26.03.2014 Җәмгыять
Сугыш чоры балалары ярдәм көтә
Тиздән Татарстанда сугыш чоры балаларына дәүләт ярдәме күрсәтелә башларга мөмкин. Шушы көннәрдә Дәүләт Советы депутатлары әлеге категория ватандашларга социаль ярдәм чаралары билгеләү мәсьәләсе буенча Россия Хөкүмәте һәм Дәүләт Думасына махсус мөрәҗәгать юллады.
Соңгы елларда Татарстанда сугыш чоры балаларын еш искә алалар. Әлеге категория ватандашлар инде шактый олы булу сәбәпле, аларга дәүләт ярдәме кирәклеге турында хәбәр итүчеләр саны көннән-көн арта. Татарстанның Дәүләт Советы депутаталары исеменә дә балигъ булмаган яшьтә сугыш ачысын татыган, авырлык һәм мохтаҗлык белән сыналган, туганнары һәм якыннары үлемен кичергән, җиңүне якынайту максатыннан өлкәннәр белән беррәттән тылда хезмәт куйган кешеләрдән күпсанлы мөрәҗәгатьләр килә икән.
Сугыш чоры балаларына – бердәм хокуклар
Әлеге категориягә ватандашларның дәүләт ярдәменә мохтаҗ булуын республика җитәкчелеге яхшы аңлый, тик Татарстанда гына әлеге төр законны кабул итү дөрес булмаячак, дип саный алар.
- Кызганычка каршы, сугыш чоры балалары белән бәйле аерым документ кабул итәргә кирәк, дигән уртак фикергә килә алмадык. Безнеңчә, беренче чиратта, бу мәсьәләне федераль күләмдә хәл итәргә кирәк. Чөнки “сугыш заманасы баласы” дигән төшенчә, аларга каралган ярдәм һәрбер субъектта бертөрле булырга тиеш, - дип аңлатты Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Җитәкче сүзләренә караганда, бу шактый катлаулы эш. Ник дигәндә, хәзерге вакытта Россия төбәкләрендә сугыш чоры балаларына төрле яшьтәге кешеләрне кертәләр, шулай ук аларга төрле ташлама-түләүләр дә каралырга мөмкин.
- Сугыш балалары – Чувашстандамы ул, Татарстандамы – барысы да бер үк төрле шартлар белән тәэмин ителергә тиеш. Бер төбәк әби-бабайларга матди ярдәм турында карар кабул итеп, башкалар льгота һәм пособиеләр белән ярдәм итәргә уйласа, бу төрле төбәк кешеләр арасында ризасызлык тудырырга мөмкин. Кемдер 100 мең сум алып, башка берәүгә 300 мең сум язылса, бу шулай ук дөрес түгел, - дип саный спикер.
Мәсьәләне федераль дәрәҗәдә хәл итү мөһим
Шуңа күрә, Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, сугыш чоры балаларына ярдәм күрсәтү турындагы карар, беренче чиратта, федераль күләмдә каралырга тиеш. Ә Татарстанның исә бу эшчәнлектә катнашырга теләге бар. Нәкъ менә шуңа күрә республиканың Дәүләт Советы депутатлары Россия Федераль Җыенының Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин һәм Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев исеменә махсус мөрәҗәгать әзерләгән.
- Соңгы берничә елда Россия төбәкләре тарафыннан Дәүләт Думасына “сугыш балалары” статусын билгеләү турындагы закон проектлары әледән-әле тәкъдим ителеп тора иде. Тик узган ел ахырында аларның барысы да кире кагылды. Хәзерге вакытта кайбер субъектларда әлеге төр категориядәге кешеләргә ярдәм итү максатыннан өстәмә норматив хокукый актлар кабул ителгән. Кызганычка каршы, алар бер-берсеннән шактый аерыла, - дип белдерә Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова.
Бу өлкәдә вәзгыятьнең шактый буталчык булуын аңлау өчен саннарга игътибар итү дә җитә. Мәсәлән, Иркутск өлкәсендә “сугыш чоры балалары” статусын 1923-1945 елларда туган кешеләргә бирсәләр, Ульянда исә льготалар 1932-1945 елларда дөньяга килгәннәргә генә каралган.
Сугыш чоры балаларына 87 миллиард сум җитәме?
“Сугыш чоры балалары” статусын булдыру белән бәйле закон проектлары Татарстанда да юк түгел. Мәсәлән, Татарстанның КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов сүзләренә караганда, алар инде алты ел дәвамында шушы закон проекты өстендә эшли икән. Ләкин әлеге инициативаларның берсе дә депутатлар тарафыннан лаеклы дип табылмаган.
Интернет челтәрендә, кайбер массакүләм мәгълүмат чараларында Россиядә сугыш чоры балаларының 8,5 миллион булуы, аларга ярдәм күрсәтү өчен 87 миллиард сум акча таләп ителүе турындагы мәгълүматлар күренгәләде. Тик бу саннарның дөреслеген исбатлап күрсәтүче юк әлегә.
Татарстанда сугыш чоры балалары статусын бирү турында норматив актлар булмаса да, җитәкчелек алар турында онытмый. Соңгы елларда район һәм авылларда бер-бер артлы бу категориягә караучы ватандашларга багышланган һәйкәлләр ачыла башлады. Мәсәлән, Азнакайда андый һәйкәл 2012 елда ук ачылган иде. Мамадышта исә күптән түгел генә махсус бәйге игълан ителгән. Шул рәвешле район җитәкчелеге һәйкәл өчен иң яхшы проект әзерләүчене эзли.