09.03.2014 Милләт
Удмуртиядә “Татар кызы-2014” билгеләнде
1 мартта “Халыклар дуслыгы йорты”нда III республикакүләм “Татар кызы-2014” бәйгесе узды. Әлеге исем өчен берсеннән-берсе гүзәл, уңган-булган 7 кыз көч сынашты.
Кызлар 4 төрле номинациядә: күмәк татар халык биюе һәм иҗади бирем башкару, «Заманча татар кызы халкы өчен нинди батырлыкка әзер?” дигән темага эссе сөйләү, үзләре әзерләгән милли киемнәрне тәкъдим итүдә көчләрен сынадылар.
Бәйгенең сайлап алу туры гыйн¬вар аенда ук башланып китте. Дистәдән артык кыз катнашырга теләк белдереп анкеталар тутырган иде. Алар арасыннан иң-иңнәре генә сайланып, финалга узды. Бер ай дәвамында кызлар хореография, дефиле, вокал буенча мастер-классларда шөгыльләнгәннәр, татар телен өйрәнгәннәр. Дәресләрне “Иман” татар яшьләре берлеге кызлары: Рушана Саттарова, Рузанна Адылова, Айгөл Габдерәхимова, Ләйсәния Закирова, Ләйлә Шәймөхәммәтова, Ләйсирә Гатауллина алып барган. Катнашучыларның да, педагогларның да тырышлыгы, үҗәтлеге юкка булмаган, кызлар сәхнәдә үзләрен бик матур тоттылар.
Гомумән, бәйге башыннан ахырына кадәр ныклап оештырылган. Кызларның берсеннән-берсе матур, зәвык белән тегелгән милли киемнәрдән чыгыш ясаулары, саф татар телендә аралашулары тамашачы күңелен җәлеп итте. Иҗади биремнәрне башкарганда да катнашучыларның татар халык биюләренә, җырларына өстенлек бирүләре мактауга лаек. Эссе сөйләгән вакытта текстларның эчтәлекле, мәгънәле булулары да күңелгә кереп калды. 17нче мәктәптә белем алган Чулпан Моратова, татар хатын-кызының батырлыгын тасвирлаганда укытучысы Фәридә Фәрид кызын мисал итеп китерде. “Фәридә Тимургазина безгә туган телебезне өйрәтте, әдәбият, сәнгатебезгә карата мәхәббәт тәрбияләде. Аның тырышлыгын зур батырлыкка тиңлим. Ул булмаса, мин татар телен болай яхшы белмәс идем. Без, аның укучылары, күпне югалткан булыр идек”, - диде ул.
Чыннан да, башка еллардан аермалы буларак, быел финалда катнашучы кызлар туган телебездә иркен аралаштылар. Араларында 55нче мәктәптә татар сыйныфын тәмамлаган Дилия Гатауллина, Ләйсән Гайнетдиновалар да бар иде. Алар телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне дә яхшы белүләрендә укытучыларының да өлеше әйтеп бетергесез зур булуын билгеләп үттеләр.
Татар гүзәлләре тапкырлыкта да сынатмадылар. Сөембикә образын тудыручы күлмәк кигән Альбина Вәлиуллина жюри әгъзаларының “Син бу киемне көндәлек тормышта кия аласыңмы?” - дигән соравына тапкыр җавабы белән таң калдырды. “Күлмәкне мин никахыма киячәкмен, камзулны дискотекага киеп барырга була. Калфакны сәхнәдә чыгыш ясаганда кулланырга мөмкин”, - диде ул, саф татар телендә.
Ниһаять, иң тантаналы минутлар җитте. Җиңүче итеп Дилия Гатауллина сайланды. “Бу исемгә минем белән чыгыш ясаган һәр кыз да лаек иде. Шулар арасыннан үземнең җиңүче итеп сайлануыма әле ышанып та җитә алмыйм. Әлбәттә, бүгенге уңышым - татар сыйны¬фында белем алуым, кечкенәдән милли мохиттә тәрбияләнүем нәтиҗәсе”, - диде ул сөенүен һәм горурлануын яшермичә. Ул дип¬лом һәм кулдан эшләнгән махсус калфак белән бүләкләнде. Аның татар сыйныфында белем алуына басым ясавы балаларга милли белем бирүнең никадәрле мөһим булуын тагын бер кат ассызыклады.
Иң күп тамашачы мәхәббәтен яулап, икенче урынга һәм “Алтын кыз” исеменә Ләйсән Гайнетдинова лаек булды. “Ягымлы кыз” исеменә лаек булган Альбина Вәлиуллина тапкырлыгы, туган телдә яхшы аралашуы өчен “Яңарыш” газетасының махсус бүләгенә ия булды. “Зыялы кыз” дип Чулпан Моратова билгеләнде. “Тылсымчы кыз” исеменә һәм “Татар -информ” агентлыгының махсус бүләгенә Айгөл Рахманова лаек булды. “Сәләтле кыз” - Айгөл Мулланурова, “Назлы кыз” исеме Дәлия Хәсәноваларга бирелде. Кызларның барысына да Татарстанның “Идел” яшьләре үзәгеннән махсус бүләкләр, оеш¬тыручыларга рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бәйге “Сәйлән” ансамбле, Олеся Дыдыкай, “Иман” татар яшьләре берлеге рәисе Ринат Фәйзуллин, алдагы бәйгеләрдә җиңү яулаган Гүзәл Нургаянова, Гөлназ Габдулинналарның чыгышлары белән үрелеп барды. Ахырда Айгөл Габдерәхимова үзе иҗат иткән җыр - “Татар кызы” гимны яңгырады.
Әлеге бәйгене оештырган “Иман” татар яшьләре берлегенә мактау һәм зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Егет-кызларның төн йокыларын, ялларын калдырып чарага әзерләнүләре, чыннан да, игътибарга лаек. Алар исә, үз чиратында, бәйгене оеш¬тыруда ярдәм иткән Удмуртия Респуб¬ликасы Милли сәясәт ми¬ни¬стр¬лыгына, “Халыклар дуслыгы йорты” җитәкчеләренә, анда эшләүче белгечләргә: Лариса Гайнетдинова, Алия Абдуллинага, Татарстанның “Идел” яшьләр үзәгенә, иганәчеләргә зур рәхмәтләрен белдерделәр.
Республикабызда “Татар кызы” бәйгесенең ел саен уздырылуы яшьләрдә милләткә, телгә мәхәббәт тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Кызганычка каршы, узган елдан аермалы буларак, быел сайлап алу туры бары тик Ижауда яшәүчеләр арасында гына уздырылды. “Иман” татар яшьләре берлегендә моны матди яктан авырлыклар килеп чыгуы белән аңлаттылар. “Киләсе елда бәйге республика күләмендә узачак”, - ди алар.