поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.02.2009 Мәдәният

ЙОЛДЫЗЛАР ЯКЫН ИКӘН

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, 45 ел гомерен театрга багышлаган Исламия Мәхмүтова – солдат баласы. Сталинград сугышыннан исән чыгып, 1943 елның яз башында Норлат станциясендә поезддан төшеп калып, басу читендә тырпаеп калган сукага утыргач туган җирдә кабызган беренче тәмәкесен җиргә басып сүндергәннән соң, Һидиятулла солдат кычкырып җырлап җибәрә. Яраланган, изелгән, әмма исән бит әле ул. Исән!

Сугышның уртасы гына әле. Алда Курск дугасы, Днепр, Берлин бар.

 

Котомкалы солдат кайтып килүен күргәннәр, сөенче дә алып өлгергәннәр икән. Озын буйлы Һидиятулланы кем белән дә бутап булмый. Кайтуына өйгә хатын-кыз – солдаткалар җыелган. Күзләрендә бер генә сорау: «Безнекен күрмәдеңме?» Орчык тиклем генә бәләкәй Мәрвиясен кочаклап алырга да әмәл юк.

 

Исламия белән Хәлил Мәхмүтовларның яшәгән саен яшисе килеп торырлык ямьле, күркәм фатирларында сөйләшү, әлбәттә, хатирәләрнең иң кадерлеләреннән – ата йортын сагынудан башланып китте. Унике балага җан биреп, шуның алтысын үстергән тату оядагы гомер бит ул. Татлы балачак дәвере.

 

Исламия ханым аны гел чакырып йөдәтүче телефонына ягымлы гына җаваплый тора: «Наным, бүген булмый». Әйе, бүген булмый – телевидение дә, Буа театры да, тагын әллә кемнәр дә көтсеннәр. Бүген безнең сөйләшү зурдан.

 

– Әти сугыштан кайтуга алма бакчасы утыртты. Нәзер әйткән. Алмалы йортта үстек.

 

Алмагач чокырлары гына түгел, радио баганалары өчен дә чокырлар казыган Һидият абзыйның уңган, эшчән, чая балалары. Кайсы малай, кайсы кыз диярлек тә түгел. Саниясе, Исламиясе дә, Розасы, Рузиясе дә, Фоаты, Әсгате, Рифкате кебек үк, ат сыртыннан төшмиләр. Исламия сабантуйларда ат чабыштырган җайдак егет тә икән әле.

 

Егетлеккә сәбәпләр дә, чалгы, балта кебек эш кораллары да бар. Төн чыкканчы кишәрлеген чабып өлгергән кызына, әнисе, җеннәрең булышадыр дигән кебек кенә, әйтеп тә куя: «Егетең чабып бирдеме әллә?»

 

Егет булыр анысы. Әмма хәзергә Исламия сыртлап печән өелгән арба өстендә печәннән кайтып килә. Әтисе белән икәү. Яшьләр уендадыр инде. Ул менә чыга алмады. Иртәгә дә һинд киносына бара алмый инде ул. Тагын куак араларыннан, чокыр-чакырдан печән җыйнасы. Урлап. Хрущев колхозчыга күпләп терлек асрауны тыйган заман бу. Шуңа күрә терлек азыгы әзерләүгә дә рөхсәт юк дәрәҗәсендә. Һинд киносы жәл кала инде. Иртәгә ничек тә печән мәшәкатеннән котыласы иде бит.

 

– Әти, иртәгә дә печән урларга алып барсаң, мин сине идарәгә барып әйтәм! – Павлик Морозов уянды бит миндә. Әти, тәмәкесеннән җем-җем очкыннар очырып, папиросына бер пыфылдатып өреп алды да болай диде: «Кызым, төнлә печән йөге өстендә кайтмасаң, бу йолдызларны кайчан күрер идең. Күккә бак». Сизәм – көлемсери үзе.

 

Кара син хәйләкәр солдатны, хакым бар дип тә дауламый, авыр тормышка да зарланмый. Әмма кызын ипләп кенә йолдызларга карап фикер йөртергә өйрәтә. Йолдызларга! Алай да талканы коры: «Бик остарсаң, тәпиләп кайтырсың, аяк очыңа карап».

 

Әни кеше дә – педагог. Исламия бик тә инде сөт өсте ярата. Базга төшкән арада кашык ялап өлгерә, әмма бик кинәнә алмый. Бәхетенә, чиләге белән сөт оялдында утырып калган. Мөгаен, әнисе сепаратка җыенадыр. Өйдән ипи алып чыгып, чиләк янына чүмәшә кыз. Гөнаһ өстендә тотыла. Мәрвия апа, бияләен эзләгән булып, кызын күрмәмешкә сабыша. Үтемле итеп әйтергә соңрак җае чыга: «Сепаратка барган саен Маһиҗамал әбиең әйтә: «Мәрвия, көянтә-чиләк белән киләсең, каймагың ник бик аз чыга соң синең?» – ди. Кызым – тәмлетамак, димәдем инде». Бу инде, мин сине оятлы итмәдем, син дә мине кызартма дигән сүз була.

 

Еллар үтеп, матур кызыл күлмәген кигән чибәр кызы сәхнәдә күпләрнең күз явын алганда олыгайган ана сабырсыз. Садә сабырсызлык бу. «Минем кызым ул! – ди ул сул күршесенә. – Минем Исламиям сәхнәдә», – ди уң күршесенә.

 

Эне-сеңелләре туганда таба кагып торган, туган берен әнисе кулыннан алып үстерешкән олы кызы бит ул аның. Каймак яратканга күрә ак йөзле, тәмле сүзле булып үскән кызы! Бәхете генә була күрсен.

 

«Мин начарга күрә ул яхшы»

 

Кыз бала иреннән уңса гына бәхетле. Гаилә альбомын актарып утырабыз. Яшьлек ядкаре, айлы төннәр сагышы, кулъяулыкка бизәкләр итеп чигелгән тәүге татлы хисләр чагылышы булып бер фоторәсем «яши» икән бу альбомда. Дулкын чәчле, кара кашлы чибәр егетнең рәсеме альбом битеннән йолкып алынмаган. Димәк, бу гаиләдә олы ышануга корылган чын мәхәббәт яши. Югары тамгалы, затлы мәхәббәт.

 

– Гарифны бик яраткан идем. Гармунчы иде. Турыбыздан үзәк өздереп уйнап узар иде. Армиядән өч ел көтеп алган идем. Галиябану белән Хәлил мәхәббәте кебек иде безнең мәхәббәт. Мин кияүгә чыккач килде. Хәлил күрешергә дип кулын сузды, ә ул алмады. Борылды да чыгып китте.

 

– Мин Исмәгыйль инде, – дип сүзгә кушыла Хәлил абый – Исламия ханымның хәләле. Моннан 45 ел элек М.Шәрифуллин әсәре буенча режиссер Кәшифә Тумашева куйган «Туганнар» спектаклендә сәхнәдә күрешкән бу икәү тормыш юлыннан да җитәкләшеп китә. Хәлил абыйны – Исмәгыйльне беркадәр үртәп алу өчен миңа җай чыга түгелме соң? Исламия Мәхмүтова Тинчурин театры сәхнәсендә уйнаган, аннары киң илебез буйлап гастроль-сәфәрләре вакытында халык мәхәббәтен казанган йөзләрчә рольләр арасында берәү бар. Ул – Ясминә. Яшьлек мәхәббәте белән кавыша алмаган, әмма хыялларына тугры калган нечкә хисле, нык холыклы Ясминә. Илдар Юзеевның «Кыр казлары артыннан» дигән әсәре буенча куелган спектакль 15 ел буе сәхнәдән төшми. Анда Хәлил Мәхмүтов Маликны – Ясминәнең кырыс, тәкәббер ирен уйный.

 

– Хәлил абый, Исламия апаны алтынга күмдегезме? Ефәккә төрдегезме?

 

– Күмде, наным, күмде, – бусы Исламия апа, бармак саен балдаклы кулын күрсәтеп бәхетле елмая. Хәлил абый исә иркәсен назлап кочаклап алгач, мин ыргыткан «тупны» күтәреп ала:

 

– Исламия апаңа ни кисә – шул килешә. Ак кисә – ак, зәңгәр кисә – зәңгәр. Ул сәхнәдә дә, өйдә дә, бакчада да матур. Төрдем мин аны ефәккә. Тик ул ялтыравык тукымалар ярата. Кызларыбыз да шулай.

 

Яктылык ярата, чәчкә ярата Исламия. Тәрәзәдән урам күренми әнә -чәчкә каплаган. Аның кактусы да чәчәк ата бит.

 

– Сезне яратамы соң үзе? – Бу соравым урынсыз булды бугай да инде. Йә ярый, ихлас сөйләшәбез ләбаса.

 

– Ярата. Мин дә аны яратам. Көнләшә дә әле ул.

 

– Бер тапкыр көнләштем шул. Синең кесәңә хат салган кызның шул тиклем матур язуына, сиңа дип атап шул тиклем дә матур сүзләр табуына көнләштем. Ник шул сүзләрне сиңа мин әйтә белмәдем икән дип... Хатларыңны өйгә алып кайтма бүтән, дидем.

 

– Ырынбур ягында бер авылда әле генә узган давыл түбәсен кубарып ташлаган клубта спектакль уйныйбыз. Әлеге дә баягы «Кыр казлары артыннан» спектаклен. Түше тулы орденлы бер агай миңа, шул Исламия аркасында инде, «Мөртәт!» дип кычкырмасынмы. Менә шулай, мин начар, ул – яхшы инде безнең.

 

– И-и, синең белән генә түгел инде. Тамашачы мине башка артистлардан да аралый. Хәтерлисеңме, Котлы Бөкәштә берәү миңа залдан: «Исламия апа, бу ишек ачык. Кач тизрәк!» дип кычкырган иде.

 

Сәхнәнең ышандыру көче инде бу. Исламия Мәхмүтованы – бернинди уку йортлары үтмичә, авылдан туры сәхнәгә атлаган артистканы – халык үзенеке итеп яратты. Матур итеп, чиста, әхлаклы итеп күрергә теләде. Артист кешенең кайвакыт амплуасын үзгәртәсе дә килә бит. Гел генә дәрәҗәле, абруйлы ханымнарны уйнау иҗат осталыгын тарайта. Бикә яки Ана образын тудыру – изге гамәл. Ләкин бит әле йөрәгендә ярсу дәрт йөрткән ханымның Кураж ана яки Җиһан карчык сыйфатында да балкып аласы килә. Яки менә «Мценск өязенең Леди Макбеты» әсәрендәге хатынны уйнап карасаң иде ул!

 

Хәзергә аңа тамашачы гайбәтче хатыннарны уйнарга да рөхсәт итми.

 

– Уйнама. Сиңа килешми. Сине ямьсез итеп күрәсебез килми! – дигән аманәт белән Әлмәттә халык илчеләре сәхнә артына керә.

 

Күчмә театр ул гел халык арасында. Анда кич уйнаган спектакльгә «рецензияне» дә шул кичне үк ишетәсең. Синең уеның гына түгел, гадәтең дә бик тиз бәяләнә һәм авыл хәтерендә теркәлеп кала. Мәзәге дә, гыйбрәте дә. Имеш, Апас районындагы бер авылда артистлар берәүгә фатир төшкән. Кичтән урынны аеры җәйдергән икәүнең иртән бер түшәккә күченгәннәрен күргән хуҗа «кунакларны» дөбердәтеп өеннән куып чыгара: «Исламия белән Хәлил Мәхмүтовлар фатир керә торган йорт бу. Минем нигезнең абруен төшереп йөрмәгез!»

 

Шулай итеп, татар халкы Мәхмүтовлар өчен күңел түрен дә, өй түрен дә пакь итеп сакларга тырыша.

 

«Әй, чибәр кыз икән!»

 

Тинчурин театрында ул нинди бәйрәм булгандыр, анысы исемдә юк. Әмма бер манзара онытылмый. Алты яшьләрдәге башкорт малае, бии-бии сәхнәдән төште дә, алгы рәттә генә утырган Исламия ханым каршысына килеп тыпырдады. Ул да булмады, сымбатлы буе белән янында йөзеп йөргән апасының бармак очын эләктереп, йөзенә каерылып карый-карый, такмаклап җырлап да җибәрде:

 

Әй, чибәр кыз икән,

Кемгә бирербез икән!

Кемдә икән өмете,

Кайда икән егете?

 

«Чибәр кыз» исә егет бармагы уңаена бөтерелә генә. Бәләкәч малай канәгать: биетә бит!

 

Артистны без биетәбез, дип йөрүчеләр театрда гел бар – режиссерлар! Исламия Мәхмүтова Күчмә театрга Земфира Досаева, Һаҗәр Шәкүрова, Марсель Җаббаров, Наил Шәйхетдинов, Роза Хәбибрахмановалар белән бер дулкында аяк баскан иде. Алар режиссурага да яңа иҗатчылар килгән дәвердә эләкте. Кәшифә Тумашеваны Равил Тумашев, аны Дамир Сираҗиев, Рәшит Заһидуллин алыштырды. Рәфкат Бикчәнтәев, Марсель Сәлимҗанов кебек зур режиссерлар бу театрда спектакльләр куйды. Аларның һәркайсына да Исламия Мәхмүтова кебек өздереп җырлый белә торган, зифа буй-сынлы, чибәр йөзле, ипле һәм аһәңле тавыш иясе кирәк иде.

 

Режиссерлар кулында һәрвакыт күндәм камыр гына булырга теләмәгән артисткага, бик оста булсаң, үзең спектакль куеп күрсәт, диючеләре дә булган. Куйган ул, әлбәттә, куйган. Ләкин соңрак. Хәзергә әле башка режиссерлар куйган спектакльләрне йөрәге аша үткәреп, драматург әйтергә теләгән фикергә үз хисләрен кушып уйнап йөргән заманы. Ул драматург белән халык арасын ялгаучы Салават күпере. Режиссер белән артист арасындагы мөнәсәбәтләр – аңлашулар, бәхәсләр хакында еш языла. Әмма мине иҗатның драматурглар белән иҗади хезмәттәшлек ягы кызыксындыра. Чөнки театр хәтерендә сакланып калган бер сәхифәдән хәбәрдармын. Марсель Сәлимҗанов зур тәвәккәллеккә барып (Качалов театры сәхнәсендә дә, Камал театры сәхнәсендә дә куелган, Галимә Ибраһимова кебек олы артистка үзе уйнаган спектакльне яңадан куярга алынуны тәвәккәллек дими тагы ни дисең?), драматург Шәриф Хөсәенов әсәре буенча «Әниемнең ак күлмәге» дигән спектакльне куярга карар кыла. Шәриф Хөсәеновның таләпчән автор икәнен беләбез. «Ананы Исламия уйнаса гына», – рәвешле яңгырый аның рөхсәт сүзе.

 

– Спектакльне бик яратты Шәриф абый. Хәлил белән икебезне кунакка чакырды. Бик тәмле итеп каз пешерә иде ул. Икебезгә ике каз боты тоттырды. Аннан олы бүләк алуга бәрабәр инде бу. Юбилеенда да минем җырлавымны теләде һәм шул кичне изге китап – Коръән бүләк итте.

 

Мәшһүр артистка Галия Булатованың авылдашы гына түгел, кардәше дә булган Исламия Мәхмүтова сәхнәдә үзен тота да, җырлый да белә шул. Шуңа күрә байтак драматурглар әсәрләрендә төп каһарман сыйфатында аны күрергә телиләр. Режиссер Равил Тумашевның: «Артист сәхнәгә бер чыккач та күренеп калырга тиеш», – дигән сүзләре дә истән чыкмый.

 

– Аяз Гыйләҗев махсус Хәлил белән икебез өчен «Сары чәчәк ата көнбагыш» дигән әсәрен язды. Мин анда керәшен кызы Аннаны уйнадым. Ул спектакльдәге җырны да халык бик яратты. Мин, мөгаен, театрга җырларым белән кереп киткәнмендер – «Гөлләр» дигән беренче җырымнан ук. Җырларымнан аудиокассета да чыгардым. «Картаямыни соң йөрәк?» дигән җырымны да яраталар.

 

Яратабыз шул. Җырларыңны да, үзеңне дә. Шуңа күрә дә халык театрга билет алырга килгәндә, спектакльдә Исламия уйныймы дип, бик еш белешә. Ә ул уйный. Туфан Миңнуллинның «Йөрәк янар өчен бирелгән», «Нигез ташлары», «Китәр юлың еракмы?», «Үзебез сайлаган язмыш», Илдар Юзеевның «Онытылмас бәет», «Гашыйклар тавы», Аяз Гыйләҗевнең «Кара күзле кызлар», «Син дөньяда бер генә», Юныс Әминовның «Умырзая чәчәкләре», Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур», Нәкый Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин» кебек пьесалары буенча куелган спектакльләрдәге барлык төп рольләр – аныкы. Еллар узган саен артистканың диапазоны да киңәя бара. Романтик рольләргә алмашка комик характердагы, фаҗигале яңгырашлы образлар килә. Милли авторларны Брехт, Шекспир, Гольдони кебек дөнья классиклары алыштыра.

 

– Әмма үзебезнең драматургияне уйнау барыбер дә рәхәтрәк. «Шәмсекамәр»не (Ш.Әблиев) уйнаганда Оркыя Кушловская янына барып, җырларын өйрәнеп кайттым. Мин килүгә матур итеп бизәнеп куйган бәгырькәем. Менә болайрак аның көе. «Камәр көе»нә дә охшаганрак ул:

 

Агыйделкәйләрне әй, кичкәндә,

Җырлар җырлап ишкәк ишкәндә...

 

Һәр образ өстендә озаклап уйланасың инде. «Итил суы ака торур» спектаклендә Койтымбикәне уйнаганда бик зур җаваплылык тойдым. «Кураж ана һәм аның балалары» спектаклен Рәшит Заһидуллин минем өчен атап куйды. Бик шәп спектакль килеп чыкты. Аңа хәтта рус тамашачылары да йөрде. Бер укытучы: «Җиде тапкыр килдем», – диде. Кураж ана ролен мин иҗатымда аерым бер сәхифә итеп саныйм.

 

«Оста булсаң, үзең куй», –

 

дигән җөмләгә әйләнеп кайтыр вакыт җитте. Театрның репертуарында кытлык, коллектив эчендә бәхәсләр куерган заман бу. Исламия Мәхмүтова остарып карарга була. Данил Салиховның – «Яшьлек хатам – йөрәк ярам», Илдар Юзеевның – «Резидәкәй», Н.Гаетбаевның – «Аты барның – дәрте бар», Рәдиф Сәгъдинең «Сынган беләзек» дигән әсәрләрен режиссер буларак сәхнәләштереп күрсәтә ул.

 

Уңышлы гамәл икенче тәвәккәл адымга этәрә. Моңа кадәр үзе уйнап кына йөргән артистка, инде режиссер осталыгын да күрсәткәч, драма әсәре дә язып карарга ниятли. Тормышта, халык арасында бүген тотып сәхнәдә уйнарлык вакыйгалар җитәрлек. Шундый бер вакыйга «Син бит минем бергенәм» дигән әсәр өчен, икенчесе «Мәхәббәтем чишмәсе» дигән мелодрама өчен нигез була. Беренче спектакль сәхнәдә кырык мәртәбә уйналды инде. Тамашачыны һаман туйдырмый әле. Исламия ханым инде өченче пьесасын язарга керешкән. Дүртенчесе, бишенчесе өчен дә темалар бар. Ул күңелен кузгаткан сюжетларны башка драматургларга да бүләк итә. Сәхнәне шатлык, сөенеч, чистарыну чыганагы итеп санаган артистканың күңеле киң. Иҗат өчен мәйдан да киң.

 

Исламия Мәхмүтова иренми. Телевидение тапшыруларында еш кунак, шул арада Буа театрына барып спектакль куеп кайта. Иҗат дәрте белән янып яшәгән, бер үк сәхнәне бүлешкән кызы Лилия һәм кияве Ринат белән сәхнә серләрен уртаклашырга, «Зөләйлә» төркеменең солисты – кызы Ләйсән уңышларын күзәтеп барырга да вакыт таба.

 

Кызларын ни мактаулы, ни дәрәҗәле һөнәр булса да артист итәсе килмәгән иде аның. Лилия дә, Ләйсән дә үҗәт булып чыктылар. Авылга кайтып дәү әниләренә зарланганнар кызлар. Мәрвия әбинең Исламия кызына катгый сүзе килеп ирешкән: «Мин колхозчы хатын булып та ике кызымның артист булуына карышмадым. Ә син үзең, сәхнә рәхәтен татыган ана, ник балаларыңның юлын кисәсең?»

 

Балаларыңның да «Татарстанның атказанган артисты» дигән абруйлы исемгә лаек булуын күрү бәхет инде анысы. Шуның өстенә әле оныклар бәхете дә өстәлә тора. И-и, үзләре алар балаларны бик михнәтләнеп үстергәннәр иде. Балакайлар гастрольләргә дә ияреп йөрде, авылда торып калган чаклары да булды. Рузия сеңлесе үстереште инде. Ул үзе генә түгел, бөтен төркемнәре белән карадылар Мәхмүтовларның кызларын.

 

Бу икәү, театр безнең тормыш ул, дип яшиләр. Ләкин гомернең иң бәхетле мизгелләре исәбендә хаҗ сәфәре үзәктә тора. Манарасы киселгән күпме мәчет-клубларда спектакльләр уйнаган, туган авылы Югары Әлкидә, инде 50 нче елларга аяк баскач, мәчет манарасы төшерелгәнне күргән Исламия ханым өчен бу сәфәр бик кадерле, бик изге. Хаҗга Хәлил белән икәүләшеп барулары үзе бер сөннәт. Алар тормышларын хәзер әнә шул хаҗ сәфәре кылынган елдан санап исәплиләр. Шөкер, алдагы еллар исәбе арттагы еллар исәбеннән сыйфат ягыннан да, сан ягыннан да кимрәк булмас.

 


Асия ЮНЫСОВА
Сәхнә
№ 2 | февраль 2009
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»