17.02.2014 Җәмгыять
Тапкан анамы, баккан анамы?
Еш кына театр тәнкыйтьчеләреннән яшьләр сәхнәдә мәхәббәт тудыра белми, дигән фикерне ишетергә туры килә. Ни сәбәптән соң бу дип сораганыма, тормышта теләсә кемне мизгел өчен яр итеп кулланудан, дигән гаҗәеп җавап ишеткәнем булды. Димәк хәзерге яшьләргә чын ярату, ярата белү хас түгел?
Бер карасаң, чыннан да, замана тормыш кануннарына үз яңалыкларын кертә бара. Кем өчендер бала табу мәсьәләсен генә алыйк. Ничек инде 9 ай буе йөрәк астында йөрткән сабыеңны чит кулларга бирмәк кирәк? Ләкин тормышыбызда андый мисаллар турында еш ишетәбез һәм күрәбез. Парлы гаиләләр генә түгел, хәтта ялгыз ирләр дә суррогат ана хезмәтеннән файдалана.
Ә моңа гаҗәпләнәсе дә юк икән, тарих кабатлана диләрме әле? Антик чор галиме Плутархның да хәзерге суррогат ана мәсьәләсен хәтерләткән вакыйганы тасвирлап калдырганы мәгълүм. Тарих битләренә күз салсак, борынгы Римда да ирләр үз хатыннарын баласыз парларга биреп торганнар. Кулланышка алып торган хатыннан дөньяга килгән бала закон тарафыннан кысыр гаиләдә кала торган булган.
Ә борынгы яһүдләрдә бала таба алмаучы хатыннар кол кызларны файдаланган. Кол тапкан баланы иң беренче ирнең законлы хатыны кулына ала, шул рәвешле яңа туган сабый аның үзенеке икәнен аңлаткан.
Фән үсешенең алга китүе кысыр хатыннарга өмет чаткысы бирә, ана бәхетен татырга ярдәм итә. Чит илләрдә 80нче елларда суррогат ана хезмәте уңышлы гына эшли башлый.
Бөекбританиядә суррогат бәбиләү пионерлары булып Патрик Стептоу белән Роберт Эдвардслар таныла. Генетик әти белән әнидән экстракорпораль орлыкландыру нәтиҗәсендә алынган эмбрионы кысыр хатынның сеңлесенә күчерелә дә, 1989 елны ул сәламәт бала таба.
Ә бүгенге көндә инде бу күренеш киң таралган. Атаклы артистлар арасында бигрәк тә. Монда Сара Джессика Паркер, Николь Кидман, Элтон Джон, Майкл Джексон, Криштиану Роналду, Алена Апина, Рики Мартин, Анни Лейбовиц, Алла Пугачёваларны атап узарга мөмкин.
Ләкин бу ысулны кысырлар гына түгел, бәтчәбаз (гомосексуаль) парларның файдаланлыгы да билгеле. Шулай булгач дин әһелләрненең бу ысулга каршы булулары да табигый. Рус православ чиркәвендә дә суррогат бәбиләү хупланмый. «Суррогат ысул белән үрчү әүвәл бала күтәрүче ананы имгәтә, аның ана хисләре таптала һәм сабый да үсә төшкәч, мин кем баласы соң, дип бәргәләнергә ихтимал”, ди алар.
Бу җәһәттән ислам дине белгечләренә дә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Ләкин үзенә җаваплылык алып, авыз тутырып җавап бирүче булмады безгә. Шулай да Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы җитәкчесе Габдулла Әдһәмов: “Бу ике яклы һәм бик четерекле мәсьәлә. Аны Голәмәләр шурасында карарга кирәк. Җиңел генә, кинәт кенә җавап бирә торган нәрсә түгел. Моңарчы мондый сорау белән миңа мөрәҗәгать иткәннәре булмады”, - диде. Күрәсең, мөселман хатын-кызлары арасында суррогат ана мәсьәләсе ул кадәр кискен тормый.
Социология фәннәре докторы, психолог Айсылу Нәгыймова белдергәнчә, суррогат аналар күренеше - бик катлаулы мәсьәлә. “Бер карасаң, баласыз гаиләгә бала табып бирү, демокрафик хәлне яхшырту җәмгыять күзлегеннән караганда, уңай күренеш кебек. Әмма әхлак ягы да бар бит әле. Карынында сабыйны тугыз ай дәвамында йөрткән ананың уй-кичерешләрен дә исәпкә алырга кирәк. Башка берәүләр өчен бала табарга ризалашкан хатын-кыз, ул никадәр генә әзерлекле булмасын, психологик яктан аның белән шактый эшләү зарур. Аның карынындагы сабый генетик яктан аныкы булмаса да, ул инде ана, телиме-теләмиме - ул балага ияләшә, аның белән аралаша, үзенеке итеп кабул итә. Шуңа күрә дә аларга карата “кеше баласын йөртүче” дип түгел, ә суррогат булса да ана сүзе кулланыла. Гадәттә, бу адымга акча хакына ризалашалар. Бу эшкә коммерция килеп кушыла дигән сүз. Мораль яктан мин моны бик үк дөрес дип тә санамыйм. Кабатлап әйтәм, бу эштә психологик әзерлек бик мөһим. Күтәрүче ана өчен бу барыбер стресс, травма бит”, - дип саный психолог.
Теләсә кемгә бала табып бирү тыелачак
Ялгыз ирләргә суррогат әниләр хезмәтеннән файдалану якын елларда тыелырга мөмкин. Россия парламенты бу өлкәне катгый контрольгә алырга планлаштыра.
Мәгълүм булганча, җир шарында суррогат әни хезмәте елдан-ел популярлаша бара. Россия дә бу исемлектә алдынгы урыннарны били. Белгечләр раславынча, балага заказ бирүчеләр арасында кысыр парлар гына түгел, ә фигурасын югалтудан курыккан, тугыз ай буе уңайсызлык кичерүдән качмакчы булган хатын-кызлар да бар. Үз вакытында парын тапмаган, ләкин бала тәрбияләргә теләгән ялгыз ирләр дә бу ысулга ешрак мөрәҗәгать итә башлаган. Филлип Киркоровның шушы юл белән ике бала атасы булуы күпләрне шаккатырган иде. 63 яшьлек Алла Пугачева белән 36 яшьлек Максим Галкин да ничек итеп бәхетле әти-әни булуларын беркемнән дә яшерми, киресенчә, горуланып сөйли.
Россиянең закон чыгаручылары белдергәнчә, суррогат ана ярдәменнән бала алып кайта алмаган парлар гына файдаланырга тиеш. Әле бу очракта да ата-ананың финанс һәм психик хәлен тикшерергә кирәк. Бер җенесле парларга исә, шулай ук ялгыз ирләргә әлеге ысулдан кулланырга гомумән тыелачак, ди белгечләр.
Закон проекты буенча, үрчүнең әлеге методына яшеренлек статусы биреләчәк. Табибларга баланың җенесен алдан сайлау да тыелачак. Бу карардан бер генә чыгарылма бар: әгәр нәселдә бер җенес вәкилләренә генә күчә килүче чирләр булса хәл үзгәрә ала – баланың җенесен сайлау иреге бирелә. Карынында заказга бала йөртүче аналар өчен исә түләүле йөклелеккә чикләү кертү дә планда тотыла.
...Бала - мәхәббәт җимеше, Аллаһы Тәгаләнең ир белән хатын арасындагы хәләл мәхәббәте өчен бирелә торган кадерле һәм тансык бүләге. Яңа җанга тормыш бүләк иткәндә өченче кешенең кысылуы урынсыз һәм гайре табигый түгелме икән? Аллаһы Тәгалә бала бирмәгән икән, димәк ул кешенең тәкъдире шундыйдыр... Ә инде ниндидер ысуллар белән фән казанышлары ярдәмендә нәсел калдыру Җәнәбел Хакның илаһи тәкъдиренә кул тыгарга тырышу, димәк ки аңа каршы бару була түгелме соң? Сораулар ачык кала...