поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.02.2014 Җәмгыять

Хәйриячелек – күңел эше, әллә танылу юлымы? (Сораштыру)

Безнең халыкта, изгелек эшлә дә суга сал, дигән әйтем бар. Шулай да байлар һәм хәерчеләргә бүленгән заманда хәйриячелек белән шөгыльләнүчеләр артык күп түгел. Авыр хәлдә калучыларга ярдәм кулын сузарга өйрәтүче төрле чаралар уздырыла, мәсәлән, республикада “Ел хәйриячесе” дип исемләнгән конкурс нәтиҗәсендә меценатларны билгелиләр.

Хәер, мондый эшләр белән шөгыльләнүчеләрне үзләренә уңай имидж ясаучылар дип тә атыйлар. Ә Сез ничек уйлыйсыз: ярдәм иткәнне халыкка күрсәтү, әйтү кирәкме?

Салават ФӘТХЕТДИНОВ:


– Инкыйлабка кадәр татарда хәерчеләр дә, ятимнәр дә булмаган. Дөньяларның рәте киткәч, фәкыйрьләр, га­рип-горабалар, ятимнәр турында уйлаучы юк диярлек. Байлар акчасын күңел ачуга тота, милек туплый. Миннән ун тапкыр байрак кеше­ләр­гә: “Бир акча! Урланганын ятимнәр хакына бир, эшләп алган дип исәпләгәнен үзеңә калдыр”, – дим. Кешеләрне кым­­шатып җибәрер өчен этәр­гә, суккаларга яки менә “Хәйрия елы” яки “Ел хәйрия­чесе” дигән чаралар уздырырга кирәк. Иманы булмаган бай: “Мин бу хәчтрүшләрдән кай ягым бе­лән ким әле?” – дип уйлап, акчасын чыгарып са­лыр­га мөмкин. Яхшы бит! Миңа кем генә ярдәм сорап килми, ояты булмаганнары, әрсезләре күп. Бер хатын килде: “Кызым музыкант, ярдәм ит, Чехиядә чыгыш ясаганда ак рояль кирәк”, – ди. Ятим­нәргә, гарипләргә ярдәм итәм, дим, ишетми. Сүгеп чыгардым.

Илнар ЗИННӘТУЛЛИН, “Гаилә” мәчете имамы:


– Әгәр дә кеше башкаларга Аллаһ ризалыгы өчен ярдәм итә икән, бу – күркәм эш, ләкин: “Тукта әле, ярдәм итеп танылырга мөмкинмен, әле аның өчен миңа рәхмәт әйтерләр, премия дә би­рер­ләр”, – дип уйлап эш башкарса, бу хупланмый. Ләкин хәйриячелекне күркәм үр­нәк итеп күрсәтү кирәк, га­дәттә, бу башкалар да ярдәм итә башламасмы дип уйлап эшләнә. Мондый эштә мө­селманнар, татарлар күбрәк катнашса, шатланам гына, чөнки алар­ның гамәлләре – ислам, мил­ләтнең матур сыйфатларының күрсәткече.

Фәрит МИФТАХОВ, ТР Дәүләт Советы депутаты, “Бол­гар” хәйрия фонды җитәкчесе:


– Кешегә ярдәм итү ке­шенең күңелендә булырга тиеш. Йөрәк кушуы белән эш­ләнмәсә, булмый ул. Башкаларга ярдәм итә алырлык көч бар икән, сөенәм генә. Мө­селманнарда зәкят дигән әй­бер бар, менә шуның өлешен чыгару мөһим. Кешегә берне бирсәң, ул сиңа икеләтә рәх­мәт буларак әйләнеп кайта, бәрәкәт арта. Танылу өчен генә башкарылмый ул.

Розалия ВӘЛИУЛЛИНА, Лаеш балалар йорты директоры:

– Яхшы кешеләр күп, яр­дәм итәргә дә әзерләр, ләкин кайчак кеше авырсына, оешып җитеп бетмиме соң?! Менә андыйларга ниндидер этәргеч кирәк. Шуңа күрә монда кеше үрнәге ярдәмгә килә. Әлбәттә, кул сузып те­ләнеп йөрисе килми, ләкин балалар хакына дип сораганда авыр түгел. 27 ел дә­ва­мында шушында эшлим, бервакытта да кире борып чыгарып җибәргәннәре булмады. Хәер акча яки ниндидер матди кыйммәте булган әйбер генә түгел, якты чырай да сәдака бит! Кешеләр нидер алып килә, исемегезне язып куйыйк, дибез, бу эшегезне Казанга җиткерербез, дибез, күбесе баш тарта. Мактау ки­рәкми, күңелдә канә­гать­лек мөһим, диләр. 



Ватаным Татарстан
№ 15 | 01.02.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»