поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.03.2014 Матбугат

“Бәллүр каләм” журналистлар бәйгесендә быел нинди үзгәрешләр көтелә?

ТР журналистикасы һәм массмедиасы өлкәсендә ел да үткәрелә торган “Бәллүр каләм – Хрустальное перо” XVII конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә. Конкурска дигән материалларны 15 апрельгә кадәр тапшырырга кирәк.

Татарстан журналистлык корпусының һөнәри яктан үсешенә этәргеч бирүне, ел дәвамында медиа өлкәсе үсешенә конструктив йогынты ясаган физик һәм юридик затларны, хезмәтләрне һәм оешмаларны ачыклап бүләкләүне максат итеп оештырылган әлеге конкурсны “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән ТР Журналистлар берлеге гамәлгә куйган һәм ТР җитәкчелеге ярдәмендә уздырыла. Конкурска биреләсе журналистик материалларның 2013 елның маеннан 2014 елның апреленә кадәр дөнья күргән булуы шарт икәнен искәртү зарур.

“Бәллүр каләм – Хрустальное перо” конкурсына дигән материалларны 15 апрельгә кадәр 420080, Декабристлар ур., 179 (3 нче подъезд) адресы буенча тапшыру кирәк була; тел.: (843) 555-85-11, 555-76-03, 555-75-22). Ә “Танылу” (“Признание”) һәм “Дебют” махсус номинацияләренә кандидатуралар тәкъдим итү өчен ТР Журналистлар берлегенең www.sj-rt.ru сайтына мөрәҗәгать итәсе. “Һөнәргә тугрылык өчен” еллык махсус премиясе матбугат, радио, телевидениедән журналистика үсешенә һәм республикада журналистлык бергәлеген ныгытуга зур өлеш керткән 2 ветеранга бирелә.

Номинацияләр исә 8 һәм һәркайсында 2-6шар приз каралган: “ТРның шәһәр, район ММЧ”, “ТРның корпоратив, махсуслаштырылган ММЧ”, “ММЧ җитәкчесе”, “Темасы җирле, осталыгы башкалача”, “Объектив аша караш”, “Медиапроект”, “Журналистикада исем”, “Туган тел”. Соңгы номинациядә Татарстан Республикасыннан читтә татар телендә чыга торган барлык төр ММЧ редакцияләре һәм журналистлары катнаша.

Шулай ук махсус проектлар гамәлдә һәм һәрберсендә - 2шәр приз. Аерым алганда, алар - 2013: “Татарстан Республикасында экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау”, 2013: “Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары”, 2014: “Татарстан Республикасында Мәдәният елы”, 2014-2015: “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы”. Әлеге проектларның алдагы икесенә быел нәтиҗә чыгарыла, калган икесенә – 2015 елда.

“Татар-информ” МАна ТР ЖБ рәисенең оештыру мәсьәләләре буенча урынбасары – җаваплы секретарь Ралия Фәтхетдинова сөйләгәнчә, конкурсның кагыйдәләрендә зур үзгәрешләр булмый. “Быел “Китап авторы - журналист” номинациясе булмаячак”, - диде ул. Әңгәмәдәш белдергәнчә, сәбәбе шунда: элегрәк бу номинация журналистлар арасында зур уңышка ия булган, ләкин соңгы елларда конкурска еш кына реклама характерындагы эшләр килә башлаган.

Конкурсантлар арасында иң популяр номинация турында сорауга җавап биргәндә, Р.Фәтхетдинова сөйләп үткәнчә, хәзерге вакытта “Журналистикада исем” номинациясен шундый дип исәпләргә була.

Быел 17 майда икенче (соңгы) турга үткән номинантлар игълан ителә. Конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы көне һәм урыны турында соңрак игълан ясала, дип белдерә аны оештыручылар.


Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА
Татар-информ
№ --- | 26.03.2014
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»