• 07.04-02.05 "Мәхәббәт FM". Камал театры. 19:00
  • 13.04-14.04 "Шах...Мат!" моноспектакле. Премьера! Тинчурин театры. 18:30
  • 17.04 Премьера! "Ак чәчәкләр кебек..." (12+), Кариев театры , 18:00
  • 24.04 Ришат Төхвәтуллин. Уникс. 17:00
  • 25.04-27.04 Алтын Казан. ТАГТОиБ им. М.Джалиля. 18:00
  • 26.04 "Печән базары" (12+), Кариев театры, 18:30
  • 15.05 Бертуган Сафроновларның фантастик тамашасы. Татнефть Арена. 14:00
Бүген кемнәр туган
  • 13 Апрель
  • Рамил Шарапов - шоумен
  • Абруй Сәйфи (1889-1960) - язучы
  • Айдар Әгъләмов - җырчы
  • Алмаз Гафиятов - журналист
  • Нәзифә Кадыйрова - җырчы
  • Альфред Вәлиев - сәясәтче
  • Илһам Кашапов - дәүләт эшлеклесе
  • Исэнмесез! Май башы май азакларын да 2 бэлмэле фатир снимать итер идем центр да Актаныш, семья балалар белэн. Желательно стиральная машина. Чистоту и своевременную оплату обещаем!!! 89509461699
  • Актаныш районында агач йорт сатыла. Торырлык, яхшы хәлдә. Арзан бәядән. 89372979649
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • романовский сарыклар сатыла .срочно тел 89050220598
  • Зур телевизор сатыла.Күрсәтүе яхшы.3000 сум.тел.89172337131
  • Продается земельный дачный участок, 7 соток, СНТ-11 (Авиастроительный район). Вода, электричество есть, газ планируется завести. Плoдoносящие деревья и кустарники. Прекрасное место для активного и семейного отдыха. Есть возможность сделать пруд. До сада хорошая асфальтированная дорога. Подьездные пути удобные, может заехать даже грузовик! Снт стремительно развивается благодаря председателю, что важно для дачников! Рядом автобусная остановка. Цена 500 т. Тел: 89274031387
  • Кер юу машинасы ,холодильник морозильник сатам тел.89520460614 вапсат или позванит.
  • Үзебезнең умарталыктан сыйфатлы чәчәк балы сатыла. Казан буенча китереп бирү мөмкинлеге дә бар. Рәхим итеп шалтыратыгыз: 89625497103
  • Мастер на час хезмэте курсэтэбез!!! Плотник,электрик,сантехник,сварчик,бакча да утын кису,бакча тирэсе тотабыз, казу эшлэрен башкарабыз 89274544590
  • Ботлата ит сатабыз,арткы боты 330,алгы 320 сум.Хэлэл.тел.89372834097 Узебез Апастан. Казанга алып килеп бирэбез
 
 

 
Архив
 

               

12.03.2014 Дин

Казанда Россия мөселман хатын-кызларының "Мөслимә" оешмасы төзелде (ФОТО)

Казанда Россия мөселман хатын-кызларының "Мөслимә" оешмасы төзелде. 12 мартта Казанның "Ярдәм" мәчетендә узган "Мөслимә" Татарстан хатын-кызлары оешмасы корылтаенда катнашкан 108 делегат шундый карар кабул итте. Оешма рәисе итеп Әлмирә Әдиатуллина, рәистәш итеп "Ярдәм" тернәкләнерү үзәге җитәкчесе Мәликә Гыйльметдинова сайланды.

12 мартта Казанның "Ярдәм" мәчетендә узган "Мөслимә" Татарстан хатын-кызлары оешмасы корылтае булып узды. Корылтайда Казан шәһәре, Татарстан районнары һәм регионнардагы мәчет-мәдрәсәләрдә укытучы абыстай, остазбикәләр катнашты. Делегатларны "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы, мөфти урынбасары Илдар Баязитов, Казан мөхтәсибе Мансур Җәләлетдин, Казан мэриясе вәкиле Гөлназ Исмәгыйлева һәм башкалар сәләмләде.

Корылтайда Әлмирә Әдиатуллина, Мәликә Гыйльметдинова, "Ак калфак" оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Татар гаиләсе фонды рәисе Миләүшә Гайфуллина, галимә Резеда Сафиуллина, Альта Мәхмүтова, шагыйрә Фәйрүзә Мостафина, Рәшидә Исхакый, Сайдә Аппакова һәм башкалар чыгыш ясады.

Корылтай делегатларының чыгышларын тыңлап, бүгенге шартларда абыстайлар һәм остазбикәләрнең тоткан урынын билгеләп, татар-мөселман халкы үсешендә килеп туган проблемаларны хәл итү юллары күрсәтелде. Җыенда катнашучылар “Мөслимә” оешмасының төп эш юнәлешләре итеп, татар-мөселман милләтенең илаһи динен саклау, туган телен үстерү, традицияләрен, буыннар бәйләнешен саклауны, шәҗәрә һәм васыятьнамә системасын кайтаруны, балалар һәм яшьләр белән эшләүне игьлан итә.

Ислам динен тарату һәм җәмгыятьне савыктыру максатында корылтай түбәндәгеләрне кирәк дип саный:

- Россия Федерациясендә ксенофобия, расачылык, динара, милләтара татулыкны җимерү гамәлләренә каршы тору;

- Башка дини һәм милли мәдәни оешмалар, Татарстанның халыклар ассамблеясе белән элемтәләрне үстерү, халыклар дуслыгын ныгытуга, мәдәниятләрне баетуга юнәлдерелгән чараларны уздыру;

- Милли рухта һәм традицияләр нигезендә яшь буынны тәрбияләү максатыннан һәм рухи кыйммәтләрне үстерү йөзеннән татар гаиләсенең һәм өлкән буынның ролен көчәйтү;

- Шәҗәрә һәм васыятьнамә системасын кайтару максатында фәнни җыеннар, бәйгеләр оештыру;

- ТНВ каналында “Мөслимә” тапшыруын оештыруын сорап канал җитәкчелегенә мөрәҗәгать итү һәм аны ачуга ирешү;

- Татар галимнәре, яшьләр, дин әһелләре, эшмәкәрләр, милли зыялылар белән эшләүне камилләштерү һәм алар белән элемтәләрне, хезмәттәшлекне ныгыту;

- Мәчетләрдә социаль эшне активлаштыру;

- Мәчетләрдә хатын-кызлар өчен аралашу клублары булдыру;

- Мөселманнарны таныштыру өчен гаилә кору үзәкләре ачу;

- Җәйге лагерьлар оештыру һәм балаларның Казан җыенын – Сабантуй ясау;

- Гасыр абыстае һәм Ел остазбикәсе конкурсын үткәрү;

- Хатын-кызларның бөтен Россия “Мөслимә” иҗтимагый оешмасын теркәү һәм төбәкләрдә бүлекләрен ачу.

- Бубыйлар фондын булдыру.

Россия мөселман хатын-кызларының "Мөслимә" оешмасы рәисе итеп Әлмирә Әдиатуллина, рәистәш итеп "Ярдәм" тернәкләнерү үзәге җитәкчесе Мәликә Гыйльметдинова сайланды.

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8

Фото # 9

Фото # 10

Фото # 11


---
Матбугат.ру
№ --- | 12.03.2014
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№12 (871626) / 16.03.2014 18:42:49

кош-корт бөҗәкләргә, беренчедән, мин Казанда яшәмим, икенчедән, безнең кебек простой кешене анда кертмиләр. Син уйлаганча, мин башка диндә түгел, Аллаһ кушканча яшәсәм, миңа шул җитә.

№11 (871620) / 16.03.2014 18:05:01

Тукран,ник үзең катнашмыйсың? Аларга караганда син яшерәктер бит. Синең балаң нигә катнашмый?
Әгәр бик карт икәнсең,оныкларың бардыр,алып кил!
Нигә юкны бушка аударып утырасыз?

Башка диндә булсаң,яхшы гамаль кылмыйсың...

№10 (871618) / 16.03.2014 17:50:02

Фотоларын хәзер генә карап чыктым, чынлап та гел корткалар җыелган икән. 20 яшлек булмаса да, 30-40-50 яшлек хатын-кызларны табып булмады микәнни.
Башкаларын белмим,Әлмира Әдиятуллина дин юлында күп тырышлык сала, телевизордан чыгыш ясаганың гел күрергә туры килә. Минемчә, чын мөселман булу өчен мөфти дә, мулла да кирәкми, бары тик Аллаһ кушканны эшләп, Аллаһ тыйганнан тыелып яшәргә кирәк. Аны каян белергә дисәгез, бөтенесе дә Корьәндә бик аңлаешлы итеп язылган.

№9 (871616) / 16.03.2014 17:26:29

Аллах сакласын Баязитовнын мофти булуы, Фаизден де куркыныч кеше. Бар мосселман да. Эрлешеп бетечек

№8 (871613) / 16.03.2014 17:20:39

Эбилер жыены, намаз укырга вакыт тапмасалар да халыкны ойретеп йорилер. Ул карчыктан башка без яши алмыйбыз, акылсызлар татарлар.

№7 (871436) / 13.03.2014 22:11:16

Иркәгә дә килешер иде бу яулык, минминлеге генә мишәйт итә.

№6 (871435) / 13.03.2014 22:09:50

андыйлар монда я бер ,я ике генэ,Алайса!

Барсы да кунелдэ тынычлык булмаудан.

№5 (871434) / 13.03.2014 22:07:57

Мин мин мин дип әйтү,Авыл хатыны. Башкаларны үзеннән ким күрү, үзен генә әлләкемгә санау.

№4 (871429) / 13.03.2014 21:40:16

асылда үзләренең элеккеге минминлекле тормышларын дәвам итеп, ахыр чиктә, бернинди алга китеш күрмичә,ярык тагарак алдында утырып калалар. ))))0
Мин-минлек дигэндэ,нэрсэ куздэ тотыла сон?

№3 (871382) / 13.03.2014 08:17:21

Бу Илдар Баязитов чынлап эшли бит. Муфти итийк аны

№2 (871375) / 12.03.2014 22:25:37

Яулыкбикәләр оешмасы. Кызганычка каршы болар арасында безнең Тукран, Кытай кызы кебек хакыйкатькә омтылучылары, укымышлы-белемлеләре сирәк була. Күпчелек яулыкбикәләр үзләрендә булмаган акылны биргән булып,асылда үзләренең элеккеге минминлекле тормышларын дәвам итеп, ахыр чиктә, бернинди алга китеш күрмичә,ярык тагарак алдында утырып калалар. Аннан соңгы юл барыбызга да мәгълүм.

№1 (871373) / 12.03.2014 21:59:20

Бу Наилә ханым белән параллель юлдан шул ук юнәлештә баручылармы? Ул мөслимәләрнең күлмәк күрсәтеп һәм кавыштыру рекламаларыннан башка эшләрен белмим. Болары нишләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar