поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.02.2014 Авыл

Сыер авырса, акча түләргәме?

Мал табибларына акча эшләргә кушылганнан соң, гади халык аптырашта калды. Авыл халкы яхшы белә: хәзер мал табибларыннан башка гына хуҗалыкта терлек асрау бик кыен. Элек кенә ул сыер-сарыклар, кош-кортлар авыруның ни икә­нен белмәде. Хәзер әнә кө­түнең даны булган иң күп сөт бирүче сыерың да лейкоз зәхмәте белән зарарланган булырга мөмкин.

Аны гади күз белән генә карап, белеп булмый. Ветеринар анализлар алып тикшертмәсә, лейкозны ачыклый алмыйлар. Сыер бозаулаганда да мал табибыннан башка булмый. Кайбер хуҗалыклар сыерны система куеп аякка бастыра. Бозаулаганнан соң мастит белән дә тилмертә әле ул сине. Инде абзарыңны үтәли җил йөрмәслек итеп томалап куйсаң да, сыер бирешә. Халык медицинасы белән генә котылып булмый, кабат мал табибын чакырырга туры килә. Әле ярый, ул үз авылыңда булса. Бүген, чыннан да, рес­пуб­ликаның шактый хуҗалы­гында бу һөнәргә кытлык сизелә.

Мәгълүматларга күз салсак, республикада 451 мал табибы җитешми. 113 хуҗа­лыкта, гомумән, бу эш белән шөгыльләнергә белгечләр юк. Хәлләр аеруча Баулы, Ютазы, Менделеев районнарында катлаулы. Казан дәү­ләт ветеринария академия­сендә белем алучылар да бу эшкә атлыгып тормый. Узган ел диплом алган 170 белгеч­нең нибары 26сы авылга кайткан.
Авылларга мал табибларын җәлеп итү, аларның дә­рәҗәсен күтәрү, хезмәт хакларын арттыру өчен аграр министрлык тү­ләүле хезмәт­ләрдән файдаланырга ки­рәклеген әйтә. Алдагы биш елда бу төр хез­мәтне киң кулланылышка кертмәкче­ләр. “Без һәрчак, мал табибларына игътибар җитми, хезмәт хаклары аз, дип зарланабыз. Түләүле хезмәт күрсәтү белән нәти­җәләргә ирешкәнебез юк, гәрчә мөм­кинлекләр булса да, – ди министр Марат Әхмә­тов бу уңайдан. – Авылларда ветеринария пунктлары тө­зү, аны кулланылышка тапшыру программасы эшли. Табиблар хуҗалыкларга вакытында бара алсын өчен, транспорт та бирелә. Бары тик эшләргә генә кирәк”.

Бүген республикада бер миллионнан артык мөгезле эре терлек бар. Аның һәр­берсе диярлек нинди дә булса ветеринар ярдәмгә мох­таҗ. Матбугат чараларында түләүле хезмәт турында шаулаганнан соң, авыл кешелә­рендә ризасызлык туды. Авыл кешесе нинди хез­мәт­ләр өчен акча түләргә тиеш? Шуңа да әлеге мәсьәләгә ачыклык кертергә булдык.

Югары Ослан районы фермеры Мурат Сираҗин әлеге хәл уңаеннан, ветеринария хезмәте дә – ашыгыч ярдәм, полиция хезмәтләре кебек үк бик кирәкле гамәл, дигән фикерен җиткерде. “Сыйфатлы азык-төлек җи­теште­рим ди­сәң, иң беренче чиратта си­нең терлегең сау-сәламәт булырга тиеш. Хәр­биләрнең, укытучыларның, табиблар­ның хезмәтен тү­ләүлегә әй­ләндерү дөрес сәясәт түгел. Халык иминлеген, сәламәт­леген кайгырткан беренчел хезмәтләр түләүле булырга тиеш түгел. Өстәмә ярдәм аласың килә икән, түләүлесе дә булсын. Профессор дәрә­җәсенә ирешкән ветеринар белән киңәшләшәсең килә икән, рәхим ит, акчаңны түлә дә, чакыртып китер, аның хез­мәтеннән файдалан. Вакцинация, дәвалау өчен акча алынырга тиеш түгел. Безнең крестьяннарның болай да финанс мөмкинлеге чамалы. Ветеринар белешмәләрне акчага бирү дә дөрес хәл димәс идем. Аны элек бушлай бирделәр”, – ди Сира­җин.

– Ветеринария хезмәте болай да өлешчә түләүле инде ул, – дип фикер йөртә Саба районыннан шушы хез­мәткә гомерен багышлаган Габит ага Фәхретдинов. – Аны тагын да арттыруның мәгънәсе юк дип саныйм. Төп хикмәт – сыйфатлы хез­мәт күрсәтүдә. Бөтен бәла – бу һөнәр ияләренең дәрә­җәсе төшүдә. Үз эшләренең осталары булган белгечләр башка тармакларга китеп барды. Түләүле хезмәт күрсә­түгә алынасың икән, иң беренче эш итеп, яхшы кадр­лар булдырырга кирәк. Без­нең хезмәт – иң пычрак эш­ләр­нең берсе. Нинди генә шартларда эшләмибез. Белемле, иҗади эшләүче белгеч, хуҗа­лыгыңа килеп, тер­легеңне дәвалап китә икән, акча кызганмаучылар да бар. Яше­рен-батырын түгел, бүген ветеринар белгечле­генә оч­рак­лы кешеләр килә. Яшьләр арасында бу һөнәргә мөкиб­бән китүчеләр юк дәрәҗә­сендә. Аларны дип­лом гына кызыксындыра. Менә шуңа да бүген мал табиблары җитми дә инде.

– Ветеринария өлкәсендә моңарчы да түләүле хезмәт­ләр бар иде. Андый төр хез­мәтләрнең исемлеге күптән­нән тәгаенләнгән, – дип аң­латма бирде Министрлар Ка­бинетының ветеринария идарәсе дәүләт баш инспекторы Алмаз Хисаметдинов. – Бу – бөтен тармакны түләү­легә әйләндерү дигән сүз түгел. Акча эшлим дип, йогышлы авыруларга каршы көрәшүне, дәвалауны түләү­легә калдыру турында уй була да алмый. Куркыныч тудыручы авыруларга каршы кө­рәш бушлай булды һәм булачак та. Әлеге максатка хө­күмәттән акча каралган. Бары хезмәт күрсәтүләрнең кай­берләре генә түләүле. Күбе­сенчә раслаучы документлар өчен түләргә туры килә.

Алмаз Хисаметдинов сүз­ләреннән күренгәнчә, максатлары – халыктан акча җыю түгел. Түләүле хезмәт­ләрне дә арттырырга уйламыйлар. Бары тик мондый төр хезмәт күрсәтүләр булганда, ветеринарның акчасы артачагын аңлата ул. Кергән табышның 50 проценттан ким булмаган өлеше хезмәт хакын арттыруга юнәлдере­лә икән. 


Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ 20 | 11.02.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»