23.01.2014 Җәмгыять
Без шулай хәерчемени?
Бүген ярдәмгә мохтаҗ, бигрәк тә чит илдә операция ясатырга акча җыючылар күбәйде. Бездәге табиблар, чыннан да, шулкадәр сәләтсезмени? Дөрес, акча өмет итүчеләрнең барысына да ышанырга ярамый. Татарстанда, кызым үлем хәлендә дип, кызгану хисе уятып, халыктан ялганлап акча җыю очраклары да булды.
Бүген хәйриячеләрнең тормышта авыр хәлдә калганнарга ярдәм итүен күпләр дәүләткә, табибларга ышаныч булмау кебек кабул итә. Казан балалар клиник хастаханәсе баш табиб урынбасары Дамирә Галиева “Гаилә һәм мәктәп” журналы оештырган “түгәрәк өстәл”дә белдергәнчә, хәйриячелек ул – хәерчелек түгел. Кызганыч, бүген ятимнәр күп, аларның күбесе – социаль ятимнәр.
“Телевидение, газеталар аша, Иванов, Петровка ярдәм кирәк, дигән игъланнарны күргән, ишеткән саен, Татарстанда бөтенесе дә хәерчеме әллә, дигән сорау туа. Юк. Америка, башка илләрдә дә хәйриячелек алга киткән. Әгәр кешеләр ярдәм итәргә тели икән, бу начармыни? Моңа яшьләр кушыла, әби-бабайлар пенсиясеннән өлеш чыгара. Алар бит соңгы акчасын алып килми. Соңгы тапкыр хастаханәгә берәү 200 мең сум акча алып килгән иде. Аны юл һәлакәтенә эләккән балаларга бирдек. Республикада Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондын җитәкләүче Владимир Вавилов кебек тагын 15 кеше булса, һәркемнең күңеленә ачкыч таба алыр идек. Яңа ел алдыннан ул авыру балалардан нинди бүләк көтүләрен сорый, аларның теләкләрен үти. Вавиловның фантазиясе бик көчле, без хәтта аның артыннан җитешмибез дә”, – ди Дамирә Садыйковна.
Баш табиб урынбасары ДРКБны Россиянең югары технологияләр алга киткән иң куәтле хастаханәләренең берсе дип саный. 2010-2011 елда хастаханә яңартылган, заманча жиһазлар сатып алынган. Анда урыннар 1080 балага исәпләнә. Бөтен белгечлек буенча бүлекләр оештырылган. Әйтик, кардиохирургия буенча Мәскәү, Санкт-Петербургтан соң өченче урында тора. Җитлекмичә туган сабыйларны саклап калу нәтиҗәләре дә уңай. Сабыйлар үлеме буенча күрсәткечләр Россиянекеннән түбән. Онкогемотология өлкәсенә аеруча игътибар бирелә, аларга бүген дару булмаса, иртәгә кирәк булмаска да мөмкин. Кан бирү турында сүз чыкса, ДРКБда кан беткәнме диючеләр очрый. “Бездә кан тонналап, әмма сүз яңа гына бирелгән кан турында бара”, – ди Дамирә ханым.
Билгеле, әти-әнигә, балагызда яман шеш, дисәләр, аларның тормышы челпәрәмә килә, бөтен нәрсә караңгы булып тоела. Бу вакытта балтасы суга төшкән ата-ана тизрәк чит илгә китү җаен эзли башлый, массакүләм мәгълүмат чаралары аша белдерүләр бирә. Бу вакытта әле юньләп диагноз да куелмаган, дәваланырга да керешмәгән була. Акча таба алмаслыгын аңлагач, тынычлангач, алар республикада дәваланырга риза була икән. Моннан берничә ел элек кешеләр Англиягә барырга атлыгып торган. Англия табиблары, авырулар белән танышкач, кире Казанга җибәргәннәр. Бүген 500 грамм булып туган сабыйларны тернәкләндерү дә озак вакыт таләп итә. Бу әниләрнең сабырлыгын җуйдыра. Алар Америкага, Мәскәүгә юл тоту җаен эзләргә керешә.
Вавиловтан тыш, Рональд Макдональдның да ярдәме зур. Ул онкогемотология, башка җитди авырулардан интегүчеләргә 24 кешегә исәпләнгән кунакханә төзергә булышкан. Америка иганәчесе Татарстанга 127 миллион сумлык ярдәм күрсәткән. Бүген авыруларга кемдер су, кемдер башка кирәк-яраклар алып килә икән. Ике дәфтәр тотып килсәләр дә, сөенәләр. Кешеләр күңелендә игелек хисе бар дигән сүз бит бу.
Соңгы вакытта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы да иганәчеләрне мәктәпкә җәлеп итү юлын эзли. Инде менә 7 ел “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе кысаларында беренче сыйныф укучыларын, авыр хәлле гаиләләрдәге балаларны уку-әсбаплары белән тәэмин итәләр. Шушы ел эчендә 1нче сыйныфка баручы 100 меңнән артык балага мәктәп кирәк-яраклары бүләк ителгән. Быел “Үз мәктәбеңә ярдәм ит” дигән акция дә игелекле гамәлләр кылырга этәрде.
“Без кемгә ничек ярдәм итәсен беләбез. Башта табиблар әйтүе кирәк. Алардан башка бер адым да ясый алмыйбыз. Күпләр фондка ышанмый. Ярдәмгә мохтаҗларның үз исәп-хисап счетларын күрсәтәсе килә. Әмма юридик яктан без үзебезнекен язарга тиеш. Барысы да үтә күренмәле булсын өчен эшләнә бу. Һәр тиен өчен җавап тотыла. Соңгы вакытта хәйриячелек, кешеләрнең аңы үсә башлады. Әле авыру балалы гаиләләр өчен хоспис төзү турында сөйләшә башлаганда, нәрсәгә кирәк ул, алар авыру, барыбер үләчәк, диючеләр бар иде. Хәзер кешеләр, ничек ярдәм итәргә була, дип кызыксыналар. Хоспис җәйгә ачылыр дип көтәбез”, – ди Владимир Вавилов. Яман шеш аркасында якты дөньядан киткән кыз атасы кайгының нәрсә икәнен яхшы белә. Фонд бәяләп бетермәслек ярдәм күрсәтә.
Билгеле, чит илгә бару өчен акча күп кирәк. Әмма табиблар белән киңәшләшмичә, акча җыярга тотыну да дөрес түгел. Медицина белгечләре, чит илгә юл ябык түгел, ди, әмма башта Мәскәүдәге үзәккә барырга тәкъдим итә.