04.03.2014 Дин
Әдәп мөһимрәкме, гыйлемме?
Мөселманнарны нәрсә борчый? Һич арттырып әйтү булмас: мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның журналистлар белән очрашуында катнашкан кешеләр, бирелгән сорауларга карап, моны яхшы төшенгәндер. Нәзарәтнең матбугат үзәгендә әйтүләренчә, мөфти хәзрәт мондый очрашуларны ай саен уздырмакчы.
Бирсен Ходай! Сорау-җавапларга керешкәнче, нәзарәт җитәкчесе ил-көндәге яңалыкларга, кылынган һәм кылынасы гамәлләргә тукталды.
Яңалыкларның күңелсезрәгеннән башлыйк. Монысы хаҗга барырга теләүчеләргә кагыла. Согудиялеләр Мәккәдә төзекләндерү, үзгәртеп кору эшләрен тәмамлый алмаганга, быел да русиялеләргә хаҗ квотасы 20 процентка кимрәк бирелгән. Ягъни быел да илебездән 20 мең түгел, 16 мең кеше генә олы хаҗ сәфәренә юллама алу бәхетенә ирешәчәк.
Инде үзебездәге оештыру эшләренә килгәндә, нәзарәт быел ел имамы конкурсы игълан итәчәк. Әүвәл һәр мөхтәсибәт үз районында иң булдыклы имамны сайлый. Соңрак алар арасыннан берсе сайлап алыначак. Быел мөфтият мәдрәсәләр өчен утызлап дәреслек бастырырга җыена. Болар башлангыч, урта һәм югары мәдрәсәләргә адреслана. “Дәреслекләр бабаларыбыз укыган һәм укыткан нигездә булачак”, – дип аңлатма бирде бу уңайдан Камил хәзрәт. Былтыр дини идарә утызлап китап нәшер итсә, быел бу күрсәткечне җитмешкә җиткермәкчеләр. “Мең ярым мәчет салып, Татарстанда Әбү Хәнифә исемендәге мәчет юк икән. Һичшиксез, якын арада салыначак бер күркәм Аллаһ йортына аның исемен бирербез”, – дип белдерде мөфти.
Исем дигәннән. Журналистларны да борчый бу мәсьәлә. “Нәшриятыгызны нигә урысчалатып “Хузур” дип атадыгыз? “Хозур” дисәң, татарча яңгырар иде. Татар нәзарәте бит бу. “ДУМ РТ-Хадж” дигән килбәтсез исемне кайдан таптыгыз? “Идел-хаҗ”га охшатып, “Казан-хаҗ” дип кушып булмый идемени?” – дип сорады “ВТ” журналистлары. Кыскартылмалар телебезгә хас түгел. Чын татарча, матур исем булса, җәлеп итеп тә тора. Аннан соң нигә хаҗ сәфәрен оештыру белән бер оешма – “ДУМ РТ-хадж” гына шөгыльләнә? Нәзарәт канаты астында хаҗ оештыру җәһәтеннән берничә оешма шөгыльләнсә, сайлап алу мөмкинлеге булыр; оештыручылар, күбрәк кеше җәлеп итик дип, сәфәр хакын бераз төшерергә, көндәшеннән яхшырак эшләргә тырышыр иде. Бәлкем, “Идел-хаҗ” оешмасына кабат мөмкинлек бирергәдер? Нәзарәт җитәкчелегендә эшләүгә алар каршы түгел ич.
Мөфти хәзрәт очрашуны ачып җибәрүгә үк: “2014 елны дини гореф-гадәтләребезне тергезү елы дип игълан иттек”, – дип белдерде. Аның: “Казан мәчетләренең барысында да җомга вәгазьләре фәкать татар телендә генә булачак”, – дип әйтүе йөрәккә сары май булып ятты. Дөрес, бу уңайдан берничә журналист, кайбер мәчетләрдә ярты сәгатьлек вәгазьнең биш минутын – сыгынтысын булса да урысча сөйләргә кирәк; мәчеткә йөрүчеләр арасында мигрантлар гына түгел, туган телебезне белмәүче татар яшьләре дә шактый бит, дип искәрмә ясауны сорады. Чынлап та, кайнар канлы яшьләребезнең аерым фатирларга җыелып намаз укырга, вәгазьләнергә гадәтләнеп китүе бар.
– Әхлаклы, әдәпле, гыйлемле татар имамнарын халкыбыз белеп торсын. Ел имамы ярышында җиңүчегә хаҗга юллама бирәчәкбез, – дип мөфти хәзрәтнең гыйлеме, абруйлы имамнарның кадерен белергә чакыруы да күңелле. Әмма бу мәсьәлә бигүк гади түгел шул. “Кайбер районнарга барасың, укымышлы, гыйлемле имамнар бармак белән генә санарлык. Имам-мөхтәсибләр сафына очраклы гына килеп эләккәннәре, гыйлеме әллә ни булмаса да, белемлерәк яшьләрне күләгәдә тотарга тырышканнары да бар. Шул ук вакытта үз вакытында халык мәхәббәтен яулаган, абруйлы, укымышлы булып та, бу көннәрдә имамлыктан читләштерелгән хәзрәтләребез дә аз түгел. Аларны үз урыннарына кайтарасы иде бит”, – дип мөрәҗәгать итте, мәсәлән, “Безнең гәҗит” вәкиле.
– Без инде бу юнәлештә эшли башладык. Гыйлемле, укымышлы кешеләрне төрлечә җәлеп итәргә тырышабыз, – дип җавап бирде моңа мөфти хәзрәт. Әйе, заманында “ваһһабчы” ярлыгы тагып, бездә ошамаса, әнә чит илгә китсеннәр, дигән җавапсыз белдерүләр дә булды. Шөкер, мөфтият бу чирдән арынды. Мәсәлән, нәзарәтнең уку-укыту бүлеге мөдире итеп Руслан хәзрәт Таһировны билгеләүләрен дини җәмәгатьчелек уңай кабул итте.
– Бүгенге җәмгыять, мөселманнар төрле мәгълүмат йогынтысына бирелә. Моңа гыйлем белән генә каршы торырга мөмкин. Әгәр күңелебезне иман, гыйлем белән баетмасак, зыянлы, кирәксез мәгълүмат, башка төрле мәдәният белән башны бутаячаклар. Хәтта газета, телевидение, Интернет ярдәмендә, ислам терминнарын белгән, чынлыкта дини хисләрдән ерак торган мөселманнар җәмгыяте төзергә телиләр кебек. Әүвәл һәр мөселман белергә тиешле минимум гыйлемне өйрәнергә кирәк, – дип мөфти хәзрәт журналистларны өч нәрсәгә – гыйлемгә, гамәлгә һәм ихласлыкка таянырга, халыкны да шуңа өндәргә чакырды.
Ахырда бер каләмдәшебезнең: “Яшьләр мәчеткә керергә курка, чөнки алар надан хәзрәттән бернинди яңалык та ишетә алмый”, – дип зарлануына, мөфти хәзрәткә аларны тизрәк алыштырырга чакыруына да тукталып китәсе килә. Дини гыйбадәт-йолаларны җиренә җиткереп үтәгәннәре, үз вакытында намаз укытканнары өчен без аларга фәкать рәхмәт әйтергә тиештер. Гыйлемгә бик ашкынасың икән, хәзер дини әдәбият тулып ята. Интернеттагы дини сайтларга керә аласың. Укыйм дисәң мәдрәсәләр бар, анда читтән торып та укып була. Бу уңайдан яшь Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗанинең үз заманында күрше авылдан үзләренә намазга йөри башлаган өммәттәшебезгә биргән киңәшен онытмыйк. “Үз авылыңда, үз имамыңа оеп намаз укуың саваплырак”, – дигән ул. Казанда мондый проблема юк кебек – алтмышлап мәчет бар. Гыйлемлерәк буласың киләме, саваплыракмы – бусы инде әдәп-әхлак мәсьәләсе.