поиск новостей
Көн мәзәге
  • Nokia телефоны календаренә ышансаң, ахырзаман 2087 елны булачак.

Бүген кемнәр туган
  • 12 Октябрь
  • • Искәндәр Биктаһиров (1951-2023) - җырчы
  • • Равия Абдуллина - галим
  • • Тәлгать Таҗетдин - дин әһеле
  • • Фидан Гафаров (1947-2025) - җырчы
  • • Илдус Илдарханов - журналист
  • • Гарифҗан Мөхәммәтшин - шагыйрь
  • • Дмитрий Второв - журналист
  • • Наил Мәһдиев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
18.02.2009 Икътисад

БАЙЛАР БАЙЛЫГЫН ЮГАЛТА

“Финанс” журналы 2009 елда Русия миллиардерлары исемлеген бастырды. Баксаң, безнең илнең иң бай кешесе – ОНЭКСИМ инвестиция фонды хуҗасы Михаил Прохоров, аның 14 миллиард доллар кереме хисапланган. Икенче урында 13 миллиард 900 миллион доллар белән Роман Абрамович “сөйрәлә”. Беренче өчлеккә 7 миллиард доллар белән Владимир Лисин да кергән. Ә менә милләттәшебез “Лукойл” хуҗаларының берсе Вахит Аликбәров 7 миллиард 600 миллион доллары белән дүртенче урынга гына калган.

Билгеле булганча, Русия миллиардерларының күпчелеге 90нчы еллардагы хосусыйлаштыру вакытында баеп калды. Алар шушы милли байлыкны үзләштереп, аны законлаштырган олигархлар. “Финанс” журналы миллиардерлар рейтингын инде бишенче тапкыр игълан итә. Баксаң, Русия шушы олигархлары аркасында иң бай ил санала. Америкадан кала, әлбәттә...

 

Ләкин шунысы: кризис байлар кесәсенә дә сукты. Узган ел миллиардерлар 101 кеше булса, быел алар 49га гына калды. Кайбер миллиардерлар “экс” кушаматы тагылып, байлар исемлегеннән төшеп калды.

 

Әлбәттә, илебезнең иң дәрәҗәле кешеләре исемлегеннән без якташларны эзлибез. Татарстанлылар бу исемлектә күршебез Башкортстан Республикасы Президенты улы Урал Рәхимовка җитә алмый. Ул олигархлар исемлегендә 33нче урында. Ләкин аның да миллиардлары кими икән. Дөрес, ул узган елгы 43нче урыныннан 33нчегә кадәр күтәрелгән. Әмма бу аның байлыгы артуы турында сөйләми. Ә, бәлки, башкалар күбрәккә “хәерчеләнгән”. Урал үзе дә 3 миллиард долларын югалткан. Хәзер аның исәбендә 1,4 миллиард долларлык мөлкәт бар дип күренә.

 

Мәгълүм булганча, Урал Рәхимов моңа кадәр әтисе ярдәме белән Башкортстан ягулык-энергетика тармагын үз карамагында тотты. Шулай да аны әле һаман да Башкортстанның нефтехимик комплексының рәсми булмаган җитәкчесе дип саныйлар.

 

Бүген Башкортстан Президентлыгына кандидатларның берсе дип сөйләнелүче милләттәшебез, җырчы Алсуның әтисе, “Лукойл”ның элеккеге вице-президенты, Федерация Советы әгъзасы Ралиф Сафин 250 миллион доллары белән 128нче урында тора. Шунысы кызык: милләттәшебез артыннан исемлектә Татарстан Республикасының да иң бай кешеләре тезелеп киткән. Аларның һәркайсының байлыгы тигез – 250шәр миллион доллар. Исемлектә 129нчы урында ТАИФ холдингы директорлар советы рәисе Рөстәм Султиев күрсәтелгән. Аннан соң Русия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, ТАИФ холдингы хуҗаларының берсе, Татарстан Президенты улы Радик Шәймиев һәм ТАИФ холдингының генераль директоры Альберт Шиһабетдинов чиратта тора. Әлеге исемлектәгеләрнең, Айрат Хәйруллиннан кала, барысы да өстән кемдер ярдәме, нефть, энергетика тирәсендәге эш ярдәмендә мантыган кешеләр. Ә Хәйруллин – бизнесын нульдән башлаган кеше.

 

Тик шунысы: байларның капиталын югалтуларына, ярый әле безнең акча юк, без дә югалтыр идек, дип сөенәсе түгел. Кризис фонында гади халыкның яшәү шартлары тагын да төшә бара. Хезмәт хакы проблемасы, кыйммәтчелек яңадан баш калкытты.

 

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Безнең гәҗит
№ 7 | 18.02.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы