05.02.2014 Мәдәният
Артём Пискунов: «Үзгәртергә тырышмагыз»
Ул үзенең тышкы кыяфəтен эчке дөньясына туры килеп бетми дип саный.
Җирəн чəчле, ачык йөзле, елмаючан, сүз саен мəзəк кыстырып сөйлəшүче кешелəрне бəлки артык илəс дип уйлыйлардыр. Андыйларның Хəсəн Туфан хакында сөйлəгəндə күзлəрендə яшь ялтыраганын, бəлки, һəркем күрмидер. Ə минемчə, дөньяны тирəнтен күзаллау сəлəте нəкъ менə кояш төсендəгелəрнең күңелендə яшеренгəн. Киңəшлəре, тормышка карашы белəн К.Тинчурин театры артисты Артём Пискунов уртаклаша.
«Мин дөньяга отпимистларча карарга тырышам. Тормышта бар нəрсəне дə җитди кабул итсəң, акылдан язарга була! Нерв күзəнəклəрен сакларга кирəк. Бары эшемə карата бик җитди мин, гəрчə еш кына комик рольлəр башкарсам да».
«Минемчə, замана кешесенə интеллигентлык җитми. Гомумəн, интеллигенциянең нəрсə икəнен оныта башладык сыман. Үз-үзеңне итəгатьле тоту, күпне белү һəм белгəнеңне дөрес итеп башкаларга җиткерү – интеллиентлыкны мин шулай аңлыйм. Интеллигент – үрнəк булырдай кеше ул. Əгəр син игътибар үзəгендəге кеше икəнсең – укытучы, актёр, җəмəгать эшлеклесе – син үрнəк булырга тиешсең».
«Алтыдагы алтмышта дилəр. Бу сүзлəр белəн бик килешəм – кеше үзгəрми ул, үзгəртергə тырышмагыз».
«Мин мəктəпкə кергəндə укый белə идем. «Син укый белəсеңмени инде?», – дип гаҗəплəнгəннəре хəтердə. Ə хəзер беренче класс баласына «укый да белмисеңмени», дип бəйлəнəлəр. Мəктəп нəрсə өчен соң? Баланы туган телен өйрəнгəнче үк инглиз теле дəреслəренə йөртəлəр, тумас борын социаль челтəрдə сəхифə ачып куялар. Нəрсəгə? Без гаилəдə биш бала үстек. Балачагыбызны искə төшерəм дə, замана балаларын җəллəп куям. Аларның балачагын урламасыннар иде».
«Бердəмлек юк кешелəрдə. «Миңа берни дə кирəкми, минеке җитəрлек, башкаларда эшем юк» – əнə шундый фикер белəн яшəүчелəр күп. Кешелəрнең бер-берсеннəн читлəшүендə Интернетның, төрле гаджетларның да үз өлеше бар. «Футлярдагы кеше»лəргə əйлəнеп барабыз».
«Бик хислəнгəн чагымда шигырьлəр язам. Əниемə багышлап язган җырым бар. Минемчə, дөньяда иң кадерле кешелəр – əти-əнилəр. Əниеңне кулыңа күтəреп Мəккəгə хəтле алып барсаң гына бурычыңны кайтара аласың дилəр. Минемчə, болай гына да җитми... Əле алып та кайтырга кирəк».
«Без һаман каядыр ашыгабыз. Тəмен белеп эшлəргə, тəмен белеп яшəргə иде. Ə барлык эшне барыбер эшлəп бетереп булмаячак ул».
Чикләвек корты
Без кечкенə чакта урман чиклəвеген җыеп капчык белəн чормага элеп куялар иде. Абый белəн моны белеп алдык бит! Бер генə чиклəвек сыярлык итеп капчыкны тиштек тə, шун-нан көн саен берəр уч чиклəвек «савып» алабыз. Ярты капчык чиклəвекне суырып бетергəч – тоттылар... Əй əрлəделəр дə соң. Шул чаклардан тансык булып калгандыр, мин чиклəвекнең һəртөрлесен бик яратам. Начар гадəт түгел бит, файдасы да күп. Мəсəлəн, фундук кан тамырлары системасының эшен яхшырта, иммунитетны ныгыта. Миндаль күз күремен яхшырта, йокысызлыктан интегүчелəргə булышырга мөмкин. Əстерхан чиклəвеге башны эшлəтə. Лəкин чиклəвекне көненə бер учтан да күбрəк ашарга ярамый, ашказанына зыян килү ихтималы бар.
БЛИЦ-КИҢӘШЛӘР
Укырга: Х.Туфан шигырьлəрен, М.Мəһдиев, Э.-М.Ремарк əсəрлəрен, классик тарихи əсəрлəрне.
Карарга:Э.Рязанов, А.Кончаловский, В.Меньшов, Л.Гайдай фильмнарын, Совет мультфильмнарын.
Тыңларга:классик музыка һəм халык җырларын.
Рания ЮНЫСОВА
Сәхнә
№ 1 |