поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.03.2014 Җәмгыять

Чын шагыйрь иде (Нияз Акмал турында) (ФОТО)

Сүз егәрен йөгәнли белү тылсымы – тумыштан бирелгән бәхетедер.Шигырьләре аша мин аның йөз-кыяфәтен, күз карашын, холык-фигылен, күңел тибрәнеше ритмнарын тоям.Әдәбиятта, сәнгатьтәхакбәяне Вакыт бирә, дияргә яратабыз. Чынбарлыкта исә, вакытка сылтамыйча да, югары кимәлгә җиткән сәнгатьлелекне тоябыз, сизәбез бит: әсәрнең җене бармы, җаны бармы әсәрнең?! Бар икән – димәк, дога камиллегенә ирешкән сүзләр үрелеше вакыт хасиятеннән өстен биеклектә.

«Сарман» җыры – шушы планетада
Өзмәс-куймас сагыну җыры ул.
Нияз Акмал

Ул – чын шагыйрь иде.

Туган телебезнең сыгылмалы байлыгын күңел бизмәнендә йөртеп, бу кырыс яшәештән матурлык, соклану, ачыну, уй-гамь тойгыларын чумырып алып, олы мәгънәләр таба белүендә аның Шәрекъкә хас борынгыдан килгән акынлык чалымнары бар.

Ул – илһамлы мизгелендә асмани катлардан Ходай пышылдаганны ишетә белгән сирәк шагыйрьләребездән иде. Чагыштырып карасаң, черки томшыгы чаклы гына фикер аулап, сүз чытырманлыгында өметсез чәбәләнгән шагыйрь кебекләр бихисап бездә. Ә ул – шигырь аланнарын киереп, изүен ачып, рәхәт җилдереп барган иркен сулышлы сүз остасы, сүз зәркәне иде.

Үз даирәдәгеләребез белән әңгәмә корганда искә төшерәбез дә... Һәркем күңеленнән аңа кагылышлы хатирәләрен барлый башлый. Кемдер бәгыреннән өзеп, әйтеп куя:

– Их, иртә китте... Нинди шәп шагыйрь иде бит!

***

Нияз Рәшит улы Акмалов 1954 елның 14 февралендә Сарман районы Каташ-Каран авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Быел аңа 60 яшь тулган булыр иде. Бер караганда, аны 60 яшьтә итеп күз алдына да китереп булмый. Кайберәүләр кебек ул иңенә ясалма олыгаю йөге салып, рухын бөгеп йөрмәде, ничек бар – шулай, табигый эчкерсезлегенә хыянәт итмичә, гел шулай яшь, шаян холыклы шагыйрь булып каласы иде дә бит... Замандашларының хәтеренә күчеп, ул шулай яши дә...

Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, ул төрле газета-журналларда эшләде. Кенәзләргә хас фамилияле бу егет белән миңа Бауман урамындагы «Ачык-китап» – нәшрият бинасында бер чорда эшләргә туры килде. Икебез дә икенче катта. Мин – Язучылар берлегендә, ул – Китап сөючеләр җәмгыятендә. Көнгә ничә тапкырлар очрашып, тәрәзә төбендә тәмәкедәшләр булып, фикергә-фикер, төтенгә-төтен кушып, күпме гәп корганбыздыр. Әмма ул, яшь шагыйрь буларак, «ә»гә «җә» дип кенә тормый. Үзе – эчкерсез, юаш та кебек, кайчакта «керпеләнеп» тә ала.

Саф шигырь генә сулап яшәгән әкә – яшьләрнең мэтры – Мөдәррис Әгъләмов та аны танырга мәҗбүр, безне дә узып китәргә мөмкин бит бу чукынчык, дигәндәй сагаебрак караса да, әдәбиятта төркемнәргә кушылып йөрмәгән бу ялгыз талантны санлый, чын шигърияткә омтылышына дәрт биреп, үсендереп тора иде.

Туган телебезнең бай хәзинәле, тәмле, каймаклы төбәгендә туып үскән егет, әлбәттә, «Сарман җыры» поэмасын язмыйча кала алмый иде. Бәгырьләргә кергән бу җыр аша ул татарның үткән юлларын урый: горурлана да, әрни дә, үзен шушы җыр ургылып чыккан төбәкнең хуҗасы итеп тә тоя.

Кайда татар – сагыну җыры шунда,
Кайда сагыну – «Сарман» шул якта.

...Җыры барда – халык мәңгелек тә,
Халкы барда – «Сарман» мәңгелек.

Инде акыннарга хас хикмәти тел белән яза белгәнен раслап, әдәбиятта ышаныч казангач, Нияз Акмал төрле жанрларда (проза, публицистика, балалар өчен маҗаралы язмалар) үзенә генә хас табышларын матбугатта укучылар хөкеменә чыгарды.

Кайчакларда ул кырысрак та булып ала, турысын бәреп әйтә, әмма гаделлек кысаларыннан чыкмый. Андый чакта мин болай дип шаярта идем:

– Их, Нияз дус, әткәң 63 чакрым уңгарак тарткан булса, син Сарманда түгел, ә Азнакайда туып, бөтенләй икенче кеше буласы идең бит, дим. Ул кайчакта көлә, кайчакта:

– Синең көнгә калудан Ходай саклаган, – дип куйган була.

Соңгы елларда гел шулай булды – күрешергә дип кулын сузганда:

– Беләм, әйтмә. 63 чакрым уңгарак кирәк булган, – дип үзе дә елмая, мине дә көләргә мәҗбүр итә иде.

Нияз Акмал һәрчак үзәктә булды. Тыңлый белә, хәлеңә керә белә. Корама телле күпме кулъязмаларны рәткә китереп, күпме вакытын, күз нурын сарыф иткәндер ул. Аксак телле каләмчеләрнең рәхмәте гел бер нәрсәгә кайтып кала. Нияз Акмал инде табынның күрке булып утырырга ярата. Саҗидә Сөләйманова, Кадыйр Сибгатуллиннарның шигырьләрен яттан сөйли башласа, әсәренеп, тын каласың. Әнә шулай, үзенә каратып, самавырны екканчы «сәйдәшләнеп» утыра иде ул. «Кадер» сүзен шигыренә дә әнә ничек кадерләп керткән бит:

Кадер барда күңел, әй, җылына,
Кадер юктан күңел күшегә.
Кадерлем, дип әйтсә иде дөнья
Кадерләрлек һәрбер кешегә.


Көндәлек матбугатта чыккан бер шигырьне укып, олы тәэсирләр кичергән, әмма авторының Нияз Акмал икәнен еллар үткәч кенә белә алган каләмдәшебез – Лениногорск шәһәрендә яшәп иҗат итүче Рәмзия Габделхакованың язмасыннан кайбер өзекләр китерик:

«Шатлыгымның чиге-чамасы юк. Шул ук кичне сөенә-сөенә китапханәгә йөгерәм. Нияз Акмалның китапларын күтәреп кайтып, төне буе укыйм. Минем өчен ифрат гүзәл яңа дөнья ачыла...

...Ахыр чиктә мин Нияз Акмалга хат язарга булдым. Ничә еллар буе мине елаткан-уйлаткан, күңелемне юаткан шул шигыре өчен Шагыйремә рәхмәт әйтәсем килде.

Мин аннан җавап килер дип көтмәгән идем. Ләкин ул язды. Аның хатын алгач, үземне күкнең җиденче катында итеп тойдым. Шигырьләре кебек үк җылы, ягымлы иде ул хат:

«Хөрмәтле Рәмзия!

Сезнең хатны алып укыгач, мин бик шатландым. Ул хат миндә яңадан да язу теләкләрен уятты. Чөнки күп көннәр гел башка авторларның язмасын әзерләп, гәзит мәшәкатьләре белән уза, үз шигырьләремә вакыт калмый.

Мин шигырьне аңлый алган, аңлый белгән кешеләрне бу дөньяда сирәк күрдем. Кайчандыр шулай, «Яшь ленинчы»да эшләгән чакта бугай, бер командировкага баргач, урта мәктәпне тәмамлаган укучылар мине район үзәгенә кадәр озата барган иде. Алар кичен шигырь кичәсендә булган икән. Шигырьнең кирәклеген, кадерен юл буе сүз белән түгел, гамәл белән аңлаттылар: шигырь укып баруымны сорадылар.

Менә Сездән хат алдым да әнә шул балаларны искә төшердем. Шигырь ул – чын йөрәктән чыккан шигырь – безнең өчен, шул яшәү мәгънәсен уйлаган кешеләр өчен бик кирәк икән бит!

Хат язуыгыз өчен дә, шигъри җанлы кеше булуыгыз өчен дә бик зур рәхмәт!»


2006 елда, сөекле шагыйрәбез Саҗидә Сөләйманованың юбилеен үткәреп йөргән көннәрдә, без икебез дә, «Рухият» фондының кызыксындыру бүләгенә лаек булган идек, чәчәкләр күтәреп, сәхнәдә янәшә басып тордык. Бу – минем өчен чиксез горурлык. Әдәбият мәйданына миннән 20 ел алдан килгән, үткен, талантлы каләме белән гомере буе татар әдәбиятына, матбугатына хезмәт иткән Нияз Акмал да шат кебек иде...

Вафатыннан соң басылган хушлашу сүзләреннән укып кына белдем: әлеге кызыксындыру премиясе аның үз гомерендә алган иң тәүге бүләге булган, башка бернинди мактаулы исеме, дәрәҗәле бүләге юк та икән бит...»

Нияз Акмал – әдәбиятыбызның төрле жанрларында мәйдан тота алган олы каләм иясе. Прозада ул лирик повесть-хикәяләр иҗат итте, фантастик әсәр язып та шаккатырды, сатира-юморда да үткен каләм иясе икәнен раслады. Төрле композиторлар аның шигырьләренә онытылмас көйләр яздылар. «Тәрәзәңдә утың бар», «Күзләремнең төсе үзгәрмәде», «Казан каласында кар ява», «Соңгы кар», «Яшьлек болыны», «Тик бер генә карадың син миңа» җырлары әле дә халык күңелендә моңын җуймый яши бирә.

Шулай иҗат белән яшәгән шагыйребез Нияз Акмал Ходайның бер бирмеш көнендә... 2007 елның 11 августында вафат булды. Үлеменең сәбәбе (олыгаю яшенә җитә алмаган бик күп әдипләргә хас булганча) серле томанга өретелгән. Шул томанны тарата алмыйча гаҗизләнгәндә, бу кырыс дөньяга нинди матур уйлар белән килгән шагыйрьнең үз күңел язмасын тыңлап юаныч алыйк әле:

«...Менә шулай, мичтә янган учакка карап, сугыш турында сөйли, бездә фикерләү тойгысы уята иде әткәй. Аның сөйләгәннәренең тәэсире булдымы икән, сигезенче сыйныфта укыганда, мин «Ярлар һәм яралар» дип исемләнгән поэма яздым, аны Сарман район газетасында бастырып чыгардым. Бу поэма мине районга танытты. Аннан соң әле «Такташка җавап» исемле поэма да язып бастырдым мин район газетасында. Әмма бала чакта язылган шигырьләремнең берсен дә мин соңыннан чыккан җыентыкларыма кертмәдем. Бу, мөгаен, Казанга укырга килгәч, шагыйрьләр белән ныклап аралашкач, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов кебек дусларымны тапкач, Саҗидә Сөләйманова кебек шагыйрәнең иҗатын яратып өлгергәч, шигърияткә булган таләпләрем кинәттән үзгәреп-артып китүдән булгандыр. Ә Такташка, Тукайга мин соңрак килдем. Аларга мәхәббәтне миндә кечкенәдән үк әнкәй тәрбияләде. Әнкәй аларны яттан белә иде. Ул аларны ятламый, әмма яттан белә иде. Аның бу гадәте (бәлки сыйфатыдыр) миңа да күчте. Әнкәй өчен Тукай, Такташ, Җәлил, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Алиш – имән баганалар иде. Әнкәй минем район газетасында чыккан шигырьләремне укып бара, мактап та куя, әмма... шагыйрь булырымны күз алдына да китерми! Ул бик күп еллар узгач, бик картайгач, үзе дә шигырьләр яза башлагач кына, мине шагыйрь һәм язучы итеп таныды. Бу минем өчен иң зур бәһа иде!»

Шагыйрь «Матбугат йорты» балконыннан шигырь сөйли. Туксанынчы – милли күтәрелеш еллары.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия бирү тантанасында. Сулдан уңга: Марсель Галиев, Илсөяр Ихсанова, Флёра Гыйззәтуллина, Равил Фәйзуллин, Рәмзия Габделхакова, Нияз Акмал

Нәкый Исәнбәт һәм Мәхмүт Хәсәнов «Яшь Ленинчыда» кунакта. Н.Акмал беренче рәттә сулдан беренче. 1984 ел


Марсель ГАЛИЕВ
Безнең мирас
№ --- | 17.03.2014
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»