поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.02.2014 Спорт

Сеченда Рәшит турниры

2012 елда Т.Новгород өлкәсе Сеченның “Олимпия өметләре” спорткомплексында күренекле якташыбыз, шахмат һәм шашка буенча спорт остазы, шахмат буенча Халыкара спорт мастеры, СССРның атказанган тренеры Рәшит Гибәт улы Нәҗметдиновның 100 еллыгына багышлап шахмат буенча ачык районара турнир үткән иде. Бу турнир бер күркәм традициягә әверелеп бара. Аның өченчесе узган ял көнендә, 26 январьда шул ук районда, шул ук спорт комплексында зур оешканлык белән узды.

Әлеге истәлекле чараны ачу тантанасында Сечен районының хөрмәтле гражданины, шахмат клубы җитәкчесе, турнирның баш судьясы Ю.А.Щекуров кунакларны җылы сәламләде, интеллектуаль уенның серләрен ачыклады, мөһимлеген билгеләп үтте һәм ярышларның шартларына тукталды. “Быел без бераз положениене үзгәрттек һәм гадиләштердек. Шуның нәтиҗәсендә, такталар санын унга кадәр кыскарттык. Димәк, биш тактада мәктәп укучылары уйнар, шулай ук биш тактада өлкән шахматчылар да ярышыр. Һәр партиягә 25 минут вакыт бирелә. Шобага нәтиҗәсендә беренче булып такта артларына Сечен һәм күрше Чуваш республикасыннан килгән Кызылчатай районы уенчылары утыра, ә К.Октябрь районы командасы килмәү сәбәпле, сергачлылар әлегә ял итә”, - диде Юрий Александрович.

Икенче булып Рәшит Гибәт улының авылдашы – Красный Остров авылы башлыгы Максут Алимов сөйләде (фотода). Ул турнирда катнашучыларны сәламләде, хөрмәт итеп килгәннәре өчен аларга рәхмәтләрен белдерде, ә чыгышының зур өлешен күренекле якташыбызның тарихына, аның катлаулы тормыш юлына багышлады, спорт өлкәсендәге казанышларын ассызыклады. “Шахмат тактасында теләсә нинди оборонаны үтә алганына күрә, шушы спорт төрендә “рыцарь атаки” һәм “гроза гроссмейстеров” дигән исемнәр аңа мәңгелеккә беркетелеп кала. Америкада чыккан “20 нче гасырның иң яхшы 10 партиясе” исемле фәнни хезмәткә Рәшит Нәҗметдиновның ике партиясе кергән. Ул Казанда шахмат һәм шашка клубларына нигез салган”, - дип сөйләде Максут Мансур улы.

Шулай ук турнирда катнашучыларга Сечен районы һәм өлкә “Туган як” газеталары редакторлары Ольга Платонова белән Олег Әндәрҗанов уңышлар теләделәр, җирле балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Надежда Спиридонова, район спорт комитеты рәисе Александр Давыдов барчасын шахмат бәйрәме белән тәбрикләделәр, җиңү түгел, ә катнашу мөһимрәк, диделәр алар һәм яшьләрне узара дуслык җепләрен булдырырга чакырдылар. Ә Олег Хөсәин улы күренекле якташ-милләттәшебезне шулай олылап искә алганнары өчен Сечен районы хакимиятенә дә олы рәхмәтләрен белдерде, Кави һәм Рәшит Нәҗметдиновларның авылдашы, аларның исемнәрен, рухи мирасларын киләчәк буынга тапшыруда зур эшләр башкаручы, әлеге турнирларның төп оештыручысы Максут Мансур улының инициативасын югары бәяләп үтте.

Запас өстәлләрдә Сергач шахматчылары җиңел генә үзара уйнап утырсалар, төп өстәлләрдә уйнаучылар шахмат такталары өстендә башларын нык ваталар иде инде.

Берсе кызганыч, спорт өлкәсендә үзенең казанышлары белән Нижгар татарлары данын бүгенгәчә тирә-якка таныткан күренекле милләттәшебезнең турнирында милли районыбыздан команда юк иде. Бу турыда оештыручылар берни әйтә алмагач, без К.Октябрь районының спорт комитеты рәисе И.А.Абдрахмановтан шул хакта кызыксындык, аңлатма бирүен үтендек.

- Иң беренчедән, оештыручылар турнирның положениесен үзгәрткәннәр. Икенчедән, безнең счетта акча да юк иде. Бәлки, акча тапкан да булыр идек, тик укучылар арасыннан шахмат уйнаучыларны табуы кыен, чөнки бездә бу спорт төреннән махсус түгәрәкләр, клублар юк, - диде Илдар Айдар улы.

Турнирга барырга, атаклы милләттәшебезне яд итәргә мөмкинлек тапмаган очракта, оештыручыларны бу хакта алдан искәртәсе иде. Бәлки, К.Октябрь районы командасы урынына алмаш табып, турнирның тәртибе дә бозылмаган булыр иде. Шунысы да аңлашылмый, Сергачтан, ерак Кызылчатайдан килергә мөмкинлек тапканнар, ә Сечен белән янәшә торган К.Октябрь районының биш кешелек укучылар командасы тупларга һәм 20-30 чакрым үтәрлек ягулыкка акча табарга хәленнән килмәгән. Шәхсән миңа калса, милләттәшебез истәлегенә оештырылган шахмат турнирында милли районның катнашмавы оештыручыларны санга сукмауга һәм күренекле якташ-милләттәшебезне яд, хөрмәт итмәүгә тиң. Шунысы да кызык, К.Октябрь спорт комитеты бу турнир турында, ни сәбәпледер, район башлыкларына да белгертмәгән. Ичмасам, район хакимияте бу өлкәдә ярдәм итү чарасын тапкан булыр иде.

Ә турнирга кайтканда, ул якты, иркен, җылы залда узды. Оештыручылар тарафыннан төшке аш та кайгыртылган иде.

Гомум команда нәтиҗәләре буенча, беренче урынны Чуваш республикасының Кызылчатай районы шахматчылары яулады, икенчедә – Сергач, өченчедә – Сечен. Мәктәп укучылары арасында да беренчене Кызылчатай алды, бер очкога гына калып, икенчегә җирле балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре лаек булды.

Олылар арасында сергачлылар яхшы уен күрсәттеләр һәм беренче урынны алдылар. Икенче белән өченче урыннарны Кызылчатай белән Сечен районнары бүлеште. Беренче урыннарны яулаган укучылар һәм олылар командалары Рәшит Нәҗметдиновның фотосурәте төшерелгән исемле кубоклар белән бүләкләнделәр. Һәр тактада җиңүчеләр дә истәлекле бүләкләр белән билгеләнде. Гомумән, һәр катнашучы төрле бүләккә ия булды.

Рәшит Нәҗметдиновның якты истәлегенә багышланган турнирның ахырында Красный Остров авылы башлыгы Максут Алимов шушы чараны оештырырга ярдәм итүчеләрнең барчасына, шул исәптә “Олимпия өметләре” спорт комплексы директорына, Сечен районы администрациясенә һәм авылдашлары Вәлит Якубовка, Әмир Мөхәммәтҗановка, Рәшит Халилуллинга, Зиннур Гыйльмановка олы рәхмәтләрен белдерде һәм бу турнирны традицион итәрбез, дип ышандырды.

Шулай булсын, яхшы эшкә Ходай ярдәмен бирә.

1

2

Автор фотолары
 


О.ХӨСӘИНОВ
Туган як
№ |
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»