поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.02.2014 Мәдәният

Әлмәтлеләр камаллылар капкасына ике гол кертте

Әлмәт театры артистлары Казан гастрольләре вакытында камаллыларның волейбол уйнарга яратуын истә тотып, туп бүләк иткән икән.

Баксаң, бүләк символик мәгънәгә ия булып чыккан. Камал сәхнәсендә Әлмәт труппасы уйнаган “Сагынуларга ни чара” (“Әрем исе”, Илгиз Зәйни) һәм “Авыл эте Акбай” (Туфан Миңнуллин) спектакльләреннән соң тамашачылар сәхнә артына кереп, безнекеләргә “камаллылар капкасына ике туп керттегез бит” дигәннәр.

Академия театры сәхнәсендә дә куелган әлеге ике спектакльне башкала тамашачысы шулай чагыштырган (Олимпиада чорындагы бу “гол” бәяне тагын да күтәрә сыман. Л.М.). “Сагынуларга ни чара” спектаклен карагач, Камал артистлары үзләре дә Әлмәт труппасы гримеркаларын штурмлаган дип сөйлиләр. Камал сәхнәсендәге “Әрем исе” спектаклендә Рузия ролен башкарган Татарстанның халык артисты Зөлфирә Зариповага әлмәтлеләр уены аеруча ошаган икән.

Камаллыларның “Әрем исе”н караган тамашачылардан безнеке шәбрәк булуы турында алдарак та ишеткән идем. Сәхнәләштерүгә алынган режиссер Айрат Абушахмановның әлеге әсәрне үз итә алмавы моның сәбәбе булгандыр, мөгаен. Спектакльгә тотынган көннәрендә аралашкан берәүгә башкорт режиссеры: “Менә пьесаны яратырга тырышам”, – дип “зарланган”, имеш. “Имеш” дип сүз куертмастан, Әлмәт театрының Казан гастрольләрен күзәткәннәрне тыңлап карарга булдык.

Илгиз Зәйниев, артист, драматург, режиссер:

– Тамашачы “Сагынуларга ни чара”ны бик әйбәт кабул итте. Дөрес, икесе ике спектакль. Пьеса бер, ләкин спектакльләр төрле. Һәрберсе безгә башка хикәят сөйли. Шуңа аларны чагыштыру урынсыз дип уйлыйм. Икесе дә әйбәт!

Земфира Гыйльметдинова, “Сәхнә” журналы:

– Әлмәтлеләрнең гастроле гаҗәеп яхшы узды. Алып килгән барлык спектакльләре дә шәп иде. Театрга мин “театр в шоколаде” дигән исем куштым - биредә яшьләр дә көчле, урта буын да, өлкәннәр дә. Берсеннән-берсе яхшы артистлар булганда – эшләргә дә эшләр

Рүзилә Мөхәммәтова, Мәдәният министрлыгы матбугат үзәге җитәкчесе:

– Әлмәтлеләрнең гастрольләрен беренче чиратта Искәндәр Сакаев спектакльләрен тагын бер кат карар өчен көтеп алдым. Брехтны рәхәтләнеп карадым. Тагын бер кат артистлар уенына һәм режиссерның ювелирдай хезмәтенә сокландым. Миңа "Туй"ның тәрҗемәсе ошый. Безгә университетта укытучыбыз Илдар Низамов өйрәткәнчә: "Әни ничек әйтер икән" принцибыннан чыгып тәрҗемә иткән Фәридә ханым (Фәридә Исмәгыйлева. Л.М.) Брехтны. Шунлыктан бер генә сүзе дә колакны кисми. "Ромео һәм Джульетта"дан аермалы буларак... Монысында инде ясалма тәрҗемә колакны авырттыра. Оста куелган, әмма тупаслатылган спектакль минем өчен түгел. Миңа романтик Ромео белән Джульетта җитмәде. Шулай да Сакаев талантына сокланам, шундый режиссер белән эшләгән Әлмәт театрына рәхмәтләрем чиксез. "Күк капусы ачылса" спектаклен дә карадым. Театрга Фәрит Мөхәммәтшин һәм мәдәният министры Айрат Сибагатуллин килгән көн иде ул. Өлкән яшьтәгеләр өчен махсус "мөгезләндерелмичә" куелган җыйнак кына спектакль.
 


Ләйләгөл МИНАЕВА
Әлмәт театры
№ |
Әлмәт театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»