поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бөтен нәрсә артты инде быел.
    – Алай димә, хезмәт хакы артмады.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Октябрь
  • • Миләүшә Шәйхетдинова - актриса
  • • Илдус Якупов - композитор
  • • Празат Исәнбәт (1927-2001) - режиссер
  • • Әнвәр Шәрипов - әдәбият тарихы галиме
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
18.02.2009 Шоу-бизнес

«КАДЕТСТВО» АКТЕРЫ… ТАТАР ДИСКОТЕКАСЫНДА

Мәскәү кинойолдызын татар дискотекасында күреп исем китте. “Кадетство” фильмында майор Василюкны уйнаучы Вадим Андреев “Чәк-чәк” дискотекасында йөри иде. Актер белән барып танышырга булдым, тик үч иткәндәй, чын исеме генә искә төшми. Әмма бу безнең аралашуга киртә булмады. Музыка туктап, сәхнәдә уеннар башлангач, актер янына киттем.

– Исәнмесез, майор Василюк! Шулай дәшүемә гафу итегез, “Кадетство”дагы мәрхәмәтле укытучы абый минем хәтердә үз исемегезне күмеп киткән.

 

– Исәнмесез. Зыян юк, хәзер мине күпләр майор Василюк дип кабул итә.

 

– Сез бит чит ил актерларын да “русча сөйләттерәсез”. Тәрҗемә фильмнарны әйтүем. “Шрек”та ишәк булып сөйләвегез дә истә.

 

– Әйе, “Шрек”тан соң, ишәктән котыла алмый аптырадым. Режиссер да ачуы килгәндә “ишәк булма, зинһар,” дия иде. Ишәктән котылдым дигәндә генә “Василюк” тамгасы ябышты.

 

– Ә Казанга сезне нинди җилләр ташлады?

 

– Спектакль белән гострольгә килдем.

 

– Гастрольләргә еш йөрүегез гаиләгездә аңлашылмаучанлык тудырмыймы?

 

– Юк, киресенчә, янәшәдәге кешедән ял да итәргә кирәк. Тормыш иптәшем белән 28 ел бергә. Без бер-беребез өчен ир белән хатын гына түгел, ә яхшы дуслар да. Мөнәсәбәтләребез дә искитмәле.

 

– Бик яшьли өйләнгәнсез димәк?

 

– Институтта укыганда ук. Ул вакытта мин “Баламут”та төшә идем. 52 сум югары стипендия алып укысам да, акчаның җитешмәгән чагы. Беренче тапкыр съемка өчен 459 сум түләделәр. Балдаклар, костюм һәм “Славянский базар”да 25 кешелек зал алырга җитте ул акча.

 

– Балаларыгыз бармы?

 

– Улым Андрейга 28 яшь. Ул кино белән кызыксынмады. Аның үз бизнесы бар. Кеше җаны тарткан эш белән шөгыльләнергә тиеш.

 

– Актер эше җаныгыз теләгән эшме, әллә максатыгыз идеме?

 

– Максатым түгел, хыялым иде. Имтиханда борчылдым, тотлыктым, кызардым. Бер мәсәлне дә юньләп сөйләп чыга алмадым. Егетләр кирәк булганга гына алдылар мине. Калганын тормыш үзе өйрәтте.

 

– Рәхмәт.

 

P.S. Ә актер Вадим Андреев “Кадетство”да үзе уйнаган майор Василюктан әллә ни аерылмый да кебек тоелды миңа.

 

Автор фотосы.

 

 

Лилия КАДЫЙРОВА
Матбугат.ру
№ --- | 18.02.2009
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы