль шартлар юк! Кайбер эре компанияләр вакытлыча торак белән тәэмин итәргә мөмкин, тик ул бик кыска вакытка гына. Фатирны сиңа беркем дә бушка бирмәячәк, үз көнеңне шундук үзең карый башлысың.

-- Әйтик, шул лабораториядә сиңа алга таба да эш булачагына гарантия бирәләрме соң?

-- Юк, әлбәттә, бернинди гарантия дә юк. Нәтиҗәләребез әйбәт була икән, грантлар да булачак дигән сүз. Начар булса, проектны ябачаклар, эшсез калачакбыз.

-- Шуннан соң нәрсә, өйгә кайтып китәчәксеңме?


-- Юк, бүтән эш табачакмын.

-- Әти-әниең янына кунакка кайткалыйсыңмы соң? Синең өчен борчылалармы?

-- Өйгә күптәннән кайтканым юк инде . Әлегә мөмкинлекләр чикле. Өйдәгеләр борчылмыйлар, ләкин сагыналар. Вакыт уза, ияләшеп тә киләләрдер инде.

-- АКШны зур мөмкинлекләр иле дип атыйлар, бу сизеләме?

-- Әйе, бу чыннан да шулай. Бизнес ачып җибәрергә бик җиңел, берничек тә кысмыйлар. Минем үземнең дә АКШта нинди дә булса бер бизнес ачып җибәрү турында уйлаганым булды, ләкин кайсы кайсы өлкәдә башларга – монысын уйлап бетерәсе бар. Күз күрер. Әгәр дә фән өлкәсендә эшлисең килә икән, рәхим ит -- монда университетлар саны да бик күп. Мин торган шәһәрдә бик танылган Карнеги Мелон Университеты бар, белүемчә, Татарстандагы Иннополис аның белән мөнәсәбәтләр төзи.

Ләкин АКШ -- яшәү өчен җир шарындагы иң шәп урын дип уйламагыз, монда да һәр нәрсәнең үзенчә авырлыклары бар, хәттә гаделсезлеккә дә очрап куясың. Идеаль җир юк инде ул.

-- Татар кешесе инглиз телле мохиттә үз йөзен саклап кала аламы? Сез уздырган бәйрәмнәр, сабантуйлар, җыеннарны караштыргалагач, сизелеп тора – татар кешесе берничә ел гына булса да чит мохиттә яшәп алса, бик каты акцент белән сөйләшә башлый. Әллә бу котылгысыз нәрсәме?

-- Татарча әз аралашкан кешеләрдә акцент барлыкка килә. Шул сәбәпле, әлбәттә, телләрен югалтып баручылар саны күп. Елына берничә тапкыр зур чаралар үткәрсәк тә, ул гына җитми, көндәлек аралашу кирәк. Чараларга Башкортостан татарлары да, Татарстаннан килеп, АКШта яшәүче милләттәшләребез дә җыела. Әлбәттә, шул сабантуй-җыеннарда булса гына да без үзара ана телебездә сөйләшергә тырышабыз. Кайберәүләрнең туган теле бөтенләй юк, аларга балачакта әтисе-әнисе нигәдер татарчаны өйрәтмәгән. Ләкин андыйлары да безнең горыф-гадәтләребезгә омтылалар.

-- Җыеннар, сабантуйларның төп максаты аңлашыла кебек – татар кызлары белән татар егетләрен очраштырып, ярәштереп, үзара өйләнештерү. Сезнең бәйрәмнәрдән соң гаиләләр оешкан диләр, бу хакмы?

-- Әйе, бу – хак. Әле мин белгәннәре генә ике гаилә барлыкка килде. Бу -- Регина һәм Илмир Әхмәтҗановлар, Динә һәм Шакир Морадымовлар. Алар бер-берсен Америкадагы сайбантуйларда танышып таптылар. Безнең чараларда танышып, аннары өйләнешкән башка яшьләр дә бар. Татарстанга, Башкортостанга кайтып, кәләш алып килүчеләр дә бардыр, әлбәттә.

-- Ә син үзеңә нинди хатын эзлисең?

-- Мин, гомумән, гаилә коруга бары тик уңай мөнәсәбәттә. Кеше ул җәмгыяви зат, шуңа күрә аңа буйдак булып калуы бер дә файдага түгел. Яныңда шатлык-кайгыларыңны уртаклашучы якын кешең булырга тиеш. Үземә шундый кыз кирәк дип уйлыйм. Һәм, әлбәттә, безнең татар мәдәнияты белән кызыксынган, татар чараларын оештыру эшендә булышырдай чын татар кызы булырга тиеш ул. Монда татар кызлары бар, тик күпчелегенең фикеренчә, булачак тормыш иптәшенең кайсы милләттән булуы мөһим түгел. Янәсе, иң мөһиме – яхшы кеше булсын. Мин әйтәм – ярар чыгыгыз “яхшы кешегә” кияүгә, 30 елдан соң очрашырбыз, ни дип әйтерсез икән дим. Дөрес, кайберәүләре нәкъ менә татар егетен эзли, ләкин бик каты сайланып торалар. Әйтерсең, Америкада адым саен татар егете йөри. Без бит монда күп түгел, санаулы гына. “Яхшы кешегә кияүгә чыгу” дигәннән, без оештыра торган сабантуйлар, башка чаралар вакытында яныбызга олы яшьтәге апалар киләләр дә: “Безнең хатаны кабатламагыз, үзебезнең кешегә өйләнегез, кияүгә чыгыгыз!” – дип кат-кат ныгытып әйтәләр. Ничә мәртәбәләр ишеткәнем бар инде минем ул сүзләрне. Дөрес әйтәләр дип уйлыйм.

-- Америкада, Европада гади кеше өчен тормыш шартлары Россия белән чагыштырганда күпкә яхшырак дип сөйлиләр. Ул яхшы шартларны ничек итеп аңлатып биреп була?

-- Монда сервис беренче урында.” Клиент һәрвакытта хаклы” – бу АКШның төп девизы дип әйтер идем. Клиентның күңелен күрү өчен монда бик тырышып эшлиләр. Конкуренция зур. Әйтик, алдадың, начар әйбер саттың ди, хезмәтне начар башкардың ди, һич икеләнмичә әйтергә мөмкин -- клиент башка бүтәнгә китәчәк, димәк син акчаңны югалтачаксың, нәтиҗәдә бизнестан төшеп калачаксың. Шуңа күрә, вак компанияме, эреме -- барысы да клиент өчен тырышып эшли. Ә бөтен кеше дә тырышып эшләгәч, һәрбер хезмәткәр үз вазыйфасын җиренә җиткереп башкаргач, илдәге тормыш шартлары югары булмыйча, нинди булсын тагын?

-- Син Америкага үзең китәргә хылланган идеңме, әллә китү очраклы рәвештә генә килеп чыктымы? Бүген Татарстан мәктәп-вузларында белем алып ятучы яшьләр арасында да чит илләргә китеп уку, эшләү, яшәү турында уйлана торганнары бардыр дип уйлыйм. Шуларга нинди киңәшләреңне җиткерер идең?

-- Очраклы рәвештә килеп чыкты дип әйтә алмыйм. Чит илләрне күрү хыялы кечкенәдән үк бар иде. Без үскән чакта телевизордан Голливуд киноларын еш күрсәттеләр, шуның йогынтысы дип уйлыйм. Әле укыган яшьләргә киңәшем: тырышып укыгыз, тырышып эшләгез. Уңышка ирешү, бүгенге сериалларда күрсәтелгән шикелле, -- җиңел нәрсә түгел. Авырлыклар аша гына бирелә торган әйбер ул.

-- Америкада нинди татарлар яши, алар ни белән шөгыльләнәләр? Алар кире кайтмаска дип килгәннәрме, әллә вакытлычага гынамы?

-- Төрле кеше бар, докторлардан башлап хот-дог сатып көн күрүчеләргә хәтле. Американ хыялларына төрле ысуллар белән ирешеләр. Кайтырга җыенганнарын-җыенмаганын -- анысын белмим.

-- Интернетта синең турында мәгълүмат әлләни күп түгел. Әйтик, бер биттә утлы корал турында бик тәфсилләп язып, башкаларга киңәшләреңне биргәнсез, үзеңә мылтык сатып алу тарихын бәйнә-бәйнә язгансыз. АКШта кибеткә кереп, ипи белән сөт алган шикелле мылтыкны да 15 минут эчендә рәсми рәвештә сатып алып була икән. Күренеп тора, бу мәсьәләдә шактый чарланган кеше икән син – бөтен кануннарны белеп язгансыз. Берәү миңа : “И, мылтыклары булгач, “Порше”да җилдергәч, машина номерына “Илнар” дип язып куярлык булгач, берәр бандиттыр, гангстердыр инде ул” – диде. Мин әйтәм, АКШта бөтен кеше билбауга мылтык кыстырып йөри инде, тормышлары шундый булгач. Ә шулай да, ник кирәк булды ул сиңа мылтык?

-- Юк, мин хокук бозмыйм, машинамда номер урынына исемем булса да, мин -- мафия вәкиле дигән сүз түгел (көлә – ред.) Чыннан да, монда утлы корал сатып алу проблемасы юк. АКШ конституциясе һәр кешегә (җинаять эшләмәгән) корал тоту хокукы бирә. Чыннан да, аны кибеттә 15 минут эчендә сатып алып була. Американнар уйлавынча, корал -- конституция гаранты, чөнки хөкүмәт халык фикерен тыңларга тиеш, югыйсә халык революциягә күтәреләчәк. Өстәвенә, биредә җинаятьчеләргә дә идән астыннан пистолет сатып алу проблема түгел, шуңа күрә үз йортыңны саклар өчен корал кирәк. Ишек-стеналар монда бик юка, аяк белән тибеп ачарлык, яисә тишеп керәрлек. Ләкин, ни хикмәт, көндәлек тормышта корал кирәкми, аны кулланучылар бик сирәк.

-- Бөтен кешенең дә кесәсендә мылтык барлыгын белә торып, урамнарда йөрүе куркыныч түгелме? Берәрсенең башына “тай тибеп”, ата башларга мөмкин бит инде, еш кына шулай килеп чыга да.

-- Анысы дөрес, ләкин “бүредән курыксаң, урманга барма” диләр. Көндәлек тормышта кешеләр пистолет-мылтыкларын өйдә тота, каешта револьвер асып йөри торган ковбойлар заманасы 200 ел элек булып, артта калды бит инде.

-- Фатир бәяләре ничегрәк соң анда?

-- Төрле шәһәрдә бәяләр төрлечә инде. Әйтик, Нью-Йорк шәһәренең Манхеттан утравында фатирлар 20-50 миллион доллар тирәсе тора, Бруклинда йортлар -- 600-900 мең доллар. Ләкин бүтән штатка барып карасагыз, йортны 50-80 мең долларга да табарга момкин. Мәсәлән, мин яши торган Питтсбург шәһәрендә 600 меңгә патша сарае сатып алып була, ә Бруклинда бу акчага кечкенә генә йорт таба аласың.

-- Фатирны арендалап тору кыйбатмы дип сораган идем мин...


-- Аренда – бер айга 600-800 доллар тирәсе. Эре шәһәрләрдә кыйммәтрәк -- 1200-1500 доллар тирәсе. Мин үзем өч фатир алыштырдым инде.

-- Хезмәт хаклары әйбәттер инде? Вакытында түлиләрме соң, айныкын айга биреп баралармы? Бездә тоткарлыклый башладылар, забастовкага чыгучылар да бар.


-- Русия белән чагыштырганда, АКШта хезмәт хаклары, әлбәттә, югарырак. Мәсәлән, әле генә укып чыккан инженер елына 60 мең доллардан башлап хезмәт хакы ала. Тәҗрибәле инженер елына 150 мең доллар ала. Докторларның еллык хезмәт хакы -- 150-250 мең доллар. Макдональдста эшләүчеләр сәгатенә 8 доллар тирәсе, офистагы клерклар -- 12-14 доллар ала. Шул ук бер сәгать хезмәт өчен адвокатлар 250 доллар алырга мөмкин. Такси йөртүчеләре, курьерлар “чәйгә” дип алган акчалары белән сәгатенә 20 доллар тирәсе эшлиләр. Дальнобойщиклар -- аена 3000-5000 доллар. Полицияның эш хакы елына 50 меңнән башлана.

Менә мисал итеп автобус йөртүчесен алыйк. Аның да еллык хезмәт хакы 50 мең доллар тирәсе. Димәк, бер айга 4100 доллар тирәсе ала дигән сүз. Шуннан төрле салымнар алып калалар, кулына кергән акчасы -- 3300 тирәсе (сумнарга күчергәндә –115 мең сум тирәсе –ред.) . Хәзер чыгымнарын исәплик: 700 доллар – торак арендалауга китә, 200 тирәсе -- телефоннарга, кабель интернетына, 500 -- ашарга, 500 -- машинага (кредит, бензин һ.б), страховка -- 150 доллар тирәсе. Менә шулай итеп, аның 1250 доллар тирәсе акчасы янга кала дип әйтергә мөмкин. Шул акчаны киемгә, күңел ачуга һәм башка әйберләргә тота. Менә сезгә уртача американның сарыфлары.


 

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10


 


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»