поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.02.2014 Мәдәният

Гармунчының буыннары саен моң аның

Балачагын яхшы хәтерли Әсгать. Гөрләп торган совет заманнары. Эшләгән кеше яши дә, ашый да ала торган чак. Ләкин артык байлык та юк иде бит. Өч балалы гаиләдә үскән Әсгать беренче класска кергәндә аңа өр-яңа сумка, өс киемнәре алып бирәләр. Ә менә гармунчы әтисенең инструментына кагылырга кушмыйлар.

Кая гына барса да, ни генә эшләсә дә, малайның күзләре шул шыгырдап торган гармунда. Алтмышынчы еллар башында бөтен малайлар да гармунчы булырга хыялланалар иде бит. Әсгать әтисеннән гармун сорап йөдәткәндә Рәшит абзый: “Кызыл кар уягач, менә дигән күрекле гармун алып бирермен мин сиңа”, - дип җавап бирә булган. Кызыл кар булмаганын Әсгать аңлый аңлавын. Ә шулай да әтисенең гармун алып бирүенә дә ышана.

Кадерләп яулыкка төреп сандыкта саклана торган гармун, әтисе эштә чакта малайның кулына эләккәләгәндә, ул келәткә яисә печәнлеккә качып шыңгыр-шыңгыр уйнап көй чыгарырга маташа. Улының гармунчы булу теләген күреп торган әтисе кышкы озын кичләрнең берсендә Әсгатькә “Арча кичләре” көен өйрәтә башлый. Шулай үзе яраткан көйне Рәшит ага улына мирас итеп калдыра.

Безнең Камышлы районы Иске Ярмәк авылында музыка мәктәбе юк бит инде. Җыр дәресләрендә дә нота түгел, җыр сүзләре генә өйрәтәләр иде. Гармун уйнау теләге көчле булган Әсгать бөтен көйләрне дә үзлегеннән өйрәнә. Ә 4нче сыйныфта укыганда тальян гармунда уйнап, сыйныфташларын биетә дә башлый инде.

- Каты уйныйсың, гармунны ватып бетерәсең бит! - дип шелтәләсә дә, гармунында уйнарга рөхсәт итә әтисе.

Мәктәпне тәмамлагач, Әсгать Сәгыйров Похвистневодагы шоферлар әзерләүче курсларны тәмамлап кайта. Армиягә киткәндә өздереп тальян гармун уйнап авыл урамнарын әйләнгән егет кайткач та гармуныннан аерылмый.

Урамнарда берәү йөри
Гармуны беләгендә,
Белсәң иде бу Әсгатьнең
Нәрсә бар йөрәгендә? - дип җырлыйлар иде буй җиткән кызлар.

Тиздән гармунчы егетнең йөрәгендә нәрсә бары сизелә башлый. Бер күрүдә икесе дә гашыйк булган парлар турында ишеткәнегез бардыр бит? Әсгать белән Тупли авылы кызы Сәрия менә шундый пар инде. Өч көнгә кунакка килгән кыз гомерлеккә Иске Ярмәктә кала. Һәм ул һич кенә дә үкенми, чөнки чын ир- егет булып тормышын алып бара аның Әсгате.

Нәкъ шушы вакытларда авыл клубы сәхнәсендә “Ак каен” фольклор ансамбле формалаша башлый. Хәзер инде бер бәйрәм дә алардан башка узмый. Әсгать белән Сәрия, парлашып авыл клубына йөреп, сәхнә тормышы белән яшиләр. Әтисеннән калган гармунның күреге тузып бетә. Әсгатькә яңарагын сатып алырга туры килә. Кызлар һәм егетләр репетицияләргә аларның аулак өйләренә җыела башлыйлар. Ансамбльдә катнашучы гаилә парлары шул хәтле дуслашып китәләр, шул хәтле иҗат утында яналар ки, хәтта көтү куарга вакыт җиткәндә генә таралышкан чаклары да күп була. Гармун көе, җыр, музыка дөньясында кайнаган арада тупырдашып балалар үсә. Әсгать “Ак каенны”, ә ансамбль аны күтәрә, хөрмәтли, бизи.

Әсгать Рәшит улы татар халык көйләрен дәртләнеп, илһамланып уйнаганда, залдагы халык тынып кала. Бары тик гармун тавышы гына. Әсгать тамашачыларның күңел җылысын, сулышын тойгандай ярсып- ярсып уйный. Талга кунып сайраган сандугач җыры кебек тальян моңында арыш башакларының шавын, печән чапкан тавышларны, Юкәле тау юкәләренең серләшүен, кошлар сайравын ишетергә була.

Гармунчының бармаклары талусыз. Йөрәкләрне җилкендерүче, бии белмәгәннәрне бию түгәрәгенә чыгаручы бу көй “Ярмәк вагы” дип атала. Менә әле генә өздереп, йөрәкләрне җилкендереп уйнаган гармун тынып кала, һәм бер мизгелдән күк күкрәгәндәй, таш диварлар ишелеп төшкәндәй алкышлар ишетелә. Бу Казанда үткәрелгән Фәйзулла Туишев исемендәге “Уйнагыз, гармуннар!” фестивалендә булган хәл. Әсгать бу конкурстан дипломант булып кайткан иде. Аннан соң Ивановода узган Бөтенроссия “Играй, гармонь!” фестивале дипломанты, Самара өлкәсе һәм Татарстан Республикасында үткәрелгән “Уйнагыз, гармуннар!”, Иске Ярмәктә узган беренче “Уйнагыз, Гали гармуннары!” фестивальләре лауреаты һәм өченче Бөтенроссия “Халык иҗаты” фестивале лауреаты ул.

“Уйнагыз, Гали гармуннары!” фестивале Иске Ярмәктә биш елга бер үткәрелеп килгән иде, ә хәзер ул регионара фестивальгә әверелде һәм Камышлы районы үзәгендә ике елга бер үткәрелә башлады.

Әсгатьнең кулындагы тальян гармунны ясаучы Гали ага Гәрәев тә шушы авылда туып үскән иде бит. Аның гармуны һәм даны дөньяга таралган заманнар да артта калып бара инде. Шушы тальянкасында бияләй киеп тә, гармунны аркасына асып та, тагын әллә ниләр кыландырып та уйнаганын күрсәгез иде аның! Ис китәрлек! Бик оста гармунчы гына шулай булдыра ала. “Татар халык фольклор ансамбле” исеменә лаеклы “Ак каен” коллективының казанышларында да Әсгать Сәгыйровның өлеше бик зур.

Ләкин тормыш сәхнәдә биеп-җырлап кына узмый шул. Аның җил-бураны да, кайгы-хәсрәте дә буа буарлык. Ир кешегә бигрәк тә кыен - гаиләсен туйдырасы да, өен саласы да, агачын утыртасы бар бит. Әсгать шушы бурычларын тулысынча үти – өен дә җиткерә, йорты да мал белән тула, колхоз эшенә дә өлгерә. Ул күп еллар буе колхоз җитәкчеләренең алыштыргысыз шоферы булып авыл кырлары, район һәм өлкә арасындагы юлларны гизә. Ә Сәрия өч кызын тәрбияли, ирен тәмле ашлар пешереп көтеп тора. Аңа да эш җитәрлек, ул “Ярмәк” хуҗалыгында савучы булып та хезмәт итә бит.

Иске Ярмәк авылында күмәк хуҗалык таркалгач, халык шәхси хуҗалыкларында мал-туар асрап, умарта үрчетеп, яшелчә үстереп, тәрәзә-ишекләр, өй җиһазлары ясап көн күрә башлый. Ә Әсгать яшьтән сайлап алган һөнәренә тугры калып, машина йөртүен дәвам итә. Аның гомере элеккечә моң, музыкага үрелеп бара. Шуңа да ул һич картаерга җыенмый. Шушы көннәрдә 60 яшен тутырса да, көләч йөзле, ярдәмчел, хөр күңелле булып яши бирә.

Аңа юбилей көннәрендә иңгә-иң куеп мәдәният дөньясында хезмәт иткән иҗатташ дуслары - “Ак каен” халык фольклор ансамбле коллективы, авылдашлары, дуслары, туганнары исеменнән корычтай исәнлек, озын гомер, гаилә бәхете телибез. Иҗади ялкының сүнмәсен, сүрелмәсен, бармакларың талмасын, күңелең күтәренке булсын, Әсгать!

Иске Ярмәк авылы,
Камышлы районы. 


Фәния КӘРИМОВА
Бердәмлек
№ 4 | 15.02.2014
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»