|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.02.2014 Спорт
Бүген Олимпиада ачылаСочида XXII кышкы Олимпиада ачылу тантанасын 20 сәгать 14 минутта "Беренче канал", "Россия" һәм тагын берничә канал турыдан-туры күрсәтәчәк. Казан халкын исә тантананы "Казан-Арена" стадионы медиафасадындагы зур экранда карарга чакыралар. Бүген кич шәһәр транспорты халыкны "Казан-Арена" янына алып бару өчен аеруча режимда эшлиячәк. Олимпия уеннары 7-23 февральдә узачак. Бөтен дөньядан җыелган спортчылар спортның 7 төре (15 дисциплина ) буенча көч сынаша. Уеннарда 98 комплект медаль уйнатыла.
Россия җыелма командасы составына Татарстаннан 8 спортчы керде, бу – хоккейчылар Илья Никулин, Алексей Терещенко, Евгений Медведев, Александр Свитов, чаңгыда ике төр ярыш буенча Нияз Нәбиев һәм Иван Панин, чаңгычылар Анастасия Доценко һәм Наталья Жукова.
Тантанадан соң, фикреләрегез белән уртаклашуыгызны көтәбез.
--- |
Иң күп укылган
|