17.03.2014 Җәмгыять
Казан – татар шәһәреме?
Тузган торактан арынган, меңьеллык, Универсиада кебек мегапроектлардан соң матурланган, көязләнгән, купшыланган мәркәз калабыз Казан. Яхшы итеп, мода белән киенгән тыз-быз чабучы яшьләр, лекцияләргә ашыккан студентлар, фотоаппарат тоткан туристлар, үз мәшәкатьләре белән йөргән шәһәр халкы.
Елкылдап торган хөкүмәт, учреждение, банк биналары, затлы офислар. Елның җылы фасылларында чәчәккә, гөлгә төренгән бакча-скверлар, уртасында мәгърур һәйкәлләр торган киң мәйданнар, төзек урамнар. Барысы да күңелгә ятышлы, күркәм. Тик...
Тик күпчелек милләттәшләребез исенә бик алмаган “кечкенә” генә бер кимчелек бар мәркәзебездә – формаль яктан татар башкаласы саналган Казаныбыз чынлыкта татар шәһәре түгел бит. Исем бар да үзе, тик менә җисем... Татар телен, сөйләмен ишетү өчен, ни кызганыч, кайчакларда, ай-һай, озак йөрергә кирәк шәһәр буйлап. Әле ул гынамы? Аның ишетелгәне дә – кайчакта милли рухлы кешенең күңелен уеп ала торган, рус сүзләре кушып әвәләнгән, ниндидер гибрид җөмләләр. “Внугымның туган көненә подарок эзләп йөрүем иде менә”. Кибеттә очраган танышына татар әбисе үзенең ни сәбәпле бирегә килеп чыкканын шулайрак аңлата. “Кровьны восьмой кабинетта сдавать итәргә кирәк икән бит”. Монысы – РКБ дип аталучы хастаханәдә ишеткән сүз. Кайсы телдә соң бу сөйләшүләр? Ә телевизорда, котлаулар юллаганда укысаң телне сындыра, тыңлаганда колак яфракларын шиңдерә торган, Казан аша ярты дөньяга таралучы килбәтсез СМСлар? Туган телен, Тукай телен шул рәвешчә мыскыл итүләрен ул кешеләр аз гына булса да аңлыйлармы? Ә башкачарак сорасак: ул рәвешле гәпләшкән өчен халыкны гына гаепләү дөресме? Дөрес, чөнки без барыбыз да – үз телебезнең хуҗалары. Ә икенче яктан караганда, телгә, мәдәнияткә, хәтта милләткә каршы булган мохит, тирәлек? Башкалабызда – күпме генә акланырга тырышсак, күрмәмешкә салышсак та, кычкырып торган рус мохите. Янә бер сорау туа: без аны яртылаш булса да татар мохитле итү өчен нәрсәләр майтардык, майтарабыз? Җавап билгеле. Эшләгәннәребез – декоратив, вәзгыятьнең асылын үзгәртә алырдай түгел. Ягъни без, үзебез теләп, һаман да йомык әйләнә эчендә калабыз булып чыга.
Татарча язуларны, урамнарда, кибет витриналарында үзебезчә кычкырып торырга тиешле татарча рекламаны очрату өчен дә шәһәрне хәтсез әйләнәсе. Язу дигәннән. Бүгенгә татарча язылган, күзгә иң күп ташланган бердәнбер сүз – ул да булса, “кибет” кәлимәсе. Төп законыбызда татар теле ике дәүләт теленең берсе исәпләнеп тә, руслар һәм рус телле татарлар белгән, башкаланың һәммә кешесе – йөз процент халык аңлаган бердәнбер татар сүзе шул, ахры. Ә башкача була аламы? Хакимият органнарындагы эш кәгазьләре, аларның теле, бердәнбер татар каналының тапшырулары да бары яртылаш кына үзебезчә булу, җитәкчеләребезнең, депутатларның мөнбәрдәге чыгышлары – болар барысы да алда искә алынган йомык әйләнәнең өлеш-ләре, бүгенге мөшкеллегебезнең башы.
Әлбәттә, мәркәз калада татар театрлары эшләп тора, җырчыларыбыз концерт арты концертлар бирә, тиражлары зур булмаса да, татарча газет-журналлар чыга, Язучылар берлеге эшли, чын татар җанлы галимнәребез дә байтак. Әмма, әйтер идем, болар барысы да – рус телле зур шәһәрдә кечкенә генә татар анклавлары. Алар, зурдан алганда, шәһәрдәге гомуми “һава торышын”, мохитне билгели, аңа тәэсирле, йогынтылы була алмыйлар.
Мохит дибез. Башкалабызда рус милләтендәгеләр күпчелек. Тик моны бәлагә дә, фаҗигагә дә саныйсы юк. Шунда туган, шунда үскән халык тагын кайда яшәсен? Сәбәп белән нәтиҗәне берләштергән бәла башкарак якта. Аның да беренчесе – рус телле татарларның татар телле милләттәшләребездән күбрәк булуында һәм арта баруында. Андыйлар Тукай, Такташ шигырьләренә, Галимҗан Ибраһимов, Әмирхан Еники хикәяләренә дә битараф. Милләт тарихы да аларны аз кызыксындыра. Әлеге кавемнең күпчелек өлеше рус мәдәниятен, сәнгатен өстенрәк, алдынгырак, затлырак итеп күрә. Чөнки ул үзен шәһәр кешесе дип өстен куя. Гомер-гомергә резервация рәвешендә тотылган авыл, әйтергә кирәк, Россия менталитетында гыйбадлар инкубаторы саналса да, галиҗәнап татар авылы моңарчы бөек миссия үтәп килде: ул исәнлегебез гарантиясе булды. Авыллар берәм-берәм кими баралар. Игътибарны шәһәрләргә күчерергә вакыт җиткәндер.Тәмам юкка чыкканчы.