|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.02.2009 Җәмгыять
БЕЗНЕ АНДА КӨТӘЛӘР (Тиздән сайлау)Сайлау комиссияләре кирәкле документация белән тәэмин ителде, участокларның янгынга каршы куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүләре тикшерелде, аларга килү юллары чистартылды, сайлаучылар исемлекләре барланды. Бүген исә барлык бюллетеньнәр дә территориаль сайлау комиссияләреннән участокларга барып җитәргә тиеш. Хокук сакчылары исә провокаторларга каршы чаралар күрергә әзерләнә. Кыскасы, 1 мартта дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советын сайлауга һәммәсе дә әзер, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе. 1 мартта 1418 кеше исәптә торган 289 нчы участокта иң җаваплы кеше Татьяна Сараева булачак, чөнки аңа бу участок сайлау комиссиясенең рәисе вазыйфалары йөкләнгән. Тавыш бирү төгәлләнгәч, бюллетеньнәр санауны, нәтиҗәләр чыгаруны оештыру өчен ул җаваплы, кандидатларның вәкилләре, күзәтүчеләр өчен шартлар тудыру, Татарстан гражданнарының ирекле тавыш бирү хокукларын тәэмин итү дә аның өстендә. Боларны эшләргә Татьяна Сараеваның тәҗрибәсе җитәрлек, чөнки узган сайлауларда да ул үз вазыйфаларын тиешенчә үтәгән.
– Моңарчы да әлләни авырлыклар булмады, чөнки ТР Үзәк сайлау комиссиясенең күрсәтмәләрен бик төгәл үтәргә тырыштык. Бу юлы шулай ук барысы да җайлы узарга тиеш, – ди ул тыныч кына.
Тыныч булырга җирлек бар, чөнки ярдәмчеләреннән башка аның күрсәтмәләрен участокта тәртип саклаячак милиционерлар да үтәргә әзер. Сайлау көнендә Казанның 488 сайлау участокларында һәм алар тирәсендә 2600 дән артык милиционер кизү торачак.
Башкаланың Эчке эшләр идарәсенең җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе җитәкчесе Сергей Чанкин сайлау көнендә нинди проблемалар туарга мөмкин икәнлеген яхшы белә.
– Кандидатларның һәм аларның вәкилләренең, күзәтүчеләрнең адекват булмаган тотышы комачау тудырырга мөмкин. Мәсәлән, РФ Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында бер кандидат исерек хәлдә килеп гауга күтәрде, сайлауны туктатырга таләп итте. Бу мәсьәлә оператив рәвештә хәл ителде. Табиблар аның исерек икәнлеген теркәде, административ протокол төзелде һәм, участок сайлау комиссиясенең рәисе карары буенча, ирекле тавыш бирүгә комачау итмәсен өчен ул участоктан чыгарылды. Бу юлы да мондый очраклар кабатланса, тагын нәкъ шулай итәчәкбез, – ди подполковник, закон кысаларында эш итүләрен ассызыклап. Аның сүзләренә караганда, милиция хезмәткәрләре белән инструктажлар үткәрелде һәм кыен хәлләрдән ничек чыгасын төгәл аңлаткан белешмәләр дә таратылды.
Димәк, сайлаучыларның гына киләсе калды...
Илдар МИРГАЛИМОВ |
Иң күп укылган
|